Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Көз көне нәрсә ашау файдалы?

Көзен туклануга аеруча игътибарлы булырга кирәк. Кояш нурлары, җылы көннәр кимегән мәлдә кешенең кәефе дә көйсезләнә башлый. Көз килде, дип моңсуланмас өчен, белгечләр менә нәрсәләр ашарга киңәш итә

1. Банан. Кайчакта баллы ашыйсы килә бит, менә шул вакытта банан ашап куегыз. Анда глюкоза, фруктоза һәм сахароза бар. Көзге депрессия белән көрәшүче калий, триптофан һәм В төркеменә караган витаминнар да күп монда. Әмма диетологлар көнгә бер генә банан ашарга киңәш итә. Ник дигәндә, артыгын куллансаң, банан да фигурага зыян салачак, тазаруга китерәчәк.

2. Чикләвекләр. Көзен кешегә калориягә бай ризыклар аеруча кирәк, чөнки организм кыш өчен энергия туплый. Әмма, энергия җыям дип, “тиз углеводлар” (фастфуд) белән туклана күрмәгез. Көч туплау өчен чикләвек ашарга кирәк. Килограммлап ашамаганда, алар фигурага зыян салмаячак. Чикләвектә омега-3 май кислотасы бар, ул исә йөрәк эшчәнлеген көйли.

3. Груша. Бу җимешнең әллә нинди төрләре бар. Барысын да ашагыз! Грушада пектин күп. Ул исә организмны чистарта. Грушада стресс белән көрәшүче фруктоза да җитәрлек күләмдә.

4. Кызыл һәм утсары төстәге җиләк-җимешләр. Кишер, кабак, борыч, чөгендер – галимнәр фикеренчә, шушы яшелчәләр кеше организмында эндорфин гормонын күтәрергә сәләтле. Ә эндорфинның “бәхет гормоны” икәнен беләсездер. Көз көне ул күпләргә җитми. Мондый җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне зәйтүн мае белән ашарга киңәш итәләр. Бу аларның файдалы үзлекләрен арттырачак кына.

 

Реклама

5. Кәбестә. Брюссельныкы, төслесеме, брокколимы… Болар барысы да сезнең көзге туклану рационына керергә тиеш. Кәбестәдә сөткә караганда күбрәк кальций, әфлисунга караганда күбрәк С витамины бар.

6. Суган. Йөткерә, төчкерә башлагач кына аның турында искә алабыз шул. Әмма суганны күпкә иртәрәк куллана башласак, хәерлерәк. Ул антисептик һәм бактерицид үзлекләргә ия, вирусларны үтерә. Шуңа күрә туклану рационында суганны күбрәк кулланырга киңәш ителә.

Фото: pixabay.com

vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев