Саба дулкыннары

«Кызым» дип, килә алмый шул

Нәркиз ханым инде олы яшьтә. Шулай булса да, үткән тормышындагы ялгыш юлдан атлаган язмышын башыннан һич тә чыгарып ата алмый. Алар аның аягына, әйтерсең, бәйләп куелган да, аны каядыр өстерәп бара кебек. Артка юл юк, әгәр булса, беренче итеп әбисеннән, әти-әнисеннән, бигрәк тә апасы Наиләдән гафу үтенер иде. Һәр көн апасы белән очрашкан саен, гафу итә күр инде апам, - дип сүзен башлый. Менә Наилә апасы гына бер сүз дә дәшми, сүзне икенчегә борып җибәрә.

Нәркиз - әтисе белән әнисе өчен озак көтеп алынган бердәнбер балалары. Наилә апаларын алар балалар йортыннан кызлыкка алганнар. Нәзирә белән Хәлил икесе дә югары белемле укытучылар. Менә Нәзирә мәктәптә гомере буе эшләсә дә, әтисе башка урында хезмәт итте. Югары белемле кадр дип аның әтисен районга эшкә алдылар, пенсиягә кадәр ул шунда эшләп, лаеклы ялга чыккан. Боларны Нәркиз апасы аша гына белде. 

Бала табуга бер ышанычы калмагач, Нәзирә белән Хәлил балалар йортыннан Наиләне алып кайтканда, аңа инде аңа биш яшь була. Алар Наиләгә үзләренең барлык мәхәббәтен бирә башлыйлар. Тик ул озакка сузылмый. Өч ел дигәндә Нәркиз дөньяга килә. Менә шул көннән, әйтерсең лә, Нәзирәне алыштырып куялар. Наиләгә исе китми. Аны карау вазыйфасын кайнанасы Әклимә ханымга тапшыра. 

Бу вакытта инде Наилә беренче сыйныфны бетереп икенчегә күчә. Мәктәп, өй эшләре эшләү әтисе белән әбисенә күбрәк эләгә. Наилә күпме генә әнисенә сарылса да, аны Нәзирә этеп кенә җибәрә. 

- Нәрсә күрмисеңме, минем кулымда сеңелең! Бар әбиенә сарыл. Минем синең белән утырырга вакытым юк. 
Нәзирәнең күзләре сукыр мәхәббәт белән капланган. Ул бары тик кызы өчен генә яши башлый. Йорттагы эш кайнанасы җилкәсенә төшә. Йорттагы идән, савыт-саба юу эшләрен Наиләгә тапшыра. 

Нәркизне өч яшьтә генә балалар бакчасына бирә. Кыз эләкләргә ярату аркасында тәрбиячеләргә бик авырга туры килә. Алар өчен өч ел вакыт бик авыр чорга әверелә. Авылдашлар булгач талашып йөрүне кулай эш итеп кабул итмиләр тәрбиячеләр. Ничек булса да түзәрбез, - дип буйсыналар. Нәркиз мәктәпкә киткәч, алар иркен сулыш алалар. 

Ә менә мәктәптә аны көтеп тормасалар да, булачак укытучы апасы җәй аеннан ук уйга бата. 
- Нишләп бетәрмен... Нәзирә бит әле әни кеше генә түгел, алар өчен коллега да. Бер түбә астында хезмәт итәргә…
 


1 бүлек. Балачак. 

Беренче сентябрь иртәсеннән үк Нәркизнең характеры өскә калкып чыга. Беренче көнне үк аның әнисе укытучы апасына кисәтү ясый. Кисәтү генәме соң, эштән кудыру белән яный. Өч ай түзгәч, Әлфия Абдулловна директор бүлмәсенең ишеген шакый. Түзәрлегем калмады, - дип дөресен сөйләп бирә. Шул сөйләшүдән Нәзирә туктый. Иренә дә ишетелгән була. Ул бик каты кисәтү ясый. 

Нәркиз сыйныфташларының канын бик каты эчте шул. Әнә хәзер берсе дә исәнләшми дә. Аны урап узарга тырышалар. 
Кызларны елатумы, егетләрне сүктерүме - әнисеннән, ул барсын да эшләтте. Аның сыйныфташлары мәктәпкә яхшы кием киеп килергә дә курка иделәр. Нәзирәнекеннән яхшы, матур булырга тиеш түгел. Шул көнне үк линейка җыеп кисәтү ясала. Башка бу киемдә килмәскә кушыла. 

Бу вакытта Наилә апасы инде өйдән чыгып китеп училищены тәмамлап эшли башлаган иде. Үзенең тырышлыгы, әтисенең ярдәме белән читтән торып авыл хуҗалыгы институтына укырга керде. Кечкенә генә бер предприятиядә бухгалтер булып эш стажын башлап җибәрде. Сирәк кайта шул ул авылга. Әбисен җәлләп кенә кайткалый иде. Ул әтисенең апасы Хәлимә апасында яши. Алардан ул, әнисеннән алмаган назны алды. 

Хәлимә апасы матур киемнәр алып бирә, туйганчы тәм-том белән сыйлый. Хәттә кочаклап та йоклый иде Наиләне. Зур кыз булса да, Наилә бу назга бик сусаган иде шул. 

Бер кайтуында апасына Нәркиз әтисе беән әнисенең серен ачты да салды. 
- Ник кайттың, ана алкаш әниеңне эзләп тап та, моннан ычкын. Бу синең өең түгел. Мин генә монда хуҗа. Ышанмасаң минем әтием белән әниемнән сора. Наилә сизенә иде инде. Чөнки ул аларга бер тамчы да охшамаган. Юләр түгел бит. Бары тик әтисе белән әнисенең йөрәк яраларын гына яңартасы килмәде. 

Ул көнне йортта бик каты тавыш чыккан иде, алар Нәркизнең кайтып тыңлап торганын сизмәделәр. Йорттагы гомерлек сер бер минутта өскә калкып чыкты. Чыкты гынамы соң, бөтен авыл белде. Таратучысы да Нәркиз иде. Ул бит Наилә апасын яратмый. Имеш матур түгел. Бары тик үзен генә матур дип санаган кызга һәрвакыт өстенлек кирәк иде. Дөресен дә белгәч, ул тагын да кәперәеп китте. Димәк ул бердәнбер бала!
Әнисе: «Син алып кайттың, үзен кара, ул кечкенә түгел, үз-үзен үзе карасын. Миңа кирәкми. Минем бер генә балам - Нәркизем генә бар», - дип иренә шарран ярды. 
Тавышка Әклимә карчык түзә алмады: 
- Килен, син Наилә аркасында балалы булыңны онытма, - гына дия алды. 
Хәтерли ул әнисеннән ничек әбисен кыерсытканнарын. Шундый юләр булганына бүген үкенә дә, соң инде шул. 
Нәркизнең: «Әни-әнием, җаным мине әби орыша, идән себерергә мәҗбүр итә. Үз эшен миннән эшләтеп рәхәт күрергә җыена», - дип зарлануын әбисе ничек онытсын ди? 
Әнисе пуля урынына эштән очып кайтты ул көнне. Керү белән үк әбисенең өстенә ябырылды. 
- Карт тәре, син нәрсә әле монда тотканга риза түгелме?! Ана кызына, я булмаса, башка малаеңа торырга ычкын. Өч тиен пенсия акчаң белән син кемгә кирәк? Нәркиземә авыр сүз әйтергә син кем, кабәхәт... Тагын бик күп сүз әйтелде. 

Ә менә бу вакытта иркә, бер эшкә яраксыз Нәркиз өстенлек алып үзен королева итеп хис итә иде. 
- Вот молодец ул, әбисен вакытында урынына утыртты. 

Әнисе әйтте бит аңа бер сөйләшеп утыруларында. 
- Кызым, йолдызым, кара әле синең нинди матур, нәфис. Бу куллар кояшым эш эшләр өчен түгел, ә бары тик акча санар өчен генә. Син бай кешегә тормышка чыгып, эшләмичә, өйдә кадерле ханбикә булырга лаек, нарасыем. 
Нәркизгә шул гына кирәк иде. Ул үзенә әнисенең сүзен девиз итеп алды. Үзенең матурлыгы белән горурлана иде. Аңарда иң начар чир, мин-минлек чире барлыкка килде. Бу авыруны үз башына әнисе тудырды. 

Түзә алмагач, аны әбисе, «Син таш курчак, кызым, матурлыгың бар, акылың юк. Йөрәгеңдә синең кешечә түгел. Синең кебекләрне таш бәгырьле диләр. Син нәкъ үзе», - дигән иде түгелме. Ул бит дөрес әйткән булган. Бусын да Нәркиз әнисеннән тавыш кына куптартмады, җил-давыллар узды аларның өендә. Шул тавыштан Әклимә карчык ятакка ауды. Аякка баса алмады. Бер атна ун көн шулай авыр сулыш алып яшәде дә, теге дөньга китеп тә барды.
 
Әбисен күмергә Наилә дә кайткан иде, озак тормады. Нәркиз белән сөйләшәсе бер дә килми иде шул аның. 
Нәркиз көне буе телевизор карады, матур киенеп, урамнан әйләнеп керде. Тик никтер берсе дә сәлам бирми башлады аңа. Аңласа да Нәркиз эшнең нидәлеген, шулай булса да, гел кыерсыту юлында иде аның теләге. 
Менә быел унынчы сыйныфка укырга бара. 

- Аллага шөкер болардан котылам, ирекле тормыш башлыйм, - дип хыяллана башлады кыз.
 
Уку елы бик тиз үтеп китте, имтиханнарга аннан-моннан гына әзерләнде. Әнисе аңа бишлеләр куйдырмасмы соң? Бердәнбере бит ул аның!
Нәркиз соңгы чыгарылыш кичәсендә дә кылган зыянын  да хәтерли. Сыйныфташы Мәдинә шундый матур күлмәктә, күбәләк кебек оча. Нәркизгә бу ошамады. Аның күлмәге, ул үзе генә аерылып торырга тиеш. Мыштым гына йөргән Мәдинә аны уздырсын әле. Кая, нишләргә, - дигән уй аны борчырга тотынды. Хезмәт бүлмәсенә кереп кадак алып чыкты. Мәдинәнең күлмәген мактаучы булып тотып карады. Бер, ике тапкыр килде аның янына. Кайдан алуын сорашты. О! Юнь товар дигән булды. Әммә уйлаганыннан кире чигенмәде. Биегәндә Мәдинәнең күлмәген кадак белән эләктереп ертып төшерде. Читтәрәк кызын күзәтеп, ана сокланып карап торучы ана, үзенең кызына сугып җибәрүен сизмичә дә калды. Нәркиз оялмады, сыйныфташлары янында әнисен төрле начар сүзләр белән мыскыл итте. 

Ул көнне ул иртә белән генә кайтты. 
- Кайда идең? - дигән сорауга «Миңа тиздән унсигез, сезнең эшегез юк! Мин ирекле».
 
Җәй ае бик истә калырлык эзләр салып үтеп китте. Ул ирекле тормышны татып карады. Сыра, тәмәкедән дә авыз итте. Олы яшьтәге ирләргә кызыкты. Машиналары бар. Гаиләсе булса да, проблема түгел. Шундый чибәрлегем белән, аертып алырга авыр түгел, - дип уйлады.

дәвамы: http://www.syuyumbike.ru/yashaesh/sudby/?id=7892
 

Зөлфия Ахунҗанова-Садыйкова

фото: https://pixabay.com/

http://www.syuyumbike.ru

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: