Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Кызларның кияүгә чыкмый калам түгел, кияүгә нәрсәгә чыгыйм дигәннәре бик күп"

Статистика никахлашу яшенең елдан ел өлкәнәя баруын күрсәтә. Кияүгә чыгарга теләмәүче кызлар да бар, чыкмый калудан куркучылар да байтак. Татарның туй йолалары арасында кызны елап озату дигән күренеш бар. Кыз бала кияүгә киткәндә еларга тиешме? Хәзерге заман кызлары бу йолага ничек карый? "Татар-информ" "Кызны елап озату" йоласын күзәткәндә, шул сорауларга җавап эзләде.

Татар халкында йоланың ниндие генә юк. Тик аларның күбесе онытылып, бетеп бара. Сакланса да, шул әби-бабайлар хәтеренә генә ышанырга була. Кышның соңгы көнендә заманча сәнгать музеенда «Чиксезлек» дип аталган концерт-лаборатория булды. Тамашаның асылында халыкның электән иң мөһим булып саналган йолаларның берсен - кызны кияүгә биргәндә елап озату йоласын сәхнәләштереп күрсәтү.

Лабораториянең төп соравы – нишләп хәзер кәләшләр еламый? Бу яхшымы, яманмы? Ни өчен елаганнар? Бу йола белән бергә без нәрсәне югалтканбыз?

Тамашаның «Чиксезлек» дип аталуын Мәдәният министрлыгының Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Фәнзилә апа Җәүһәрова болай дип аңлатты:

- Исеме юкка гына алай дип аталмады. Кешелек кыйммәтләре, гаилә кыйммәтләре алар - мәңгелек, аларның чиге юк. Кеешенең бертуктаусыз хәрәкәт итүе дә чиксезлектә бит.

Дөресен әйткәндә, кияүгә чыгу, гаилә кору мәсьәләсенең дә иге-чиге юк хәзерге заманда. Гаиләдә һәр кеше үз эшен башкарырга тиеш булса да, заманасы шундый булгач, нишләмәк кирәк. Әйтик, хатын-кыз хәзер ир күзенә генә карап утырмый, чөнки ул үзе дә шул ук акчаны эшли ала. Нәтиҗәдә, ир-атларның традицион миссияләре арткы планга күченде. Бәлки шуңа да күп кызлар карьера үсеше артыннан чабып, кияүгә чыгуга артык игътибар да бирмиләрдер.

Кызны елап озату йоласы турында: «Элек әтиләре акчага сатып җибәргәнгә елаганнар, хәзерге бушка үзләре теләп чыгалар, нигә еласыннар инде алар?!» - дип шаяртучылар бар.

Тик бар нәрсәнең дә үз мәгънәсе була бит. Тик торганнан гына авыз күтәреп елап утырмаганнар, билгеле. Халыкның гореф-гадәтләренә таянып, ул мәңгелек кыйммәтләрне шушындый каршылыклы заманда кире кайтаруга юнәлдерелгән бу тамашаны карагач, моны һәр адәм затына да күрсәтергә кирәк икән дигән фикергә килдем.

«Кызларның кияүгә чыкмый калам түгел, кияүгә нәрсәгә чыгыйм дигәннәре дә бик күп»

- Кызлар «кияүгә чыгалмый калам инде» дип борчылган заманда, «Кияүгә бирәләр!» дип елау йоласын кайтару ничек булыр икән сезнеңчә?

- Мин бу сорауны икенче төрлерәк куяр идем: кияүгә чыкмый калам түгел, кияүгә нәрсәгә чыгыйм дигәннәре дә бик күп.

Ләкин хатын-кыз булып тууның асылында кешелекне дәвам итү. Шуңа күрә кыз елатуның нигезендә, нәселне дәвам итүче буларак, моңа кадәр ул бала-чага статусында булып, үсеп, инде үзенең төп миссиясенә күчү мәсьәләсе ята. Шуңа күрә «елый-елый кияүгә чыктым!» дию дөрес түгел. Монда бит кияүгә чыга алмый интегүчеләр турында түгел сүз. Кияүгә чыкканда аны алып китәләр һәм шул алып киткәндә аның елавының асылында: «Мин менә бу яңа гаиләнекенә әйләнәм, әти-әни йорты минеке түгел инде, мин анда килсәм дә кунак кына, мин анда берничек тә бу статуска бүтән кайталмыйм», - дигән фикер ята.

Ир-ат җенесеннән булган адәм белән хатын-кыз җенесеннән булган адәм кушылып, гаилә төзегәннән соң туган балалар менә шушы буынның дәвамчылары булып калалар. Адәм баласының Җирдәге төп вазыйфаларының берсе менә шул бит.

Халык традициясенә салынган кыйммәтләр нигезендә кешелекне дәвам итүче тагын бер буынны тәрбияләп һәм ул буынны калдырып, син инде үзеңнең төп миссиясен башкарып бетерергә тиешсең.

- Әйтик, хәзерге заманга кайтардылар ди шушы йоланы. Менә су юлын күрсәтү кебек бу традиция дә булырга тиеш дип саныйсызмы?

- Әлбәттә, бүгенге көндә су юллары күрсәтү кебек йолалар сакланган. Тик аларны семантик һәм сакраль эчтәлегенә карап үткәрмиләр.

Бүгенге көндә туйлар оештыручылар арасында халык традицияләрен беркадәр күрсәтеп, халыкчан булсын, аерылып торсын, бүтән кешенеке кебек булмасын дип эшләүчеләр байтак. Шактый күп авылларда мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә киленгә су күрсәтү йолаларын үткәрәләр. Һәм аның иң кызыгы – күрсәтәләр, эшлиләр, алар белән видеога төшерүчеләр дә була, бу гаиләнең фишкасына әйләнә. «О, менә безнең туйда нинди фишка булды!» диләр. Ә ул фишканың эчтәлегенә игътибар итмиләр.

Әлбәттә, кайтырырга теләүчеләр дә бардыр. Мәсәлән, сеңләп бирелгән кызлар бар. Хәзер фольклор төркемнәрен махсус чакыралар, алар сеңлиләр. Әгәр дә әни кеше аңлый икән һәм шул ук вакытта кияүгә чыкканда «чынлап та мин китәм бит, шулай булам бит» дип эшләнелә икән бу, әлбәттә, аның әһәмияте бик зур.

 

  • Сеңләү — кияүгә бирелгән кызның ата йортыннан озатылганда әти-әнисенә, туганнарына үпкәсен, зарын белдереп җырлаган хушлашу җыры.

 

Картина өчен, фишка диеп, инстаграмга куяр өчен, «менә без дә генә бар» дип эшләнелә икән, бу традиция кире кайтты дигән сүз түгел. Аны кайтардык дип булмый. Аны кайтару процессы, халыкның традициясен, онытылганны киредән кайтару - ул чынлап торып уйлаганда мөмкин хәл түгел. Чөнки, ул элеккеге ышану системаларын син акылыңның, тәнеңнең бөтен күзәнәкләрендә утырган ышануларга кертә алмыйсың. Менә болай итеп кенә, бармак шартлатып кына, оператор яки тамаданың әйтүе белән генә ышану кереп бетми.

«Кая басыйм? Нишлим соң?» - дип торганда, «әйдәгез, кызлар, елагыз инде» дип торабыз икән, ул чакта инде кайтару түгел инде. Бу – спектакль. Кемгәдер бик тә матур «фишечный» спектакль инде бу.

- Еламыйча гына кияүгә китсәң, бәхетле булмыйсыңмени инде?

- Бәхетле булу дигәннән түгел. Елап китү йоласының эченә кереп, текстына карасак, ул елауда бит саубуллашу, беренче чиратта мөрәҗәгать итү бар. Беренчесе - эчке монолог, чөнки син үзеңнең теге статусың белән саубуллашасың. Тагын икенчесендә синең адресатың бар, ул – әти, әти йорты. Анда әни түгел, әти йорты дибез без. Син аннан китәсең, ул инде синеке түгел. Менә яңа гаилә синеке, синең балаларыңа шул була әти йорты.

Бәхет дигәндә, синең шушы йоланы никадәр аңлавын тора. Шуңа гына бәйле бит ул. Шуңа күрә менә без шул кыйммәтләрне гаиләне саклау, гаиләнең нигезендә әни икәнен аңлатырга телибез. Әгәр дә кыз бала тәрбияли икән әни, ул аны кечкенәдән ипләп кенә сеңдерергә тиеш.

«Әй инде, кызым, барырсың да кайтырсың әле, башыңны катырма инде, ничек тә үстерербез әле», - дигән җөмләне хәзер шулкадәр күп ишетәбез. Әгәр дә инде әни инде баласының гаиләсе бәхетле булуын теләсә, алай дияргә тиеш түгел.

Әлбәттә, туры килмәгән, авыр тормышлы гаиләләр дә, бер-берсен санламаган гаиләләр дә бар. Һәр вакыйганың үз чишелеше бар. Тик шулай да без тик кә генә әйтмибез бит инде, «тели белеп теләгәне – теләк, тели белмәгәне – имгәк», - дип. Менә бу дөрес итеп тели белү кирәк. Аның эчендә бит терәк тә бар, әнинең терәге дә бар.

Кем әйтә «шулкадәр җиңел тормышка күчтем» дип? Бер дә җиңел түгел. Гаилә тормышы, беренче чиратта, ул хатын-кыз өчен акыл хезмәте, анда акыл белән эш итәргә кирәк. Гаиләң тулы канлы булсын һәм анда әтинең үз урыны, әнинең үз урыны булсын өчен акыл хезмәте кирәк.

Татар халкында тик кә генә «эт иткән дә хатын, ир иткән дә хатын» димиләр. Ипләп-ипләп кенә кыз баланы, хатын булырга тиешле кыз баланы, әни булырга тиешле кыз баланы тәрбияләү процессында ул җөмләләрне ишетерергә тиешләр. Бу инде аның зур бер миссиясе. Зур җаваплылыгы, рәхәт җаваплылыгы, бәхетле картлык китерә торган җаваплылык - аның әни булуында.

«Җомга көн» ансамбле кызлары: «Шул сөенүдән генә еларбыз инде»

Казан мәдәният институтының «Җомга көн» ансамбле кызлар кызны елап озату йоласын күрсәтте. Тамашадагы һәрбер эшләнгән эш – нинди дә булса символик мәгънәгә ия иде. Әйтик, кияүгә китүче кызның бер толымга үрелгән чәчен сүтеп, ике толымга үрделәр. Гадәт буенча, бер толым – кыз чак, ике толым – кәләш булу, хатын булуны аңлата икән.

- Яшь буын кешеләре буларак, кызны елату йоласын кире кайтарсалар, ничек булыр иде дип уйлыйсыз?

- Бик күп кеше өйләнгәндә, кияүгә чыкканда үзенең элеккеге йолаларын яңадан кире кайтара. Күбесе авылларына барып, кызны сатып алалар. Йолалар яңача итеп үткәрелә, әниләренә бүләк алып, әтиләренә бүләк алып, моны укытып, тегене укытып, бик күп нәрсәне хәзер күтәрә башладылар. Барысы да эшләнелә бит. Һәм инде киләчәктә безнең яшьләр аны яңадан кире кертерләр һәм бу йола татарлар арасында да ныклап төпләнеп калыр дип уйлыбыз.

- Әйтик, керттеләр ди бу йоланы. «Менә утырыгыз, кызлар. Иртәгә син кияүгә китәсең, утырыгыз, елагыз!» - дип булмый бит инде. Йола кертәм дип елатып, бу ихластан эшләнелми булып чыга бит.

- Соң кияүгә киткәндә барыбер елыйлар бит инде хәзер.

- Анысы аның күңел тулып кына елаудыр ул.

- Күңел тулганга дип чутланмый ул. Аны җырлый-җырлый озаталар бит, аның сүзләреннән мәгънәсен аңлап була. Кеше сиңа әйтеп тора «син китәсең һәм кайтмыйсың» дип. Менә никах укытканда да кешегә шундыйрак сүзләр әйтәләр: сез болай эшләргә тиеш, ир кеше менә шулай, ә хатын-кыз менә болай, сез кирегә кайтырга тиеш түгел. Бу сүзләрне хатын-кыз ишетә торып, күңеле тулып, әлбәттә, аның күзеннән яшьләре тәгәриячәк.

Хәзер ул җырлау дип калмаган инде. Аны нәкъ менә җыр белән бергә кертсәләр, әйбәтрәк булыр иде дип уйлыбыз. Әмма ләкин кайберләрнең өйләрендә дә бардыр инде ул. Әни белән сөйләшкәндә, мәсәлән.

- Элеккеге чорларда әтиләре көчләп кияүгә биргәнгә дә елаганнар. Сез менә берегездә кияүдә түгел. Кияүгә чыкканда шушы йоладагы кебек утырып елаячаксызмы соң инде?

- Алай булса, шул сөенеп еларбыз инде, - дип көлде кызлар.

- Син бит хәзер барыбер үзең эзләп табасың ярыңны. Син аның кем икәнен беләсең, әти-әнисен беләсең. Хәзерге чорда бүтәнчәрәк ул. Кешенең нинди икәнен интернеттан да казып чыгарып була, җиденче буынына хәтле белә аласың. Инстаграмга карап барсаң, аның туганнарының нәрсә ашаганнарына хәтле беләсең бит инде. Шуңа күрә, кем белгән инде.

- Карт кыз булып калу, утырып калу дигән сүз дә бар бит. Сезнеңчә, шулай утырып калам дип яшь чакта артыгын уйламыйча гына кияүгә чыгарга кирәкме, әллә инде картайганчы үз ярыңны көтеп утырыргамы? Әйтик, ул сиңа дигән ярны очратканда сиңа 50 яшь булса?

- Без, мөселманнар буларак, андый әйберне ашыктырмыйбыз. Чөнки ул Аллаһ кулында, чөнки бар да язылган. Маңгаеңа нәрсә язылган, шул булачак. Беркем дә ялгызы гына калмаячак. Дөньяда барысы да шулай эшләнгән инде, һәр кешенең үз яры, һәр кешенең үз мәхәббәте һәм дә үз вакыты. Бер нәрсәне дә ашыктырырга һәм дә инде «мин чыкмыйм, мин үзем генә калам» дияргә ярамый. Барсы да Аллаһ кулында, шуңа күрә без ул яктан тыныч.

Зәлия Бруско: «Йолалар белән бергә традицион кыйммәтләребез дә югала»

Традицион мәдәниятте үстерү үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Бруско Зәлия Мансуровна кызны елап озату йоласының үлем-җитем йолалары белән тамырдаш булуын да билгеләп үтте. Алар күчеш йолалары дип аталалар. Җирләү йоласында кеше бу дөньядан теге дөньяга, Аллаһы җибәргән урынга барып җитсен өчен елау йоласын үткәргәннәр.

- Бу күп халыкларга хас йола. Гомумкешелек нигезләренә салынган инде ул. Идел буе халыкларының һәммәсендә дә булган, хәзерге көндә менә югалган. Йоланың кайчандыр булуы да онытылып бар, менә шушындый сәхнәләштерелгән тамашаларда гына күрергә мөмкин. Аның асылы – килен кеше, яшь кыз яңа тормышка басканда үзенең яшьлеге, кыз чагы белән саубуллаша һәм менә шулай елап, киләчәккә ниндидер авыр тойгыларын, хисләрен үткән тормышында калдырып чыгарга тиеш.

Киләчәккә инде ул яхшы өметләр белән атларга тиеш. Ул үзенең бертөрле кыяфәтендә символик рәвештә үлә, һәм инде икенче сурәттә, кияүгә чыккан хатын сурәтендә туа, яңадан яши башлый. Шушы ике араны ул елау белән үтәргә тиеш.

- Хәзер яшьләр элеккеге йолаларга, әби-бабайларның ышанулары артык игътибар да бирмиләр. Яшьләр хәзер реалист бит, замана да сәгать саен алга бара.

- Замананың алга баруы, яңа үзгәрешләр барлыкка килүе дә йолаларның бетүенә йогынты ясамый калмагандыр, әлбәттә. Менә шушы елауларны һәм башка традицион мәдәнияттә булган күренешләрнең югалуы белән безнең күп кенә кыйммәтләребез дә югала. Чөнки аларның асылында бик күп, бик зур мәгънә яткан.

Алар бит болай гына үткәрелмәгән. Гаиләне саклап калу, гаилә башлыгын хөрмәтләү, олылау, тәрбияле, сау-сәламәт балалар үстерү ише кыйммәтләр яткан. Һәм инде моңа ышану юк дип әйтергә урын бар. Тик аны ничек тә яңадан кабызырга, ничек тә күтәрергә бик тә кирәк. Без күнеккән инде әби-бабайларның хорафат дигән сүзләренә. Һәрбер шундый традицион күренешнең, йолаларның, фольклорның асылында бик зур мәгънә ята. Ышану булган шуның өчен, чөнки аның нәтиҗәсе булган. Нәтиҗәсе булгач, ышану да сакланган.

Халыкка бу йоланы көчләп кертеп тә булмый. Ул төшеп калган инде.Тик аны һәр хәлдә сәхнәдән күрсәтергә кирәк. Асылыбызны, традицион йолаларыбызны искә төшереп тору да бик яхшы булыр иде. Тик аны хәзерге заманалаштырылган туй йолаларына кертеп булмый, әлбәттә.

- Хәзер бит инде заманасы шул, кызлар кияүгә чыгам дип түгел, ә чыга алмый калам дип еларга мөмкиннәр.

- Бик мөмкин. Тик элек 30 яшьлек кызлар инде карт булып саналса, хәзер алай ук дип әйтеп булмый. Аңа да карамастан, хәзер дә кияүгә чыгу-чыкмау бик кискен куелган мәсьәлә. Элек ул күләмдә булмаган да, санаулы гына булган.

- Әйтеп үттегез, кешенең бер дөньядан икенче дөньяга күчеше чорында еларга кирәк дигән йола бар дип. Кияүгә чыгып, статус алыштырганда гына түгел, ә кешене җирләгәндә дә йола буенча еларга кирәк дидегез. Тик татар халкына, мөселманнарга еларга кушмыйлар бит, хатын-кызга күз яше түгәргә ярамый.

- Булган ул, булган. Бу бит универсаль әйберләр, бөтен кешелеккә хас. Ләкин бездә ислам тыйган, шуның белән ул югалган. Дин катгый рәвештә елауларны, күңел ачу, җырлауларны тыйган. Бары тик шул гына. Үлем-җитем йолаларында да булган. Аны инде фольклорны өйрәнүчеләр, галимнәр беләләр, бу өйрәнелгән материал инде.

- Сезнең мондый елату йолаларын күргәнегез, ә бәлки катнашканыгыз булгандыр?

- Кызганыч, тик юк. Менә шул экспедиция вакытларында гына безгә күрсәтәләр иде. Өлкән буын вәкилләренә мөрәҗәгать иткәч кенә, алар хәтердәгеләрен яңартып кына сөйлиләр. Алар чорында да булмаган бит инде ул, алар да әбиләреннән ишетеп, өйрәнеп кенә калган булганнар.

Тамашада Казан мәдәният институты ансамбльләре, Казанның Нәҗип Җиһанов исемендәге консерватория укучылары һәм башка район вәкилләре дә катнашты. Аларның репертуарларында күптәнге үрнәкләр буенча өйрәнелгән йола җырлары. Казан мәдәният институтының хоры үзенең концерт өчен эшләнгән композициясен тәкъдим итте.

 

 

Автор: Энҗе ГАБДУЛЛИНА
Фото: Александр Эшкинин

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев