Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Кызлар нигә тарта?

Табиблар тәмәке тартуның организмга никадәр зарарлы булуы турында сөйләп, кисәтеп килсәләр дә, кешелек дөньясында никотинга һәвәслек таралганнан-тарала. Элек ир-атлар гына тартса, хәзер хатын-кызлар да тәмәкегә ябышты. Тәмәке суыра-суыра, хәтта тормыштагы төп бурычларын, нәселне дәвам иттерүче булуларын да оныттылар бугай инде. Кызлар нигә тарта? “Татар-информ” хәбәрчесе шуны ачыкларга тырышты.

Дөньяда 7,5 миллиард кеше яши, шулар арасында 1,3 миллиард кешенең тәмәке тарта дип исәпләнелә. Тәмәке тарту турында дөнья статистикасы нигезендә галимнәр планета халкының 17% тан артыграгы үзләрен аңлы рәвештә тәмәке белән агулый дигән фаразлар ясый.

Россиядә тәмәке тарткан кешеләр саны соңгы елларда кимүгә таба бара - 1994 елда 31 процент кеше тартса, 15 елдан 28 процентка калган (Социаль сәясәт институты мәгълүматлары). 

Шул ук вакытта тәмәке тартучы хатын кызлар ике тапкыр диярлек арткан. 1994 елда 9 процент булса, 2016 елда - 14 процент. 

Кызлар, сез нигә тартасыз? Бу сорау белән танышларыма мөрәҗәгать иттем. 

“15 яшьтән бирле тартам”

Аңа 19 яшь. Мәктәптә укыганда тарта башлый. Кешедән күреп, бары тик тартып карыйм гына дигән белән башланган гамәле бүгенгә кадәр дәвам итә.

“15 яшьтән бирле тартам. Иң башта тәмәке тарту минем өчен ничектер яңа, хәтта кызык әйбер иде. Аннары гадәткә әйләнде. Тәмәке тартуыма карамастан, бүгенге көндә спорт белән шөгыльләнәм. Тәмәке тарту спорт белән шөгыльләнергә һич кенә дә комачау итми. Алга таба тартуны ташларга уйлыйм. Чөнки әлеге гадәт минем күп вакытымны ала. Үземдә тәмәкегә карата бәйлелек юк дип саныйм. Эш никотинга бәйлелектә түгел, монда барысын да психология хәл итә”, - диде ул

“Әти-әнием тәмәке тартуым турында белми, - ди танышым. - Аларның тәмәкегә карата тискәре фикердә булганын беләм. Шуңа сиздермим. Егетем тартканны белә. Үзе дә тарта. Тартуны бергәләп ташларга телибез. Көненә 2-3 тәмәке тарта алам. Тәмәке тарту кесәгә суга дип саныйм. Чөнки тәмәке 100 сум тора, атнага 2-3 тапкыр алсам, 300 сум була.”

“Хәзер инде тәмәке тартып ияләшкән, ташлыйсы да килми”

Чираттагы танышым 30 яшьлек, ул 3 бала әнисе. “Тәмәке тарту мәктәп яшеннән калган бер гадәт, - ди ул. - Тәмәке тарта башлавыма кискен сәбәпләр булмады. Мәктәптә укыганда, дуслар арасында тарту белән мавыгып киттек. Бер ияләшкәч, тартам инде. Беренче тапкыр тартып караганда миңа бөтенләй ошамады. Хәзер тәмәке тарту тынычландыра. Ләкин зыяны күбрәк, үпкәне бетерә, авыздан ис килә".

Әлеге танышым тартканын берәүдән дә яшерми. “Якыннарым, балаларым тартканымны белә, сүз әйтмилә” ,- ди ул . - Ташларга теләгән вакытлар булды, ләкин ташлар өчен берни дә эшләмәдем. Хәзер инде тартып ияләшкән, ташлыйсы да килми. Көненә күпме тартканымны исәпләгән юк. Көнгә бер пачка тәмәке җитә, кайчак икенче көнгә дә кала әле. Төрле бәядәге тәмәкеләрне тарткан бар. Бүгенге көндә тәмәке бәяләре кесәгә суга дип әйтер идем.”

“Минем тәмәке тартуым аркасында өйдә гел тавыш чыга”

20 яшьлек Йолдыз тәмәке белән бер ел элек дуслаша. Тәмәке тарта башлау аңа гына түгел, якыннарына да тискәре тәэсир итә. “Башта кальян белән мавыга идем, аннары тәмәке белән мавыга башладым. Миңа тәмәке тынычланырга ярдәм итә диделәр. Шуннан соң тартып карарга булдым. Еш тартмыйм, бик нык нервыланганда кабам. Әти-әнием тартканымны белә. Әлбәттә, бу аларга ошамый. Тарткан өчен алар мине гел тиргиләр. Минем тәмәке тартуым аркасында өйдә гел тавыш чыга. Егетем бар. Ул тартканымны белми. Көнгә 5-6 тәмәке тарта идем. Хәзер сирәк,чөнки ташларга уйлыйм”.

“Студент булгач, тәмәке тарту кесәгә бик нык суга”

19 яшьлек Милана классташлары котыртуы аркасында, алар арасында куркак булып күренмәс өчен тарта башлый.

“Беренче тапкыр ничек тәмәке тартып караганым әле дә истә. Классташлар белән мәктәптәге экзаменнарның берсен биргәннән соң, бәйрәм итәргә булдык. Бераз сыра эчтек. Шунда миңа классташ егетләр тәмәке тартырга тәкъдим итте һәм беренче тапкыр шунда тарттым. Миңа ошамады, аңгырайтты, хәтта укшыта башлады. 

Шул вакытта үземә бүтән тәмәкене авызыма капмыйм дип сүз биргән идем. Тик булмады. Чыгарылыш кичәсен бәйрәм итәргә җыелгач, классташларым белән бәхәсләштем. Алар миңа син тарта алмаячаксың диделәр, ә мин аларга үземнең тарта алганымны исбатларга теләп, тагы тарттым. Шулай итеп, тартырга өйрәндем.

Башта бик сирәк тарттым, атнага 1-2 тапкыр гына була иде. Аннары көн саен тарта башладым. Тәмәке тынычландыра, тартканда проблемаларыңны онытасың, ниндидер җиңеллек тоясың. Тәмәке тартуның иң зур минусы - аның бәясе. Студент булгач, тәмәке тарту кесәгә бик нык суга”, - ди ул.

“Тәмәке тартуымны әти-әнием белүен теләмим, - ди кыз. - Әти-әнием белми, шулай да әнием сизенә дип уйлыйм. Белсәләр, бик начар булачак. Бигрәк тә әтинең белүен теләмим. Элек йөргән егетем тартуымны белә. Үзе тартса да, ул моңа тискәре карый иде. “Син бит кыз кеше, нигә тартасың?” - дип гел әйтә иде”.

“Әнигә үч итеп, тәмәке тартырга өйрәнәсем килде”

Тарта башлаганда Алсуга 16 яшь була. Беренче тапкыр ул тәмәкене танышы тәкъдиме белән тартып карый. “Безнең авылда шундый мода кереп киткән иде, тәмәке тарту башланды. Шәһәр кызларыннан кергән мода булгандыр инде ул. Миңа да бер кыз тәкъдим итте. Ул вакытта гаиләдә әни белән мөнәсәбәтләр бик үк әйбәт түгел иде, талаша идек. Шуңа күрә мин, имештер,  әнигә үч итеп тартып карадым. Авылдагы бер йортның артына барып, шунда миңа тартырга тәкъдим иткән кызның әтисеннән урлаган тәмәкесен тартып карадык. 

Беренче тапкыр тәмәке авызга капкач, бик нык башка китә, диләр. Мин хәтта тора алмыйча, егылып, 10 минутлап ятканымны хәтерлим. Әмма әни белән булган проблемалар аркасында, әнигә үч итеп, тәмәке тартырга өйрәнәсем килде".

"Кечкенәдән тәмәкегә карата кызыксыну бар иде, - ди Алсу - Аннары кечкенәдән килгән кызыксынучанлык булгандырмы, минем беләсе килә иде - нәрсә икән ул тәмәкегә ияләшү? “Нишләп кеше тәмәкене ташлый алмый икән?”, - дип уйлый идем. Чынлыкта кеше тәмәкегә бик тиз ияләшә башлыймы икән? Аннан котылу чынлап та авырмы? Аннан котылганда кеше үзен ничек хис иткәнен беләсем килде минем, шуңа тарта башладым дип уйлыйм.”

Алсу күп еллар тәмәке тарту үзен сиздергәнне дә яшерми. “Тәмәкенең тискәре ягына килгәндә, ул беренче елларда сизелми. Бөтенләй сизелми. Хәзер мин шактый еллар тәмәке тарткан кеше булгач, ул бик нык сиздерә. Баскычтан менгәндә, йөгергән вакытта, шунда ук сулышка каба һәм үпкә тыгылып каткан кебек була. 

Уңай ягына килгәндә, тәмәке тарту ниндидер бер иптәш кебек, тынычландыра.”

Тәмәке тарту Алсуның башка кешеләр белән мөнәсәбәтенә йогынты ясамаган. “Тәмәке тартуымны белгәч, танышларымның миңа карата фикерләре үзгәрмәде. Мәсәлән, егетләр белән дә очрашып йөргәндә, ул мөнәсәбәтләргә тәмәке тарту бөтенләй комачау итмәде. Ул бит наркомания, алкоголизм түгел. Бу бары тик бик начар да булмаган, ләкин шул ук вакытта кешенең сәламәтлегенә зыян сала торган гадәте”, - ди ул. 

Әмма аның профессиясе тәмәке тартуны кабул итми торган өлкәдән. Билгеле, мәктәптә укыганда ул бу турыда уйламаган да, әмма хәзер ул мәктәптә эшли. Шуңа күрә ул берничә тапкыр бу гадәттән арынырга тырышып караган. Барып чыкмаган. "Тәмәке тарту гадәтеннән арыну бик авыр”, - ди Алсу.  

“Аны аңлатып булмый. Тартмыйча торсаң, нәрсәдер җитмәгән кебек. Бөтен уйларың шул турыда гына була. Мәсәлән, көнгә бер кап тәмәке тартып бетерүче кызларның, ташлаган вакытта тән авырта, йоклап булмый дигәннәрен ишеткәнем бар. 

Тәмәке ташлаган вакытта, кеше шул ук вакытта тазара. Тәмәкене иртән тартсаң, ул аппетитны киметә. Ә ташлаганда син тәмәке урынына иртәнге аш ашыйсың. 

Алганда яхшыракны алырга тырышам. Гадәттә, 160-180 сумлыкны.

Алсу бу гадәтне җиңә алмаса да, киңәшләре белән уртаклашты. "Тәмәкене аз-азлап киметеп барып ташлап була дигән сүз дөрес түгел. Тәмәкене алай ташлап булмый. Аны читкә алып куярга кирәк. Алып куярга һәм бүтән бөтенләй кагылмаска. Берничә ай бик кыен булачак һәм шул вакыт эчендә ихтыяр көчең нык булса, ташларга була. Мин ташлап бетердем дигәндә яңадан башладым. Чөнки ташлап бетердем дигәндә генә, яраткан кешемнең хыянәте турында белдем. Миңа нервларымны тынычландырырга кирәк иде, мин яңадан тарта башладым." 

“Кызымның тартуын белгәч, кайда ялгыштым дип үземне гаепләдем”

Үз баласының тәмәке тартуын белгәч, әти-әниләр, бигрәк тә әни кешеләр үзләрен ничек тота? Моны белер өчен без кызының тәмәке тартканын белгән һәм кызына тәмәкедән арынырга ярдәм иткән ана белән аралаштык. 

Светлана ханым укытучы булып эшли, кызын ялгызы үстерә. “Кызым безнең өйдән ерак түгел урнашкан бер кибеттә эшли. Аңа 19 яшь. Ул эшләгән кибет яныннан үтеп барганда, кызымның хезмәттәшләре белән бергә кибет артында тартып торганын күрдем. Ул мизгелдә йөгереп барып, кызымның кулыннан тәмәкене алып ташлыйсым килде. Хезмәттәшләре белән булгач, барырга кыймадым. 

Кызыма аның тәмәке тартуын белүемне әйткәч, ул сүзләремне кире какты. “Мине кем беләндер бутагансың, без дә күп кеше тарта, мин тартмыйм”, - диде. Мин ни генә әйтсәм дә, тартуы турында миңа әйтергә теләмәде. Бу очрактан соң күп тә үтмәде, кызымның кесәсеннән тәмәке таптым. Башта шулай ук минеке түгел, дип акланды. Соңыннан хезмәттәшләре тәкъдиме белән, эштә тынычланыр өчен тарта башлаганын сөйләде”, - ди ул.

Бүгенге көндә Светлана кызының тәмәкене ташлый алуына сөенеп бетә алмый. “Кызымның тартуын белгәч, кайда ялгыштым дип үземне гаепләдем. Кызымны үзем генә үстердем, әтисез үссә дә, минем сүздән чыгып йөргәне юк иде. Аллага шөкер, кызым тартуны ташлады. Инде 3 ай тартмый. 

Тәмәкене ташлау җиңел булмады. Бу икебез өчен дә зур стресс булды. Кызым тәмәке ташлаган вакытта бик күп ачуланыштык. Тәмәке тарту кешенең кәефенә зур йогынты ясый икән. Тәмәке ташлаган вакытта, кызым кәефсез йөрде, еш нервылана, тиз кызып китә, тавыш күтәрә башлады. 

“Әни, минем тартасым килә, тартмыйча булдыра алмыйм”,- дип акырып елаган чаклары да булды. 

Ләкин мин кызыма терәк булдым, басым ясамадым, тиргәмәдем һәм кычкырмадым. Киресенчә психологик яктан балама ярдәм итергә тырыштым. Тора-бара кызым үзен кулга алды. Тәмәкене башка әйберләр белән алмаштыра башлады. Мәсәлән тәмәке тартасы килгәндә ул көнбагыш ашый яисә конфет суыра иде. Аллага шөкер, бу безгә ярдәм итте.” 
 
  

“Тартуын белгәч, яраткан кызымны үбәргә дә җирәнеп куя идем”

Тарта торган кызларга егетләр ничек карый? Кыз тәмәке тартып, егет тәмәке тартмаса мөнәсәбәтләр корып буламы? Бу хакта мин бер ел буе тәмәке тартучы кыз белән йөргән танышымнан сорадым.

— Моннан ярты ел элек тарта торган кыз белән йөргән идем. Танышып, йөри башлаганда ул миңа тартуын әйтмәде. Йөри башлап, 3 ай үткәч, яраткан кешемнең үз-үзен сәер тота башлавына игътибар иттем. Күрешкән вакытта, кафе, кино, театрларга барганда, кинодан яки театрдан бүленеп чыгып китә. Ә әйләнеп кергәч, борынга тәмәке исе бәрелә. Кая чыгып, нишләп йөрисең һәм нигә синнән тәмәке исе килә дигән сорауга, бәдрәфтә идем, бәдрәфтә тартканнар ахыры, ис шуннан ияргәндер, дип кенә җавап бирә иде. 

Тора-бара йөргән кызымнан тәмәке исе ешрак килә башлады. Мин түзмәдем һәм “син тартасыңмы әллә?” - дип сорадым. Ул әйе дип җавап бирде һәм инде бер ел буе тартуын әйтте. 

Үзем тартмаган кеше буларак, минем өчен бу бик күңелсез хәл иде. Тартуын белгәч, яраткан кызымны үбәргә дә ничектер җирәнеп куя идем. Минем каршымда тартып торса, аеруча да ачу килә. 

Ә иң кыены туганнар янында. Шулай бервакыт апаның юбилеена кафега җыелдык, бәйрәмгә кыз белән бардык. Туганнарым, әти-әнием каршында яраткан кешемнең вакыты-вакыты белән тартырга чыгып кергәләве мине бөтенләй чыгырдан чыгарды. “Туганнарым янында булса да тартмыйча тора алмыйсыңмы?” - дип сорадым. “Булдыра алмыйм, тартасы килә”, - дип җавап бирде. 

Шул көнне ачуланыштык. “Син мине ничек бар, шулай кабул ит”, - диде. Мин аның тартуы белән килешә алмадым, я тартуны ташлыйсың, я аерылышабыз, дидем. Аерылыштык. Ул тәмәкене ташларга теләмәде. Безнең мөнәсәбәтләр бер ел дәвам иткән иде. Бүгенге көндә кызларны игътибарлырак тикшерәм, - дип көлә танышым. - Минемчә, хатын-кызлар тәмәке тартырга тиеш түгел. Тәмәке генә түгел, кальян тарта торган кызларны да читләтеп үтәм мин. Кызлар - киләчәктә әни буласы кешеләр. Шул турыда онытмасыннар иде".

Кызлар ник тарта һәм бу кай ягы белән зыянлы?

 

  • Хатын-кызлар ни өчен тарта? Төрле галимнәрнең фикерләрен тупласак, төп сәбәпләр шундый: 

 

Модага иярү. Телевизордан, журналлардан күреп, кызлар мода куа башлый.
Комплекслар булу. Кешедә үз-үзенә ышану булмаса, ул күп нәрсәгә сәләтле булуын расларга омтыла.
Стресстан котылырга теләү.
Имидж. Шул ук мода журналларының "гаебе".
Компанияләрдә кешедән күреп, кешегә кушылып тарту.
Гаиләдә кемнеңдер тәмәке тартуы. Гаиләдә ата-ана тәмәке тартса, кызларының тәмәке тартучылар арасында булу мөмкинлеге шактый зур.

  • Тәмәке тарту сәламәтлеккә нинди зыян сала?

 

Тәмәке тартучы кызлар тизрәк картая, аларның тире төсе үзгәрә, җыерчыклар белән каплана, тавыш калыная һәм ямьсезләнә, тешләр саргая һәм авыздан начар ис килә.
Авыз, тамак яки ирен рагы килеп чыгу ихтималы арта.
Сулыш алу начарая - трахеялар, бронхлар, үпкәләр бозыла.
Кан тамырлары системасы-инсульт, тромбоз, атеросклероз үсеше активлаша.
Ашказаны асты бизе эшчәнлегенә зыян килә.
Яман шеш барлыкка килү ихтималы арта.
Җенес системасы бозыла - балага уза алмауга китерә торган күпсанлы ялкынсынулар барлыкка килә. 

“Хатын-кыз кешеләргә кушылып тарта”

Тәмәкегә бәйлелек ничек барлыкка килә? Тәмәкегә карата бәйлелек булган кеше үзен ничек хис итә? Бу сорауларга табиб, психиатр, нарколог Степан Криницкий җавап бирде.

— Яшь ир-ат өчен тәмәке ул - үсеш, олыгаю этабы итеп кабул ителә. Егетләр тарткач, өлкәнәям дип уйлый. 

Ә хатын-кызлар өчен бу алай түгел. Хатын-кызлар күбрәк кеше арасында булганда, тарткан кешеләргә карап, кушылып тарта. Тәмәкегә бәйлелек барлыкка килә, чөнки никотин йогынтысында дофамин бүленеп чыга. Дофамин- ул рәхәтлек гормоны. Кеше ләззәт тоя башлый. Кеше кәефен дофамин бүлеп чыгарып, ягъни тәмәке тарту хисабына күтәрә. Дофамин булмаганда, тәмәке тартмаганда, кешенең кәефе сүрелгән була, ул нервылана. "Сүрелгән" кәефен тәмәке аша көйли ала икәнен ачыклый. Шулай итеп бәйлелек формалаша. 

Бәйлелек барлыкка килсен өчен төрле кешегә төрле күләмдә тәмәке тарту кирәк. Чөнки һәр кешенең бәйлелек потенциаллары төрле. Кемгәдер бәйлелек барлыкка килсен өчен көнгә 2-3 тапкыр тарту җитә, кемгәдер күбрәк. Бу һәр кешенең төрле.

Психотерапевт-психолог: “Яшьләр тәмәкене күңел ачу әйбере дип күрә”

Психотерапевт-психолог, доцент, психология фәннәре кандидаты Рамил Гарифуллин әйтүенчә кеше тарта гына башлаганда аның тартканын аңлау бик кыен. 

— Балалар, яшүсмерләр тартканын яшерә. Алар авыздан килгән исне яшерә, гел кулларын юып тора ала. Шуңа күрә башлангыч стадиядә кешенең тартуын аңлау авыр. 

Иң беренче чиратта, баланың үз-үзен тотышына карарга кирәк. Әгәр инде яшүсмер тартуын яхшы яшерә, тик әти-әнидә ниндидер шикләнүләр бар икән, алар анализ биреп, баланың каныннан белә алачак. Ә күп вакытлар тартучы кешене тартканын белү, киресенчә бик җиңел. Андый яшүсмерләр иртүк тора, каядыр чыгып китә. Андый кешеләрнең иртүк приступлары башлана, аларга иртән тартырга кирәк. Алар иртән тартмаса, нервлана башлый.

Рамил Гарифуллин тәмәке тартудан арыну чараларын да атады. 

— Кешегә тартуны ташларга ярдәм иткәндә иң башта тәмәкегә бәйлелек бармы яки юкмы икәнен билгеләргә кирәк. Тартучы бала кечкенә яшьтә булса, анда тәмәкегә бәйлелек булмаса, әти-әни баланы орышып, аңлатып, аңа тәмәкедән арынырга ярдәм итә ала. Андый вакытларда иң мөһиме - әти-әниләргә баласының тормышына битараф булмауларын күрсәтергә кирәк. 

Әгәр инде балада яисә яшүсмердә тәмәкегә бәйлелек барлыкка килгән икән, бу очракта наркологка, психотерапевтка мөрәҗәгать итү мөһим. Монда әти-әни сөйләшү генә ярдәм итмәячәк. Наркологларның, психотерапевтларның тәмәке ташларга ярдәм итә торган үз алымнары бар. 

Бүгенге көндә яшьләр ниндидер борчылулар, проблемалар яисә дуслары арасында дәрәҗә күтәрергә теләү аркасында тарта башлый. Беркем дә чын кыюлыкның, көч билгесенең тәмәке тартмау икәнен аңламый. Яшьләр тәмәкене күңел ачу әйбере дип күрә. 

Тәмәке тартуның сәбәпләре бик күп төрле. Һәм әлеге зарарлы гадәттән котылырга бик авыр. Кешеләр тәмәкене, исерткеч эчемлекләр һәм наркотик белән чагыштырып, зарарлы түгел дип уйлыйлар. Әмма алар бик нык ялгышканнарын аңламыйлар.

 

Автор: Алинә КАДРИЕВА
Фото: pixabay.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев