Саба дулкыннары

"Кызганыч, соңгы көннәре авыр язмышлы булды". Татар җәмәгатьчелеге җырлар авторы, Тукай премиясе лауреаты Рөстәм Зәкуан белән хушлашты

Ни кызганыч, ел азагында аеруча көтелмәгән үлем-китемнәр турында хәбәрләр еш ишетелә. Татар җәмәгатьчелеге тагын бер талантлы улын югалтты. Мәкерле яман чир 61 яшендә күпкырлы шәхес Рөстәм Зәкуанны арабыздан алып китте.

  • Рөстәм Зәкуанов Азнакай районы Үчәлле авылында туып-үскән, Илбәк авылында яшәгән. 60 еллык гомер юлы дәвамында үзен төрле өлкәләрдә сынап карый. Ул журналист та, шагыйрь дә, җитәкче дә, авыл хуҗалыгын үстерүче дә, закон чыгару өлкәсендә кайнаган депутат та, соңгы елларда игелекле гамәлләре белән таныткан актив җәмәгать эшлеклесе дә. 2007 елдан – ТР Язучылар берлеге әгъзасы. 

 

Рөстәм Зәкуанов "Мәхәббәт һәм тугрылык" медален тапшыру тантанасында. 8 июль 2017 ел. Николай Александров фотосы.

2009 елдан “Таттелеком” компаниясендә матбугат хезмәте җитәкчесе вазифасында эшли. Быел, компаниянең генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин берлектә, мәдәни мирасны саклау юнәлешендә башкарган эшләре өчен Г.Тукай премиясенә лаек булды. Бүген матәм чарасында чыгыш ясаучылар да Рөстәм Газизҗановичның һәр эшендә дә үзен җаваплы, игътибарлы, тынгы белмәс шәхес итеп таныта белүенә басым ясадылар.

Матәм чарасын Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов алып барды. Ул аның, нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткереп, халык күңеленә үтәрлек итеп эшли белә торган кеше булуын әйтте.

– Туган якларында эшләүне, андагы колхозны, төзеткән мәктәпләрен күз алдына китерсәгез дә, Казанда “Таттелеком” компаниясендә Лотфулла Нурисламович белән кулга кул тотынышып, тарихи һәйкәлләребезне кайтаруга зур өлешен әйтсәк тә, халкыбызны зурлап китеп барды диярлек. Шигъриятенә килсәк, халкыбыз күңелендә сакланырлык, гасырлардан гасырларга күчәрлек җырлар тудырып китеп барды, - диде.

Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова Рөстәм Зәкуанов үлеме республикабыз мәдәнияте, әдәбияты өчен зур югалту булуын әйтте.

Рөстәм Зәкуанов 2004 елда Татарстан Дәүләт Советы депутаты булып сайлангач, Икътисад һәм эшмәкәрлекне үстерү комитеты рәисе урынбасары итеп билгеләнә. Депутат Разил Вәлиев белән тыгыз хезмәттәшлектә була.

– Дәүләт Советына эшкә килгәч, аптырап та калдык. Аның шикелле һәр законга, һәр кабул ителгән карарга шигырьгә караган кебек изге итеп каравы аптырата да, сөендерә дә иде, - диде ул.

Разил Вәлиев аның шигырь дөньясына килеп керүе үзенә күрә үзенчәлекле булганын сөйләде.

– Шигырьләр яза, ләкин бастырырга ашыкмый иде. Курка-курка, оялып кына Туфан агайга мөрәҗәгать итте. “Бу шигырьләрне китап итеп чыгарсам, кыен булмасмы, халык алдында уңайсыз булмасмы икән”, - диде. Озаклап киңәшкәч кенә, шигърият дөньясына кереп чумарга ният итте. Аннары инде ул чын мәгънәсендә әдәбиятта колач җәеп йөзә башлады. Соңгы елларда җыр дөньясында иң актив эшләгән шагыйрьләрнең берсе булды.

“Тауларны мин яраттым”, ди бер шигырендә. Рөстәм ул тауларны гына түгел, кешеләрне яратты. Аның бөтен тормышы игелектән, яратудан гына торган шикелле. Ул безгә туган авылын да, андагы кылган гамәлләрен дә күрсәтте. Ул бөтен кешегә дә "абзый" дип эндәшә иде. Аның бөтен кешегә мәхәббәте, хөрмәте зур иде.

Рөстәм Зәкуанов шигыренә иҗат ителгән "Туганнар, тумачалар" җыры

"Ул күңелдә матур кеше булып калыр"

Сүз уңаеннан, Рөстәм Зәкуановны Язучылар берлегенә кертүне Марсель Галиев тәкъдим иткән булган. 

- Беренче җыентыкларын бастарганда, сабакташы Рафис Корбан белән шатланып эшләп йөргәннәрен хәтерлим әле. Шул вакытта Марсель Галиев "егетләр, шундый егетебез бар, Язучылар берлегенә алыйк әле. Ул егетебез нинди генә эштә эшләсә дә, үз эзен калдыра торган егет, диде. Ул сүзләр дөрес булды, - диде Данил Салихов.

Марсель Галиев Рөстәм Зәкуанов белән кайда гына бергә барсалар да, юл буе сөйләшеп кайтканнарын һәм башкаларны искә алып сөйләде.

Шагыйрь Роберт Миңнуллин – Рөстәм Зәкуанов белән бер чорда эшләгән тагын бер депутат.

– Бер комитетта эшләдек. Бик тәрбияле, тыңлаучан, үз эшенә игътибарлы, җентекле эшли торган депутат иде. Бөтенебез хөрмәт иттек, бүлмәләребез янәшә иде. Аннары шагыйрь, популяр җырлар авторы иде. Халык та, хезмәттәшләре дә, җырчылар, композиторлар да яратты үзен. Ул күңелдә матур кеше булып калыр, мөгаен, - дип белдерде Роберт абый “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Азнакай районы башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов Рөстәм Зәкуановны республикада беренчеләрдән булып күп тармаклы оешмаларны эшләтеп җибәргән кеше дип бәяләде.

– Хәзер инде күп функцияле үзәкләр программа буенча бөтен республикада төзелә. Ул аны беренче булып үз туган авылында башлаган кеше. Шуның белән аның алдынгы карашлы икәнен әйтергә була. Аның язган шигырьләре безнең районда җыр булып яңгырый. Изге эшләре оҗмахка алып барыр дип ышанабыз. Башкарган эшләрең моннан соң да халыкка хезмәт итәр, - диде.

Сүз алучыларның күбесе Рөстәм Зәкуановның “Таттелеком” оешмасында эшләгән дәверендә үзен актив җәмәгать эшлеклесе итеп танытканын билгеләп уздылар. Генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин командировкада булу сәбәпле, озатырга килә алмаган. Аның урынбасары Рөстәм Гомәров Рөстәм Зәкуанов тырышлыгы белән “Таттелеком”ның бөтен Россиядә танылганын билгеләп узды.

– Ул башкарган гамәлләр халыкка мәңгегә хезмәт итәчәк. Онытылып бара торган шәхесләрне искә алу юнәлешендә эшләде. Аның катнашында күп кенә социаль проектлар башкарылды. Рөстәм Газизҗанович Лотфулла Нурисламовичның таянычы, идея ягыннан рухландырып торучысы булды. 20 дән артык чишмәләр төзекләндерелгән, музейлар, батырларча һәлак булганнарга һәйкәлләр, зиратлар торгызылды һәм башка эшләр, - дип санап үтте.

“Таттелекомда”гы коллегасы Альбина Нуретдинова аны оптимист, позитив кеше буларак истә калдырачагын әйтте.

– Миңа ул елмаюы белән күз алдына килеп баса. Елмаюы гел уңай тәэсир итте. Эшләгән дәвердә мин аны беркайчан начар кәефтә күргәнем булмады. Үзем эшкә начар кәефтә килгәндә дә, аны күргәч, нур бөркелә кебек иде, - диде “Интертат”ка. 

"Башкарган эшләренең бәһасен күрә алмады"

Якташы, Г.Камал театры артисты Әзһәр Шакиров Рөстәм Зәкуанның һәр эшләгән өлкәсендә үзеннән соң матур эз калдыра белүенә соклануын әйтте.

– Ходай Тәгалә адәм баласына бирә икән! Безнең авылда зират янган иде. “Таттелеком”да берсендә сүз киткәч, Лотфулла “Әзһәр абый, зиратыгызны эшлик әле” диде. Шунда мине Рөстәм алып кайтып китте. Тездән пычрак, кара җирдән керергә кирәк, юл юк. Кереп, буйга, аркылыга – бөтенесен үлчәп йөрде. Чын күңел биреп эшләгәнгә, чыннан да зиратны эшләп бетерделәр. “Таттелеком” хуҗаларына, Лотфуллага әйтәсем килә: ул аның җанын, күңелен ачарга ярдәм итте, аңа эшләргә ирек бирде. Шушы эшләре белән үзенең кем икәнен исбатлады, - дип сөйләде.

Әзһәр абый Рөстәм Зәкуанның әкренләп үзлектән күтәрелгән кеше булуын, өстән ярдәм көтеп ятмаганын билгеләп узды.

– Үз язмышын үзе хәл иткән кеше. “Таттелеком”да эшли башлагач, ачылып китте. Бөтен тормышын татар милләтенең бөек кешеләренә бирде. Аның эшләгән эшләрен оялмыйча күрсәтергә була. Гомумән, шундый кешеләр булганда гына татарның кем икәнен аңларга була.

Якташым буларак әйтәсем килә: ул шигъри, моңлы кеше. Мин аның бер мәртәбә җырлаганын күргәч, шаккаттым, “син җырлыйсың да мени әле” дидем. Аннары үзем белән кайткан вакытта “зинһар, син миңа җырлап бар, сөйләшмә, җырлап кына бар, я шигырьләреңне укы” дия идем. Соңгы вакытта шигырьләренә җырлар шулкадәр күп булды. Мин “нигә соң син башта ук шигырьләр язмадың” дия идем. Эчке дөньясы бай, моңлы булган. Шигъриятне аңлаган, тоемлаган кешеләрнең берсе ул, - дип сөйләде Әзһәр абый “Интертат”ка.

Әзһәр Шакировның күңелен тырнаган әйберләрнең берсе – Рөстәм Зәкуанның 60 яшьлек юбилеен үткәрмәве һәм Тукай премиясен алырга килә алмавы.

– 60 яшеңне әйдә уздырыйк, үзем алып барачакмын, ярдәм итәм, дидем. Сиңа бәласе төшмәячәк, дидем. “Эшләрбез, эшләрбез” диде дә, шулай калды. Тукай премиясе биргәндә килмәгәч, Лотфулладан “нәрсә булды, нигә алып килмәдең Рөстәмне” дип сорадым. “Рөстәм бик каты авырый” ди. “Ярдәм кирәк түгелме” дим. “Юк, Әзһәр абый, кулдан килгәннең барысын да эшләдек”, - диде. Шуннан шалтыратам – трубканы алмады, икенче мәртәбә шалтыратам – алды. “Нигә алмыйсың трубканы” дим. Күрәмсең, сөйләшерлек хәле, кәефе булмаган инде. Кызганыч, соңгы көннәре авыр язмышлы булды. Эшләгән эшләренең бәһасен күрмәде, чөнки кайвакытта кешегә үз эшеңнең бәһасен дә күрү кирәк, - диде.

Үз юбилеен үткәрә алмаса да, Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов юбилеенда булган Рөстәм Зәкуан. Данил абый миңа шул кичәдә аны күргәннән калган истәлекләре белән уртаклашты.

– Миңа юбилейга чәчәк букетлары күтәреп килгән ул, минем җәмәгатькә бүләк итте. Юбилейдан соң миңа кич белән шалтырата: “Данил туган, юбилеең шундый матур булды, яңадан туган кебек булдым. Авырганнан соң беренче тапкыр дөньяга чыктым, яшәреп, терелеп кайттым” ди. Каләмдәшләр дә, аралаша торган дуслар да “Рөстәм терелгән икән, аякка баскан икән дип уйладык” диләр. Ләкин озакламый шалтыратам – телефонны алмый. Аннары Лотфулла Нурисламовичка шалтыраттым, “ул инде ясалма сулыш белән генә ята, хастаханәдә, хәле авыр” диде. Каләмдәшләре белән шул соңгы тапкыр саубуллашуы булгандыр инде. Анда матур, авырган кешегә ошамаган да иде.

"Гали авылына алып барырга хыялланды"

Язучы Нәбирә Гыйматдинова Рөстәм Зәкуан белән студент елларыннан ук таныш булганын әйтте.

– Шул вакытта ук оештыру сәләтенә шакката идем. Журналистикада укыса да, тормышында көтелмәгән борылыш булды – авыл хуҗалыгына китеп барды. Ике дистә елга якын авыл хуҗалыгында эшләп, кире иҗатка кайтуына шаккатам. 

50 яшьләр тирәсендә беренче китапларын чыгарды. Шулкадәр самими шигырьләр иде ул. Үзенең җанында булган әйберен ничек шулай ак кәгазьгә күчерә алды икән дим, чөнки җитәкче булып эшләгән кешене бит инде гадәттә тупасрак кеше итеп күз алдына китерәбез. Ашыга-ашыга, өлгермим дия-дия язды кебек. Әллә язмышы шулай сиздердеме икән дим.

Нинди генә вакыты булса да, йөзе беркайчан сытык булмады. Ул һәрвакытта елмаеп, кочаклап алып, хәлләр белешә иде. Бер генә үкенечебез калды – ул безне үзенең “Таттелеком” автобусында Гали авылына алып барырга хыялланды. Әле сентябрьдә генә “Рөстәм, син тизрәк савык инде, безнең бит әле бергә Гали авылына барып кайтасыбыз бар” дигән идем. Шул вакытта “Нәбирә, тереләм, барабыз” дигән иде, - дип сөйләде Нәбирә апа.

Рифат Зарипов: Оренбургта үз әтием булса, Казанда Салават абый белән беррәттән торучы – ул Рөстәм абый

Юмор остасы, башкаручы Рифат Зарипов “Интертат” ка әйтүенчә, Рөстәм Зәкуан аның өчен икенче әтисе күк булган.

– Салават абыйда эшләгәндә үк танышкан идек. "Энем, якташ" дия иде инде ул миңа, давай, үзеңә җырлап карарга кирәк” дип тә җибәрә иде. Рөстәм абый язып биргән “Кодачалар” җыры мине популярлаштырып җибәрде. Аннан соң без аның белән 20 гә якын җыр эшләдек. Ул минем киңәшчем дә, сердәшчем дә, остазым да иде, дөрес, туры юлга, матур итеп сөйләргә, зәвыклы булырга өйрәтте, кеше булып калырга өндәде. Сәхнә ул матурлыкны ярата, кешелеклелегеңне югалтма дия торган иде. Матурлыкка омтыл, ак бул, пакь бул, дөрес бул дип өндәде. 

Минем өчен ул чын шәхес. Оренбургта үз әтием булса, Казанда Салават абый белән беррәттән торучы – ул Рөстәм абый. Бик гади ул, мин аңа иртән дә, төнлә дә шалтыраткан бар иде. Теләсә кайсы вакытта “Энекәш, нихәл” дия иде. “Рөстәм абый, сөйләшә аласызмы” дигәч, шаярып “өч яшьтән сөйләшә алам инде” дип тә көлдерә иде. Олыны олы, кечене кече итә белде, яшь артистларга да канат куйды, өметләндерде.

Сентябрьдә аралашып алган идек. Ул бит башта авыруы турында белгертмәде дә. Мин инде сәбәп табып “Рөстәм абый, дуслар турында җыр юк һәм яшәү турында бер җыр кирәк иде” дим. Мин үзенә күрә сорашмакчы булам инде, “исән-саумы, Рөстәм абый” дим. Ул “әйбәт, Аллага шөкер, дуслар турында да, яшәү турында да була, кайчанга кирәк” дигәч, “берәр атна вакыт эчендә булса, әйбәт булыр иде” дим. “Булды булды, эшлибез, эшлибез” диде. Аннары “мин әйтәм, бу ишеткән сүз дөрес түгел ахыры, Рөстәм абый бодрячком” дип уйлап куйдым. “Давай, күрешеп алырбыз әле” диде. Аннары тагын ун көннән шалтыраткан идем, “вакыт юк, бераз соңрак күрешербез” дигән иде. Шуннан күрешүләр булмады инде, - дип сөйләде. 

- Рөстәм абый гел ачык күңелле, ярдәмчел булды. Талантлы кеше. Үземнең репертуарымда аның шигырьләренә "Юк син әткәй", "Гомер җебе", "Бер күрешү - бер гомер" җырларын башкарам. Күптән түгел Нурзадә белән иҗат ителгән бу "Бер күрешү - бер гомер" җырын Рөстәм абыйның ватсабына җибәргән идем - кызганыч, ул аны ишетә алмады. 

Аңа бик зур рәхмәт. Ул бик күп артистларга ярдәм итте, алар белән тыгыз элемтәдә торды, артист җанлы булды. Аның рухы җырларында яшәячәк. Урыны оҗмахта булсын, - диде җырчы Айгөл Бариева.

Дусты Әнәс Шәвәлиев әйтүенчә, алар Рөстәм Зәкуанны үзләре арасында “терекөмеш” дип йөрткәннәр.

– Нәрсәгә генә тотынса да, беркайчан да “әйдә, ничек булса да ярый” дими иде, чын җаваплылык белән тотына иде. Эшне төгәлләмичә беркемгә дә тынгылык бирми иде. Без аны үзебезнең арада терекөмеш дип йөртә идек. Менә терекөмешебез туктады, - диде.

"Пенсиягә чыккач, авылда мемуар романнар язам әле дия иде..."

Рөстәм Зәкуанның кызы Айгөл әтисе турында якты истәлекләрен җиткерде.

– Әти тормышны бик яратты. Безнең әти кебек һәр эшенә җанын-тәнен, энергиясен биреп эшләгән кеше юктыр. Авырый башлагач та, беркемгә күрсәтергә теләмәде. “Җиңәбез, Алла боерса, барысы да әйбәт булачак” дип яшәде. Планнар корды. “Пенсиягә чыккач, авылга кайтып, мемуар романнар язам әле, кызым” дия торган иде. Әни белән тыныч картлык турында хыялланды. 

Аллага шөкер, әти, үзеңнән соң матур эшләрең кала. Китапларың, шигырьләрең, җырларың кала. Лотфулла Нурисламович белән берлектә, бөек татар уллары истәлеге өчен эшләгән музейларыгыз кала, чишмәләр, мәчетләр... Кайсы гына проектка тотынсаң да, мине дә эштән җибәрмичә, әйдә, эшләп бетерик инде, шунысы гына калды дип бергә эшләттең. Әти, сиңа бик зур рәхмәт, безгә гомер, тәрбия биргәнең, эш яратырга өйрәткәнең, кечкенәдән мул тормышта яшәткәнең өчен. Беркайчан да авырлык күрмәдек. Әнигә дә авырлык китермәдең, - диде кызы. 

Айгөл әтисенең һәр эш урынындагы җитәкчелеккә, хезмәттәшләренә рәхмәтен җиткерде.

"Ышанычлы тормыш юлдашы булды"

Рөстәм Зәкуанның хәләл җефете Фәния ханым аның ышанычлы тормыш юлдашы булганын әйтте.

– Көчле, тормышны яратучан, хатын-кызны хатын-кыз урынына куеп, бер авырлык та китерми торган, балалары өчен үлеп торган, тормышны алып бару өчен ышанычлы кеше булды. Бөтен хатын-кызга да юлында шундый ир-ат очравын теләр идем, - дип теләде “Интертат” хәбәрчесенә.

 

Җеназа намазы укыгач, шагыйрь Рөстәм Зәкуанов җәсәден Биектау районы Мүлмә авылына озаттылар.

 

 

  • Рөстәм Зәкуанов 1957 елның 25 маенда Татарстанның Азнакай районы Үчәлле авылында туа. 1980 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый. Республиканың “Социалистик Татарстан” (хәзерге “Ватаным Татарстан”), “Татарстан яшьләре” һәм район газетасында аның дистәләгән очерк, зарисовкалары дөнья күрә, үзен ул журналист итеп таныта. Университетта укыганда татар халык хорының актив җырчысы, татар драма түгәрәге әзерләгән спектакльләрдә баш рольләрне башкара. Тик язмыш сукмаклары укуын тәмамлаган дипломлы белгечне кабат Азнакайга алып кайта. 1980 елда туган авылы Үчәллегә хуҗалык рәисе урынбасары булып эшкә кайта. Озак та тормый, авылның партия оешмасын җитәкли. Ә 1985 елда районның иң артта калган “Янтарь” совхозына директор итеп билгеләнә. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә нәтиҗәле хезмәте өчен 1998 елда Рөстәм Зәкуанга “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән исем бирелә.
  • 2004 елда Дәүләт Советы депутаты була. 2009 елдан “Таттелеком” оешмасында эшли башлый. 2018 елда ул “Таттелеком” җитәкчесе Лотфулла Шәфигуллин белән бергә мәдәни мирасны саклауга керткән өлеше өчен Тукай премиясенә лаек булды. Проектлар арасында Тукай бала вакытында яшәгән Сәгыйдулла абзый йортын торгызу, бөек татар мәгърифәтчесе һәм галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең туган авылында истәлек урыны ачу кебек эшләр бар. Рөстәм Зәкуановка 2017 елның 25 маенда 60 яшь тулган иде.
 
"Әнием мендәрләре" җыры

 

 

Рөстәм Зәкуанов шигыре, Альфред Якшимбетов көе.
Салават Фәтхетдинов репертуарыннан
 
Әнкәемнең матур истәлеге —
Туй бүләге — мамык мендәре.
Мендәрләргә, ахры, сеңеп калган
Әнкәемнең дога сүзләре.

«Пар булыгыз, балалар», дип
Пар мендәрләр — әнкәй буләге.
Яши кебек мамык мендәрләрдә
Әнкәй рухы, изге теләге.

Туган җирем, сине сагынганда,
Ишетәм мин казлар тавышын.
Үткәннәрне барлап хәтеремдә,
Балачакка кайтып барышым.

«Пар булыгыз, балалар», дип
Пар мендәрләр — әнкәй буләге.
Яши кебек мамык мендәрләрдә
Әнкәй рухы, изге теләге.

Каз йолыккач инеш буйларында
Әнкәм көзен мамык очырган.
Бәхет теләп ак мамыктан әнкәй
Безгә диеп мендәр тутырган.

«Пар булыгыз, балалар», дип
Пар мендәрләр — әнкәй буләге.
Яши кебек мамык мендәрләрдә
Әнкәй рухы, изге теләге. 
 
Автор: Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
Фото: Владимир Васильев
 
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: