Саба ТВ

Кызганмыйча күпме акча бирә аласыз?

Танылган футболчы Криштиану Роналду Грециядә ял вакытында үзе яшәгән кунакханә хезмәткәрләренә рәхмәт йөзеннән 20 мең евро чәйлек акча калдырып кайтып киткән. Португалия җыелма командасы уенчысы дөньяда иң күп акча эшләүче спортчылардан санала. Берничә көн элек ул “Ювентус” командасына күчте. Итальян клубы аның өчен “Реал”га 112 миллион евро түләгән. Ә сез кызганмыйча күпме акча бирә аласыз?

Илнур Фәйзрахманов, “Татарстан” дәүләт телерадио­компаниясенең милли тапшырулар хезмәте җитәкчесе:

 
– Беркайчан да калдырган юк. Хезмәт хакы биргәндә, монысы – “чәйлек” дип өстәп бирмиләр бит. Шуңа күрә акча калдыруны хупламыйм. Социаль хезмәт күрсәтү­челәргә эш хакы түләнә. Танышларым арасында да официант булып эшләүчеләр бар. Эштән, чәйлек  акча бирделәр, дип сөенеп кайталар. Билгеле, алар өчен күңелле бу.

 

 Лилия Муллагалиева, Татарстанның атказанган артисты:

 
– Кемгәдер акча бирү  минем кәефемә дә бәйле. Аннары кесә ягын да уйлыйм. Тормышта акчасыз чаклар да була. Безнең илдә бу гадәт әле кереп кенә килә. Ә менә чит илдә “чәйлек”не сорап та алырга мөмкиннәр. Әмма анда да кайчак бирәм, кайчак юк. Хезмәт күрсә­түчеләрнең мөнәсәбәте ошап бетмәгән вакытлар да булгалый. Бездә исә, бик күңелем булса гына, акча калдырам. Кайчак 20–40 сум тирәсе, тимер акча белән бир­гән сдачаны алып та тормыйм.


Рөстәм Хәйруллин, “Гаилә” мәчете имамы:


– Миңа хезмәт күрсәтүчеләрне игътибарсыз калдырганым юк. Рәсүлебезнең дә бер хәдисе бар. Ул анда, мөселманнар, бер-берегезгә бүләк ясагыз, ди. Бу халык арасындагы якын итүне барлыкка китерә. Шунлыктан мин һәр сумманың биш процентын чәйлек итеп бирәм. Бу  минем күңелемне күтәрә, рәхәт булып китә.


Раил Шәмсетдинов, көллият укытучысы:


– Кафега яки ресторанга кергән саен, өстәп,  50–100 сум акча калдырам. Яхшы хезмәт күрсәтәләрме, начармы – аңа карап тормыйм. Ризыкка хөрмәт йөзеннән бу. Янәшәдә дусларым булса, алар да акчасын кызганмый. Шулай итеп, 200-300 сум җыела бит. Бу аз акча түгел. Хатыным, ник калдырасың, аларга хезмәт хакы түлиләр бит, дип тә әйткәли. Чәчтарашка да һәрвакыт өстәмә 50 сум бирәм. Әле Сочида биш көн ял итеп кайттым. Әмма кунакханәдә бер тиен дә калдырмадым. Түләүгә барысы да кергән иде.


Ләйсән ӘсхӘдуллина, кибет мөдире:


– Элегрәк ресторанда утырганда 100-200 сум акча калдыргалый идем. Бу акча күплектән дә түгел, яхшы хезмәт күрсәтүдән күңел күтәрелгәнгә генә. Тик хәзер андый мөмкинлегем юк. Фатир, машина кредитын түләргә кирәк. Күпме генә теләсәң дә, юмартланып булмый. Әҗәтләрне тизрәк түләп бетерәсе бар. Аннан күз күрер. Саранлык дигән нәрсә миндә юк. Футболчыларныкы белән безнең акчаны чагыштырып булмый. Миллионер булсам, мин дә Роналду кебек 20 мең евроны да, аннан күбрәкне дә калдырыр идем.


Гөлнара Измайлова, фельдшер:


– Чит илгә барсак, ирем гел акча өләшүдә. Минем моңа кайчак ачу да килә. Югыйсә, балаларга диңгез күрсәтик дип, ел буе акча җыям. Үземнең хезмәт хакымны бик кадерләп тотам. Авырлык белән укып, югары белем алдым. Эшебез дә җиңел түгел бит.  Былтыр яңа йорт төзеп кердек. Шуңа да бер дә акча чәчәсем килми. Кемгәдер акча калдырганчы, сәдака бирәм мин. Хезмәт күрсәтүчеләр бушка эш­ләми бит, безнең кебек хезмәт хакы алалар.


Алинә Хәбибуллина, официант:


– Югары уку йортын тә­мам­лагач, башта кафеда, аннан ресторанда эшли башладым. Акча би­рүләренә ияләнү кыен булды. Әмма саллы гына суммалар  калдырып китә башлагач, мин акчаның тәмен белә башладым. Әниемә булышырлык мөмкинлегем барлыкка килде. Акча бирү  күңел байлыгына да карый икән. Безнең Казанда футболчылар яшәмәсә дә, сараннар сирәк. Казанның билгеле кешеләре безгә төшке ашка йөри. Зур түрәнең малаена мин генә хезмәт күрсәтәм. Ул саран түгел. Үземә биргәч, башка җиргә ашарга керсәм, мин дә чәйлек калдырам. Әле күптән түгел сеңелләремне кинога алып бардым. Аннан соң  бер кафеда утырдык. Официант кызга 200 сум калдыргач, кат-кат рәхмәт әйтте. Бик тә күңелемә үтәрлек итеп хезмәт күрсәтсәләр, 200–500 сум калдырам. Ә үземә бирелгән иң күп чәйлек 15 мең сум иде. Футбол чемпионаты вакытында да шактый акча эшләп алдым. Туристларның киң күңеллеләре туры килде. Алар арасында 1 мең  бирүчеләр дә очрады. 

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 101, 20.07.2018/)

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: