Саба ТВ

КЫЮ ЙӨРӘКЛЕ ЕГЕТЛӘР

Һәр елны июльнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үте­лүче Хәрби-диңгез флоты көне – Ватаныбызны матрос-моряк формасында саклаган, чыныгып, авырлыкларга бирешмичә хезмәт итеп лаеклы өлеш керткән чын ир-егетләр бәйрәме. Бүгенге әңгәмәдәшләрем дә шулар.

Илмаз Газизуллин (фотода - сулда) Мурманск шәһәренең Печеньга районында диңгез пехотасында хезмәт иткән. “Баренцев диңгезе якларында хезмәт итәргә 2014 елда Саба районыннан ике кеше киттек, – дип сүзен башлады ул. –Мин мәктәп тәмамлап, имтиханнарны биргәнче, армиягә хезмәт итәргә алуларын сорап көн дә военкоматның ишек төбендә тора идем. Ләкин җәйдә күбесенчә университетны тәмамлаган яки чыгарылган студентларны алып китәләр дигәч, кәефем төште. Берничә көн ачуым чыгып йөрде дә, икенче елга гына китәрмен дип тынычландым. Чөнки көзге чакырылуда барасы килми иде. 18 июньдә военкоматтан “Илмаз, 20се армияга китәсеңме? Җавабың тиз генә кирәк.” – дигәч, бер дә уйламыйча “Китәм!”, – дидем. Бу вакытта әнием Казанда иде, яңалыкны телефоннан гына ишеткәч, ышанмады. Әти белән телефоннан сөйләшеп әнине ышандырып, икенче көнгә армиягә озату кичәсенә әзерләнә башладык. Ул вакытта бу яңалыктан дуслар да шаккаты. Шулай итеп мин аттестатымны да алмыйча, 27 июньдә Мурманск якларына юл тоттым. Моңа бер дә үкенмим. Чөнки яшь булып бардым, яшь булып кайттым. “Яшь сугышчы курсы”н узып, туган илемә ант биргәч, төрле гаскәрләргә бүлә башладылар. Якташым Искәндәр Ризванов белән дә саубуллашырга җитешмәдем. Безнең киләсе күрешү ярты елдан соң хастаханәдә булды. Аны күрү үзе бер бәхет иде. Армиянең беренче ярты елы авыррак инде, аннары хезмәткә җайлашасың.”

 

Илнар Закиров та үзенең хез­мәтен бик горурланып искә ала. “Мин игезәгем Динар белән 2011-2012 елларны Калинград шәһәрендә хезмәт иттем. Без Казан Банк мәктәбен тәмамлап, Сабада эшкә кергәч, көзге чакырылуда киттек. Категорияләр туры килеп бетмәсә дә, Динар белән икебезне дә үзебез теләгән диңгез пехотасына алдылар. Калининградка бар­ганда, гомеремдә беренче тапкыр самолетта да очтым. Хезмәт иткән җирем ерак булу сәбәпле, әти-әниләр дә килеп йөри алмады. Алай күпкә яхшырак та дип уйлыйм. Чөнки анда бер дә әниләрнең елап торганын күрәсең килми. Ул вакытта Калининград шәһәрендә машина йөртүчеләр җитми иде, ә безнең “А”,”В”, “С” категорияле права бар. Шуңа күрә безне “Авто батальон”га алып китмәкчеләр иде, ләкин без диңгез пехотачысы буласы килә дип, өч тапкыр баш тарттык. Иң беренче итеп “Яшь сугышчы курсы” уздык. 10 көн эчендә безгә хәрби хезмәтнең нигезләренә өйрәттеләр. Ә инде ротага мин армиядәге иң авыр көн - шимбә килдем. Беренче көнем бик озакка истә калачак. Чөнки шимбәдә бөтен рота кулларына чүпрәк һәм сабын алып, казарманың барлык җирен дә ялтыратып юа. Килгән көннәр бик авыр инде, бер нәрсә дә аңламыйча, мәрткә киткән кебек йөрисең. Ләкин бераз хезмәт иткәннән соң сиңа ошый да башлый, кайтасы килми дисәм, ялган булмас” – дип, искә ала үзенең хәрби хезмәтен.

Бүген районыбыздан 90 егет Россиянең төрле тө­бәк­ләрендә хәрби бурычын үти. Шулар арасында 25 егет контракт төзеп, 45 язгы чакырылудагы солдатлар хезмәт итә.

Зөлфәт Галимов, Автор фотосы

Чыганак: "Саба таңнары" гәҗите

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: