Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Кыйммәтле “Яровая пакеты”

Күрше-тирә илләрдә халык диңгезе хакыйкать һәм ирекләр таләп итеп шаулаганда һәм дулкынланганда, Россиядә андый давыллар купмасын өчен, максатчан рәвештә гайкаларны кысу һәм шө­реп­ләрне боруны дәвам итәләр. “Яровая пакеты” дип аталган кануннар җыел­масы адымлап-адымлап тормышка үтеп керә. Апрель анда Россия Хөкүмәте 445 номерлы карар кабул итеп өлгерде.

Бу карар элемтә операторларына телефон аша юлланган текстлы хәбәрләрне саклау­ны мәҗ­­бүри итә, ягъни без җибәргән хәбәр­ләрне укып бетереп бара алмаган цензорлар вакытлар үткәч тә аларны кире әй­ләнеп кайтып уку мөмкинлегенә ия булачаклар. Ниндидер бер сәбәп белән кара исемлеккә эләксәң, рәхим ит, син язганнарны энәсеннән җебенә кадәр тикшереп укып чыгачак­лар. Бик тырышып эзләсәң, тырнак астында кер табылмый калмый инде ул. Лингвистик экспертиза синең бик дулкынланып язган бер телефон хәбә­реңнән экстремизм билгеләре таба икән, сиңа колония ишеге киң итеп ачылачак. Социаль челтәрләрдә лайк куеп кына, яисә берәр язманы уртаклашып кына да чәнечкеле тимер чыбык артында казна ипиен ашарга озатылучылар байтак җы­елды бит инде бездә.

 

Кара көнчелек белән берәр “дус” жалу бирә дә, син бик тиз генә экстремистка әйләнәсең, казыйлар хөкем карарлары штамплап кына өлгерсеннәр. Берәр түрәнең кытыгына тисәң дә, ул синең “иҗатың”нан давыл хәбәрчесе билгеләре эзләргә һәм табарга мөмкин. Моннан соң телефон хә­бәре язганда да “отправить” төймәсенә басканчы, эчке цензор хәбәреңне кат-кат укып чыгарга мәҗбүр итәчәк. Иң яхшысы почта күгәр­чене сатып алу инде, яисә бөтенләй дистанцион аралашуны туктату. Сөйгәнеңә ярату сүзләрен колагына гына әйт, улың белән кызыңның да исән-саулыгын шифрланган хәбәрләр җибә­реп кенә белеш. Экстремистлар, әлбәттә, хәбәрләшүнең юлларын табарлар, син менә ихтыярсыздан алар рәтенә басудан саклан.

 
Болар – мәсьәләнең бер генә кыен ягы. Кабыргага суга торган икенче күсәк элемтәчеләр тирәсендә селтәнә. Провайдерлар хәбәрләрне саклау өчен кирәк булган җиһазларның бәясен белешәләр дә артларына утыралар яисә түнеп үк китәләр әнә. Кредит рәсмиләштереп, ул җиһазлар­ны урнаштырасың икән, буры­чыңны җи­денче буын оныкларың да түләп бетерә алмаячак, диләр. “Пакет” шулай итеп вак элемтә операторларын хәбәрләшү базарыннан себерке белән куачак, бары тик зур “акул”алар гына монополистлар булып калачаклар. Болары инде канунны үтәү сылтавы белән бик рә­хәтләнеп бәяләрне күтәрәчәкләр. Әлегә тыныч кына телефоннан сөйләшкән россияле обывательләр, Яңа ел тирәләренә бу рәхәтлекнең ике-өч тапкыр кыйм­мәтләнгәнен беләчәкләр.

 
Рәшит Фәтхрахманов

 

Илчелекне күчерү мәхшәре

 
Дональд Трамп узган елның азагында Иерусалимны яһүдләр башкаласы дип тану турында игълан иткәннән соң, АКШ илчелеген Израиль башкаласы Тель-Авивтан Иерусалимга күчерү турында белдереп, дөнья җәмәгатьчелеген пошаманга салган иде. Дүшәмбе көнне ул Израиль дәүләте оештырылуга 70 ел тулуны сәбәп итеп, илчелекне күчерде дә Израиль белән Фәләс­тыйнны янә ут эчендә калдырды. Газа секторында моңа каршы төшүчеләрнең Израиль гаскәрләре белән бә­ре­лешендә алтмышлап кеше, шул исәптән 8 айлык бала һәлак булган.


Америка Президентының бу гамәле Израиль белән Фәләстыйн арасындагы низагның көчәеп китүен теләмәгән ил­ләр, халыкара оешмалар җитәкче­ләре­нең ге­нә түгел, бәлки гади халыкның да ачуын чы­гаргандыр дип беләм. Трамп яһүдләр тегермәненә су коеп, гарәпләр белән яһүдләр арасындагы күп елларга сузылган төп каршылыкларның берсенә – Иеру­салимның статусына “кагылды”. Болай да тынычлык таба алмаган “кырмыска оя­сы”­на нигә таяк тыгарга? Ә бит АКШ үзе башка илләрдә “тәртип” бозу чаткылары күренә башлауга ук санк­ция­ләр кертә, ракеталарын җибәрә башлый. Әле әнә күптән түгел генә, янәсе, газ белән һөҗүм иткәннәре өчен, Сүриягә канатлы ракеталар очырды. Үзенең исә Иерусалимда Америка илчелеген ачу тантанасының Газа секторында фәләстыйнлылар каныннан күлләвек барлыкка китерү белән төгәлләнүенә дә исе китми. Югыйсә союздашлары да Трампны бу юньсез карарыннан кире кайтырга кодалап караган иде. Юк, илчелекне күче­рү­нең кан кою белән тәмамла­насын белеп торса да, үзенекен итте.


АКШ Якын Көнчыгышта тынычлык-татулык урнашудан курка булса кирәк. Ни өчен? Чөнки бөтен Иерусалимны үз кулында тотмакчы, күрәсең. Шундый чак­ларда, ни өчен соң Кушма Штатлар гына бөтен дөнья “жандармы” булырга тиеш, кыек гамәлләре өчен нигә әле аның да бераз гына “арт сабагын” укытучылар юк икән, дигән көферрәк уйлар башка килә...


Валентина Семенова

 

Татар теле дөньяны баета ала

 
Германиядә яшәсәм дә, Татарстандагы хәлләрне  күзәтеп барырга тырышам. Үзем татарча белгән, чит ил кеше­ләренә алман телен укыткан  мөгаллим буларак, тел мәсьәләсенә карата фикерем бар.


Бу көннәрдә Татарстанда телгә кагылышлы  шактый кызыклы вакыйгалар булган. Татар теле һәм әдәбия­тын­нан халыкара олимпиада, “Мин татарча сөйләшәм” акциясенең унъеллык юбилее узган, туган тел дәресләренең  дәрәҗәсе турындагы бәхәсләр һаман да дәвам итә. Дөрес, сәясәтче булмагач һәм   Россиядә яшәмәгәч, сәяси бәхәс­ләр турында сөйләү миңа  килешеп тә бетми. Әмма шулай да үз фикеремне җиткерергә телим.


Татарлар  телне, гореф-гадәтләрне сак­лау өчен туган тел дәресләрен мәҗ­бүри укытылырга тиеш дип саныйлар. Әлбәттә, бу һич тә ялгыш түгел. Ләкин  мәсьәләнең игътибарга алынмаган ягы  бар. Казанда үткәрелгән татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиада җиңүчеләренең берсе, туган тел татар­ларның киләчәге өчен кирәк, дигән фикерне әйтә. Чынлап та, бу җәһәттән Финляндия укучысы, татар егете Ильяс Каадер  бер өлге булып тора. Бу илдә  яшәгән татар диаспорасы меңнән азрак кешене үз эченә ала. Тел булмаса, бу җәм­гыять­нең дә киләчәге юк. Шуңа күрә Ильяс татар яшьләрен туган телне онытмас­ка, аны сак­ларга һәм үстерергә чакыра. Ләкин олимпиадада катнашкан япон егете Чихиро Тагучига игътибар итсәк, мәсьә­ләнең башка ягы ачыла. Аның гаиләсен­дә дә, танышлары арасында да татарлар юк. Шуңа да карамастан,  ни өчен Чихиро татарча өйрәнә башлаган соң? Әлбәттә, аның бер сәбәбе булырга тиеш. Бу япон малаен мәгълүмат чаралары аша гына беләм. Әмма үз тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам: Чихиро да татар теленнән  бик зур файда күрәчәк. Бу тел аңа япон теле аша ирешергә мөмкин булмаган яңа дөнья ачачак. Һәр яңа тел кешенең тормышын баеткан кебек, һәр милләтнең теле дөньяны бае­та. Татарлар да туган телен үз халкының киләчәге өчен генә түгел, ә дөнья мәдәниятен баету өчен дә сакларга тиеш.


Себастьян Цвиклински

Велосипедыңны урламасыннар

 
Җәйге чорда велосипед кебек транспорт чарасына күчүчеләр шактый. Бала-чагадан башлап өлкәннәргә кадәр һәр­кем ике тәгәрмәчле тимер атны иярләргә тырыша. Шәһәрдә дә, авылда да “сәпид”тә йөрүчеләр артканнан-арта бара. Килен булып килгәч, Саба районы Кече Кибәче авылындагы апаларның кибеткә дә велосипедта йөрүен күреп гаҗәпләнгән идем. Соңрак Олы Кибәче, Төбәк, Икшермә авылларында да хатын-кызларның велосипед педале әйлән­дерүләрен күргәч, аптырамый башладым. Мондый күренеш хәзер күп авылларда киң тарала башлады. Сәламәтлеккә дә файдалы, вакытны да янга калдыра ул.


Хәзер кибетләрдә велосипедның ниндие генә юк. Акчаң булса, җаның теләгәнен аласың. Тик белгечләр велосипед янына аны саклау чараларын да алырга киңәш итәләр. Кибет киштәлә­рен­дә махсус җай­ланмалар сатыла. Спорт кибетләренең бер­сендә эшләүче Илназ Фазлыев, шундый велойозаклар, махсус рамнарны уратып алучы чылбыр-тросларны, дугаланып эш­ләнгән тимер каптыргычлар, сигнализация куя торган җайланмаларны күрсәтте. Аның сүзлә­рен­чә, велосипедны саклау җайлан­ма­ларыннан башка калдырырга ярамый. Әгәр тиз арада кибеткә кергәндә калдыру өчен генә кирәк булса – бер төрле, озаграк вакытка калдырганда, икенче­лә­рен сайларга була. Берничә төрле саклану җай­ланмасын берьюлы файдалансаң, бигрәк тә яхшы.

 
Эчке эшләр министрлыгының оператив эзләү бүлеге капитаны Руслан Ганиев әйтүенчә, карак урлаганда бәясенә карап урламый. Кайчак велосипедның ничек сак­лануына да карамаска мөмкин. “Җинаять кылучы урланган 30 мең сумлык велосипедны 2-3 меңгә сатып та җибәрә. Хәтта өч тәгәрмәчле балалар велосипедларын да урлап сатарга күп сорап тормыйлар. Үз велосипедларын сатылуга куелуын белеп тә шалтыратучылар бар. Сайтлар аша кайчак аларны хуҗаларына кире кайтарабыз”, – дип сөйли ул. Урланган сәпидкә шунда ук утырып китүчеләр дә бар. Кайчак шул “байлык”ны икенче урынга күчерү өчен такси да чакырталар икән. Бу очракта аларны ачыклау өчен йорт яннарында куелган видеокамералар ярдәмгә килә. 1994 һәм 1996 елгы ике егетнең каракланып йөрүләренең эзенә әнә шулай төшәләр.


Белгечләр мондый хәлләрнең бигрәк тә апрель-август айларында еш күзәтелүен белдерә. Руслан Ганиев быел шундый 24 урлау очрагы булганлыгын әйтә. 4 ай эчендә 17 сенең эзенә төшкәннәр. Гомумән, статистика буенча соңгы елларда велосипедларны урлау очраклары кими бара дип санала. 2016 елда 834 урлау очрагы теркәлгән булса, 2017 елда аларның саны 429 булган. “Кулдан велосипед сатып алганда документларын сорарга онытмагыз. Урланган булмасын. Велосипедыгызның рамына язылган серияле номеры бар, аны язып алыгыз яисә үзегез белгәнчә тамга салыгыз. Фотога төшереп алыгыз. Саклану җайланма­лары турында да онытмагыз. Каракларга йорт подъездларына һәм блокларга керү берни тормый. Урлау очраклары булганда, хокук саклаучыларга мөрәҗә­гать итегез”, – ди полиция майоры Рәүф Низамов.

 

Рәсимә Галиева

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 67, 16.05.2018/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев