Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Кытайдагы Олимпия уеннарында Татарстаннан 8 спортчы катнаша

Бүген Пекинда кышкы Олимпия уеннары — 2022 Мәскәү вакыты белән 15:00 сәгатьтә башлана.

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Бүген, 4 февральдә, Пекинда кышкы Олимпия уеннары — 2022 башлана. Татарстан Республикасыннан турнирга спортның 5 төре буенча 8 спортчы китте.

Чаңгы ярышларында Христина Мацокина, чаңгыда трамплиннан сикерүдә Данил Садриев, сноубордта көч сынашуда Милена Быкова, Владислав Хадарин, Виктор Вайлд, фигуралы шууда Евгения Тарасова, хоккейда Дмитрий Воронков, Тимур Билалов катнаша, дип хәбәр итте Татарстан Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.

Пекиндагы кышкы Олимпия уеннары 20 февральгә кадәр дәвам итә.

Татарстан спортчылары чыгышы программасы белән «Интертат» сайтында танышырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев