Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Кыргый этләр 10 бозауны ботарлады”

Хәтерләсәгез, берничә ай элек Яшел Үзән районындагы Осиново бистәсендә сукбай этләрнең 11 яшьлек малайны талавы турында язган идек. Күп тә узмады, шушы ук районда хуҗасыз маэмайлар белән бәйле тагын бер канлы вакыйга теркәлде: Әйшә авылында этләр фермага кереп, бозауларны ботарлаган...

“ЯРДӘМ КӨТӘСЕ ЮК!”
 
Әлеге хәл “Овощевод” ҖЧҖ территориясендә урнашкан фермаларда булган. Аларны фермерлык хуҗалыгы оештырып, терлекчелек белән шөгыльләнүче Идиятуллиннар гаиләсе арендага алган. 44 яшьлек Светлана һәм аның 5 улы 84 баш терлек асраган. Сыер-таналар көтүгә куылса, 30 бозау фермада торган һәм этләр нәкъ аларга һөҗүм иткән.
Беренче тапкыр этләр фермага 25 июльгә каршы төндә кергән. Төнлә дә эссе булгач, һава йөрсен өчен, ферманың ишеген ачык калдырганнар. Кыргый этләр әнә шуннан кереп, төн буе бозауларны талап үтереп, эчләрен тишеп, ашап рәхәтләнгәннәр. Иртәнге якта ялланып эшләүче мал караучы белән сыер савучы килгәч, этләр фермадан чыгып качкан. Ул көнне 4 бозау харап булган, 4 есе җәрәхәтләнгән. Әмма этләр моның белән генә туктамаган, 1 августта көпә-көндез фермага кергән. Теге хәлдән соң хуҗалар ферманы төнгә бикли башлаган. Шуңа да ач сукбай этләр һөҗүмне якты вакытта оештырган. Эшчеләр ферманың икенче ягында эшләгән арада, 5 минут эчендә тагын 4 бозауны ботарлап атканнар. Ул гына да түгел, беренче һөҗүм вакытында яраланган 2 бозауның да хәле начараеп, аларны да юк итәсе булган. Шулай итеп, Идиятуллиннар сукбай этләр аркасында 10 бозаусыз калган.
 
— Үләксәләр ит-сөяк оны ясаудан бүтәнгә ярамый, аларны Алабугага җибәрдек, — дип сөйләде Светлана Идиятуллина. — Безгә килгән югалту бик зур. Бозауларны иткә дип түгел, сөт җитештерү өчен үстерәбез. Кыргый этләр 4-5 айлык тана бозауларны харап иткән. Ә бит бозауны үстерү ансат түгел, ничә айлык хезмәтебез юкка чыкты дигән сүз.
 
Безнең илдә эт таласа, үзең гаепле буласың һәм хөкүмәттән ярдәм алам димә. Шушы хәлләрдән соң авыл җирлегенә һәм прокуратурага гариза әзерләдек. Әмма аннан ни файда? Бернинди субсидия, ярдәмгә өмет итәсе юк. Сукбай этләргә карата нишләп тиешле чаралар күрелми, менә шунысы шаккатмалы. Алар саны мөгезле эре терлекнекеннән дә күбрәк кебек. Үзебез дә урамга чыгарга куркабыз. Терлеккә ташланган эт кешедән куркамы соң? Малларны көтүгә куганда да ташланалар. Көтүне ике-өч өлешкә бүләләр, зәгыйфьрәк малларны бер яккарак куып, шуларны талый башлыйлар. Этләр беркемнән курыкмый, көтүчене уйлап та бирми. Карданы ватып кына торалар, малларны аннан куып чыгаралар. Бу этләр белән күрмәгән калмады...
 
“КАЙСЫ ЭТНЕ ТОТАРГА КИРӘГЕН БЕЛМИБЕЗ”
 
Әлеге мәсьәлә буенча Яшел Үзән районындагы “Кот и Пес” дип аталган сукбай эт-мәчеләр приюты җитәкчесе Альберт Галиев белән сөйләштек. Шушы хәлдән соң район хакимияте бу оешмага кичектергесез рәвештә агрессив эт көтүен ауларга кушкан.
 
— Бозауларга сукбай этләр ташлануны дәлилли торган фактлар юк, — диде приют директоры. — Беркем күрмәгән, ишетмәгән. Бер генә видео бар: бозаулар эчләре чыккан, таланган килеш ята. Иң гаҗәбе: без аулау төркеме белән килгәч, территориягә кертмәделәр. Икенче юлы керттеләр, әмма ул көндезге сәгать 3 ләр иде. Ә этләр бу вакытта кайдадыр качып ята, эсседә йөрми. Ферма хуҗалары үз территориясенә кыргый җанварлар кермәслек итәргә тиеш. Тишек булса, ямыйлар, ишекне ачык калдырмыйлар... Без хәзер кайсы этне тотарга кирәген белмибез. Фермадан чыккан этләрне күреп, кыяфәтләрен әйтсәләр, кайсын тотарга икәнен чамалар идек. Кечкенә сукбай этләрнең бозау хәтле бозауны егып салып үтерә алуына ышанып бетмим.
 
— Аулау оешмасына “Овощевод” территориясенә керергә пропуск булды, хәзер алар анда иркенләп эш итә ала, — диде Әйшә авыл җирлеге башлыгы Радик Галәвиев. — Этләр шактый, барысы да дирялек биркалы. Әмма аларның тешләре бар бит. Кешегә өрәләр, куркыталар. Тавык-чебешне буу очраклары да булгалады.
 
Яшел Үзәндәге ветеринария оешмасы белдерүенчә, сукбай этләрне аулау ансат түгел, чөнки бу районда печәне чабылмый торган кыр-болыннар күп. Кыргый җанварлар шунда оя ясап, качып ята икән. Ветеринарлар моның котыру чире таралу куркынычын арттыруы турында да кисәтә. Чөнки этләр төлке, керпе, күсе кебек шушы чирне таратучылар белән контактка керә.
 
 
 
 
 

Рәзилә РӘСИМ
Ирек мәйданы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев