Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Кыздырылган сарымсак – көчле дару, аны өч көнгә бер ашарга кирәк

Халык табиблары сүзләренчә, кыздырылган сарымсакны өч көнгә бер тапкыр ашарга кирәк. Ул бик көчле табигый антибиотик булып тора.

Аны ашап бер тәүлек үткәннән соң да организмга тәэсире саклана. Әлеге яшелчә организмдагы паразитларны үтерә, токсиннардан котылырга булыша. Моның өчен аны табада кыздырып яки газ мичендә пешереп ашарга кирәк. Болай әзерләгәндә исе дә булмый, файдалы үзлекләре дә саклана, тулысынча үзләштерелә дә. Кыздырылган сарымсак кандагы холестерин күләмен киметә, артерияләрне чистарта, кан басымын көйли, ашказаны-эчәк трактын чистарта. Ашказаны авырткан кешеләргә дә зыяны юк. Ябыгырга теләүчеләргә дә аны ашарга киңәш ителә, чөнки ул матдәләр алмашын яхшырта. Сарымсакны ашаганнан соң, күп итеп сыеклык эчегез.
Кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшегез.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев