Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Кытайлылар ник алда да, Россиягә алдынгы илләргә тиңләшү өчен нәрсә комачаулаган?

Социаль-икътисади яктан дөньяның төрле илләре төрле дәрәҗәдә үсеш ала, моңа милли-психологик үзенчәлекләр йогынты ясый. Россия Фәннәр академиясе Философия институтының өлкән фәнни хезмәткәре Григорий Канарш шулай дип саный. Бу хакта киңәйтелгән лекциясен ул Казан федераль университетында тәкъдим итте. Аның "Модернизация процессларында милли-психологик үзенчәлекләр" темасына чыгышын Казан федераль университетының гуманитар институтлары студентлары...


КФУның социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты директоры Михаил Щелкунов Intertat.ru хәбәрчесенә белдергәнчә, читтән күренекле белгечләрнең Казан федераль университетына килүе традициягә әйләнде. "Канарш үзе, яшь булуына карамастан, милли менталитет өлкәсендә танылган белгечләрнең берсе. Татарстан кебек милли республика өчен бу тема актуаль. Сүзнең асылы шунда ки: ни өчен бер үк модернизация үзгәрешләре төрле төбәкләрдә төрлечә бара. Баксаң, моңа менталитет йогынтысы зур икән. Шәхсән үзем Татарстандагы үзгәрешләр уңышының төп нигезе башка милләтләр белән бердәмлек уникальлегендә дип саныйм", - ди ул.

Григорий Канарш лекциясендә төрле халыкларга хас сыйфатларга тукталды. "Бер яктан, без бүген Кытайның икътисади күтәрелешен күрәбез, аңа кадәр Азиянең яңа индустриаль илләре - Малайзия, Сингапур, Таиланд, Көньяк Корея, Тайвань, Индонезия югары үрләр яулады. Икенче яктан, капитализмга керүдә авырлыкларга дучар булган бертөркем илләр бар. Россия дә шулар исәбендә", - ди Канарш.

Кытайлылар кай ягы белән алдыра?

Алга таба ул бүген социаль-икътисади үсештә милли үзенчәлекләр мөһим булуны күрсәткән цитаталарны әйтеп үтте. "Сучжи" - кытайлыларның табигый сыйфатлары, алар үз эченә эш сөючәнлек, авыр шартларда исән кала алу сәләте, таныш булмаган милли мохиткә тиз ияләшү кебек үзенчәлекләрне үз эченә ала. Кытайлыларда яшәү көче зур, алар киләчәктә уңышка ирештерүче максатлар бәрабәренә теләсә нинди корбаннарга әзер", - дип әйтә Кытай белгече Владилен Буров.

"Русларга исә, үзләрен бөек итеп күрсәтүдән кимсетүгә кадәр үтә актив рефлексия хас", - ди социаль философ Валентина Федотова.

Канарш, шулай ук, борынгы дөньяда ук халыкларның милли холыкларында үзенә күрә өстенлек иткән сыйфатлар булган дип әйтә. Мәсәлән, борынгы Грециягә синтон (сангвиник, тормышны сөючән) характер хас булган, ул вакыттагы дин, сәүдә, спорт ярышлары да шул хакта сөйли. Борынгы Мисыр исә йомык-тирән уйлы (аутистик характер) булып яшәүне кулай күргән. Бу иероглифика, дини символика, архитектура, җир асты дөньясы турында күзаллауларында да чагылыш таба. Борынгы Рим характеры - авторитар-киеренке, сугыш культы белән сугарылган, дәүләт идарәсе системасы яхшы үсеш алган.

Көнчыгыш Азия илләренә катгый хокукый тәртип, кырыс иҗтимагый дисциплина һәм законлылык хас. Аларда, сәнәгать үсеше сәясәте белән беррәттән, авыл хуҗалыгында реформалар да алып барылган. Американлыларга, шулай ук, аутистик (йомык-тирән фикерләү) характеры хас, бу тәртип-гармониянең табигый нигезе булып тора. Нәтиҗәдә, болар хуҗалык инициативасына этәргеч бирә һәм искиткеч яхшы икътисади уңышларга ирешүгә мөмкинлек тудыра.

Григорий Канарш докладында аерым бүлекне Америка халкына хас сыйфатларга багышлады. Ул инглиз галиме Спенсер фикерен җиткерде: "Американлылар йөзендә мин һәрвакыт ныклы карарга ия булу сыйфатын күрәм - "эшлә яки үл" кебегрәк. Менә шушы үзенчәлек эшче көч, эшләнмәләр, идеяләр туу сәләте белән кушылып, үсеш тизлеге буенча тиңдәшсез прогресс барлыкка китерә". Григорий Канарш әйтүенчә, американлыларның даими калыплашкан хезмәткә омтылыш сыйфаты Көнчыгыш һәм Көньяк-көнчыгыш Азия кешеләренең холкын хәтерләтә.


"Бүгенге көндә Россиягә дөньяны материалистик күзлектән күзаллау, дефензивлык сыйфаты хас", - дип Канарш профессор-психотерапевт Марк Бурноның фикерләрен китерде. "Дефензив кеше ул - авторитар, агрессив булмаган, команда бирергә түгел, ә, киресенчә, агрессив кеше ярсыганда "койрыгын кыса" торган кеше. Мондый кеше ашык-пошык хафаланучан түгел, таркаурак, үз-үзенә ышанып та бетми, оялчан, үз-үзен гаепләүчән, шикләнүчән, күңеленә якын алучан була", - диелә.

Рус характеры модернизациядә тормоз булып торган?

Русларның милли холкына нинди сыйфатлар хас соң? Бу үзенчәлекләр рус фольклорында киң яңгыраш таба. "Иван-дуракның көче - гадилектә, ихласлыкта, үз файдасына эзләнеп йөрү хисе булмауда, шулай ук, башкаларны жәлли белү хисе хакимлек итә. Гомумән, кызгану хисе - рус натурасының төп сыйфатларының берсе. Ул төрле өлкәләрдә чагылыш таба. Рус героеның тагын бер мөһим сыйфаты - тыйнаклык. Иван-дурак образында башкаларга үз файдасын кайгыртып түгел, ә эчкерсез ярдәм итәргә теләү күренә", - дип, тарихчы Анна Павловская сүзләрен китерә Григорий Канарш.

Шулай ук, русларда байлыкка мөнәсәбәт тә бертөрле. Саранлык зур кимчелек булып санала, ә ярлылык исә өстенлек итеп күрсәтелә. Галим сүзләреннән аңлашылганча, рус мәдәниятендә хезмәт төшенчәсенә мәдхия җырланмый, хезмәткә карата фидакарьлек сизелми. "Рус халык әкиятләрендә могҗизага ышану да бик көчле. Рус әкиятләрендә еш кына мантыйк һәм аек акыл юк, нәкъ менә шуңа күрә рус әкиятләрен рациональ фикерле башка халыкларга аңлау кыен.

Ниһаять, рус милләтенең тагын бер мөһим сыйфаты хезмәт белән бәйле. Русларга тулы көченә җигелеп эшләү өчен бу эшнең ниндидер югары мәгънәгә ия булуы, аның асылында рус кешесе өчен әһәмиятле идея ятуы кирәк. Башка сүз белән әйткәндә, иҗади илһам кирәк. Бу характерга хас үзенчәлекләр арасында - беренче планда җәмәгатьчелеккә югары әхлакый хезмәт күрсәтү, бу рус зыялылары эшендә чагылыш таба. Ә капиталистик модернизациягә этәрүче сыйфатлар (прагматизм, индивидуализм, аек акыл булу) икенчел планда, алар әле берникадәр негатив та бәяләнә. Бу нисбәттән, мөгаен, Россиягә күбрәк СССР заманында омтылган капиталистик булмаган үсеш юлы туры киләдер. Рус характеры модернизация өчен тормоз булып тора дип тә әйтергә була. Модернизация гамәлләрнең эзлеклелеге, бер калыпка салынуы сорала, ә русларда ул юк", - дип сөйли Григорий Канарш.

Шулай да, ул тарихчы-көнчыгышны өйрәнүче Леонид Васильев, тарихчы-американист Ирина Супоницкая, социолог Николай Розов кебек вәкилләрнең фикере белән генә чикләнү дөрес түгел дип саный. "Ни дисәң дә, крестьяннарда эшмәкәрлек традицияләре яшәгән", - дип, лектор Америка эшкуарлыгы белән чагыштырды. "Рус эшмәкәрләрендә социаль юнәлеш көчле булган, бу еш кына православие тәэсире белән аңлатыла. Бер яктан, рус сәүдәгәрләре акчаны исраф итүе белән танылган, икенче яктан, бу кешеләр үзләрен мәдәният үсешенә бик күп акча сарыф итүче бөек меценатлар итеп күрсәткән. Рус һәм Америка эшмәкәрләрен чагыштырсак, руслар, һишиксез, чын күңелдән ярдәм итү, үз файдасын гына кайгыртмавы белән аерыла", - диде Канарш.

Татарларда башкалардан ким булмауга омтылыш бар

Татарларга килгәндә, Григорий Канарш татар менталитеты буенча белгеч булмавын әйтте, шулай да татарлар һәм төрекләрнең холык үзенчәлекләрен өйрәнүче хезмәттәшенең әйткән сүзләрен хәтерли.

"Татар этносының иң ачык сыйфатларыннан үз-үзләренә бәя бирү хисе, башкалардан ким булмауга омтылыш, коммерциягә хирыслык, сәүдә осталыгы, шул ук вакытта башка милләт вәкилләренә дустанә мөнәсәбәтне билгеләп үтәргә була. Татарлар, руслар кебек үк, һәрвакыт мәдәни диалог режимында яшәгән. Бу толерантлык хисе уята. Төрекләргә килгәндә, Әзербайҗан Фәннәр академиясеннән бер коллегам кызыклы материал җибәргән иде. Ул анда әзербайҗан, төрек һәм испаннарны чагыштыра. Аның әйтүенчә, төрекләр һәм әзербайҗаннарның уртак ата-бабалары төрек-сәлҗүкләр. Алар кайчандыр башта Кавказ аръягына килгән, аннары кече Азиягә юл тоткан. Аның әзербайҗаннар белән төрекләрне чагыштыруы кызыклы. Аның сүзләренчә, төрле яшәү рәвешләре нәтиҗәсендә, бөтенләй ике төрле менталитетлы халык этнослары барлыкка килгән. Бер яктан, бу ачык, киң күңелле әзербайҗаннар һәм хәрби холыклы төрекләр. Төрекләр холкына, беренче чиратта, сугышчан рух, гел яулап алуга омтылыш хас. "Великолепный век" фильмында да бу чагылыш таба бит. Испаннарда да һәрвакыт үз территорияләре өчен дәгъва кылып, сугышчан сыйфат тәрбияләнгән", - ди Григорий Канарш.

Галим сүзен йомгаклап, милли-психологик үзенчәлекләр модернизация процессларында мөһим роль уйнавы көн кебек ачык, диде.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев