Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Кыштан беренче хәбәр: машина тәгәрмәчен кайчан алыштырырга?

Ничек кенә булмасын, бу атнада инде урамда һава температурасы минус тамгасы белән.

Шоферларның күпчелеге инде кышның беренче сигналын кабул итте. Узган ялларда "Шиномонтаж" ишеге төпләренә зур чират тезелде. Тезелми ни, корбаннарсыз да булмады түгел бит. Чистай янында шәрә көпчәкле автобус юл кырыена төште. Бәхеткә, үлүчеләр юк. Шулай да Ходай сакланганны гына саклармын дигән.

Тимер ат хуҗаларының 80 %ы ноябрь бәйрәмнәренә кадәр кышкы тәгәрмәчләргә күчеп өлгерә. Ишеп-ишеп кар яумаса да, төнге суыклар, шуңа өстәп, карлы яңгыр шәрә көпчәк белән хәрәкәт итү өчен кыенлыклар тудыра.

Бер атна буе термометр баганасында +5...+7 градус температура сакланса, җәйге резинаны кышкысын алыштырырга вакыт, ди автоэкспертлар.

-"Әле кар ятмаган, шиплы тәгәрмәчләремне вакытыннан алда туздырмыйм" дип, икътисадый факторларга басым ясаган автомобиль хуҗаларына каршы чыгар идем. Үз тормышыгыз беренче урында булырга тиеш. Кышның бу беренче сигналы инде, тәгәрмәчләрне алыштырырга кирәклеге турында кисәтә. Табигать шаяруларын белеп булмый, кышкы тәгәрмәч белән, бер-ике яки өч атна коры асфальттан та җилдерергә мөмкинсез. Аның каравы, машинагыз өчен дә, сәламәтлегегез өчен дә күңелегез тыныч, - ди автоэскперт Антон Глухов "Эфир" хәбәрчесенә.

Ә менә эшчәнлеге һава торышы белән бәйле белгечләр башка фикердә. КФУның Метеорология һәм климатология кафедрасы укытучысы Тимур Әүхәдиев Мәскәү синоптикларының фаразларын өйрәнеп, татарстанлыларны көендерергә ашыкмый. Казанда төннәрен генә һава торышы "минус" тамгасы белән, ә көндезләрен стабиль төстә "плюс" тамгасы саклана.

-Югары һава басымы, Скандинавиядән килгән төньяк-көнбатыш агым безгә суык һава массасы алып килде-килүен. Әмма һава басымы югары булганда, явым-төшемнәр көтелми, - ди ул.

Димәк, шәһәр җирлекләрендә бозлавыкка әле иртәрәк дигән сүз. Быел октябрьнең беренче яртысы коры килде. Бүгенгә көндә явым-төшем нормадан ике тапкырга азрак төшкән.

Синоптикларның күп еллык тикшеренүләреннән чыгып, безнең климат зонасында, көндезләрен һава температурасы "плюс"тан "минус"ка октябрь ахырында гына төшә башлый. Шуңа күрә белгечләр Казан автомобильчеләренә "тимер ат"ларының "аяк киемен" 31 октябрьгә кадәр алыштырмаска киңәш итә.

Балтач районының Яңгул авылында яшәүче "халык синоптигы" Әмир Шәрәфиев сентябрь аенда "Татар-информ"га үз фаразын әйткән иде.

- 11 сентябрь көнне беренче кырау булды. Аннан соң ике атнадан беренче кар төшәргә тиеш. Нәкъ 13 көннән, кичә, 26 сентябрьдә, бездә беренче кар төште. Ярмага охшаш боз. Әмма без аны беренче кар дип исәплибез. Беренче кардан соң 6 атна узгач, кар ятарга тиеш. Бу ноябрь урталарына туры килә, - диде ул.

Әмма, гадәттә, җиргә ятканчы, кар бер явып, бер эреп, бозлавыклар ясап тинтерәтә. Шуңа күрә, чананы җәйдән әзерләп, машиналарны кышкыга киендереп кую хәерле.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев