Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Кышкы каникуллар башлана: кем күпме ял итәчәк?

Яңа ел бәйрәмнәрен зурлар да, балалар да зарыгып көтеп ала. Өлкәннәр эштән, көндәлек мәшәкатьләрдән бераз хәл алсалар, укучылар укудан башларын ял иттерә, әти-әниләре белән бергә күңел ача.

Кичә республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима Татарстанда мәктәп укучыларының кышкы каникулы 2017 елның 25 декабреннән 2018 елның 7 гыйнварына кадәр дәвам итәчәген әйтте.

- Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы барлык мәктәпләрдә кышкы каникулны 25 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр уздырырга кирәклеге турында күрсәтмә бирә. Ул ике атна дәвам итәчәк. Каникул чорында республиканың 31 районында 290 мәктәп яны лагере эше оештырылачак, - ди Лариса Сулима.

Шулай да, аның сүзләренә караганда, белем бирү учреждениеләрендә каникул ике-өч көнгә соңрак та башланырга мөмкин. Җитәкче: "Бу мәсьәлә мәктәпләр карамагында», - ди.

Бәлки, шуңадыр да, Казан укучылары районнарга караганда азрак ял итәчәк. Эш шунда ки, Казанның мәгариф идарәсе боерыгы нигезендә, башкала мәктәпләрендә каникуллар 29 декабрьдә башланачак. Һәм беренче уку көне 8 гыйнварда булачак. Дөрес, кыскартылган кышкы каникуллар урынына җитәкчеләр өстәмә ял көннәрен тәкъдим итә. Казан балалары өстәмә рәвештә 24 февральдә, 9-10 мартта һәм 30 апрельдә ял итәчәк.

Кышкы каникулларның кыскартылуы кайбер әти-әниләргә охшап бетмәгән, әлбәттә. Мәгариф идарәсенең карарын гамәлдән чыгаруны сорап, хәтта прокуратурага шикаять юллаучылар да бар.

Реклама

Ә эшләүче халык ничек ял итәчәк соң? Бу хакта Татарстанның Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.
Россия Хезмәт кодексы нигезендә, 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар - Яңа ел каникуллары, ә 7 гыйнвар - Раштуа бәйрәме эшләми торган бәйрәм көннәре булып санала.

2018 елда эшләми торган бәйрәм көннәре - 6 һәм 7 гыйнвар ял көннәренә, шимбә-якшәмбегә, туры килә. Шулай итеп, 6 гыйнвар ялы - 9 мартка, 7 гыйнварныкы - 2 майга күчерелә.
Шул рәвешле, биш көнлек эш атнасы буенча эшләүчеләр 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7 һәм 8 гыйнварда ял итәчәк.


Айгөл Хафизова, Әлмәт:
Улыбыз Артурның каникулы киләсе атнаның дүшәмбесе - 25 декабрьдән башлана. Бу атнада мәктәпләрдә Яңа ел бәйрәмнәре уза.

Гөлнур Абдуллина, өч бала әнисе:
Ике балабыз мәктәптә укый, кечкенәсе балалар бакчасына йөри. Укучы балаларыбызның каникуллары 29 декабрьдә башланачак, дип хәбәр иттеләр. Ә авылда яшәүче энемнәрнең кызлары ялга инде 25 декабрьдә үк туктый икән. Ялларны башка вакытка күчерсәләр дә, бәйрәмгә соңрак туктап, укуга иртәрәк чыгасы килми бит. Балаларыбызның да барлык кеше белән бергә ял итүләрен телибез.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев