Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“КУРСАБАШ”НЫҢ СӨТ АРИФМЕТИКАСЫ

Терлекчелек тармагында кышлату чоры дәвам итә. Салкын чорда да маллардан мул продукция җитештерү бурычы куела. Районның күпчелек хуҗалыкларында бу максатка ирешелә.

Җаваплылыгы чикләнгән “Курсабаш” җәмгыятендә, мәсәлән, тәүлегенә уртача 10,5 тонна сөт савалар һәм аны Казан комбинатына озаталар. Бу – бер сыерга 26,5 килограмм туры килә дигән сүз. Ягъни узган елның шушы чоры күрсәткече белән чагыштырганда 3 килограммга күбрәк. Моңа ничек ирешелә – шул хакта 10 елдан артык сыерлар савучы Рушания Вафина белән сөйләшәбез. “Бездә эш яхшы оештырылган. Җитәкчеләр кайгырта, азык сыйфатлы, техника ватылмый. Сыер ашатсаң сөт бирә ул. Тагын ни кирәк, барыбыз да тырыша, сөт шуңа арта”,– диде пардашы Айрат Камалов белән көндезге савымга килгән хезмәт ветераны. Исәбе әле эшен дәвам итү, чөнки артында торган кешеләр юк. “Мин төнге сәгать 3тә уянып, фермага китәм. Яшьләргә әнә шул ягы ошамый. Шуңа бер дә эшкә киләм дип тормыйлар”,– ди Рушания Вафина 139нчы санлы сыерның имчәкләренә саву аппаратын киертеп (фотода). “ДеЛаваль” җайланмасы әлеге санны сыерның муенындагы чипны “укып” таный һәм савылган сөтне граммына кадәр төгәллек белән исәпли дә.

 
Фото: Фәнил Мәүлетов
Фото: Фәнил Мәүлетов
 
Фото: Фәнил Мәүлетов
Фото: Фәнил Мәүлетов

Дисплейда 139нчы санлы сыерның көндезге савымда 9,4 литр сөт биргәнлеге күренде. “Монда арифметика бик гадел, җилендә дә калмый, су да куша алмыйсың. Саву барышын кабинетта компьютер мониторында дистанцион рәвештә күзәтергә мөмкин. Сөт үткәргечләр буенча 8 тонна сыйдырышлы танкка (өстәмә 5 тонналысы да бар) җыела һәм суыткыч ярдәмендә үзенең сыйфатын саклый”,– ди “ДеЛаваль” операторы Фазыл Корбангалиев. Компьютер быел 11 айда Раушания Вафинаның һәр сыердан 7218 килограмм сөт сауганын исәпләгән. Айрат Камаловның күрсәткече 7088 литр булган. Ә узган атнада беренче сменада эшләгән Рәзилә Әхмәтҗанова ел башыннан һәр сыердан 7345, Фердинанд Габдерахманов 6944 килограмм сөт сауган. Алмаш савымчы Мансур Нә­гыймов та 7 мең чигенә якынлашып килә.

 
Фото: Фәнил Мәүлетов
Фото: Фәнил Мәүлетов

Барысы да маллар алдындагы азык белән кызыксынып тора. Ашарга кертүне компьютеры үзендә булган миксер башкара. “Терлекләрне ашату да балансланган һәм оптималь­ләштерелгән: механик катнаштыргыч ярдәмендә алынган моноазык составына рапс түбе, патока кушыла. Сыерлар 6 төркемгә бүленгән. Әйтик, 2нче төркемдә беренче тапкыр бозаулаган 89 сыер бар, аларга иртәнге рационга 3,5 кило фураж, 14 кило силос, 7әр кило люцернадан һәм берьеллыклардан әзерләнгән сенаж, 1 кило салам, 40 грамм монокальций фосфаты кергән. Әйткәнемчә, түп, патока, тоз, акбур кушыла. Рацион 23-24 литр продукция алуга исәпләнгән. Моңа ирешелә“,– ди ферма мөдире Ил­һам Баһапов.

Кышлату өчен азык мул, җитәрлек күләмдә әзерләгән, бер шартлы терлеккә 51,1 центнер туры ки­лә. Ике кышлык сенажлары бар. Хуҗалык җитәкчесе Ирек Җиһаншин исә сөт артуның тагын бер сәбәбен саву режимының үзгәрүе белән аң­лат­ты. Көндезге савымнан соң сыер җи­­лененә 2-3 сәгатьтә генә сөт төшәргә өлгерми, шуңа күрә өченче савымда аларны “Делавальгә” кертү ки­ч­ке 8гә хәтле дәвам итә. Кыскасы, сөтчелек тармагындагы уңышлар көн­­­дәлек тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Кур­­сабашлыларның эше тоткарсыз барсын, ә сыерлар сөтләрен кызганмасын.

 

Автор фотосы.

Фәнил Мәүлетов.

Чыганак: https://zen.yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев