Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Куркыныч диагноз куйганда, аңа 18 яшь була. Бүген аңа 40 һәм ул яшәргә тели

«Наталья, безнең клиника сезгә эвтаназия ясарга риза» дигән сүзләрне укыгач, Улан-Удэда яшәүче 18 яшьлек Андрей Антонов, хатның кемгә җибәрелгәнен шунда ук аңлый. Компьютер почтасындагы хатны Швейцария сырхауханәсе әнисе Натальяга җибәргән.

– Бу нәрсә инде? – дип Андрей күрше бүлмәдә хәрәкәтсез яткан әнисе янына йөгереп керә.
 
Әнисе аңа башка мәшәкатьләр китерергә теләмәвен тыныч кына аңлатып бирә. Наталья ике дистә елга якын инвалид арбасыннан тора алмыйча мигопатия (мускулларның зарарлануы) чиреннән интегә. Еллар үткән саен аның хәле начарлана гына бара. Һәм хатын-кыз үз теләге белән гомерен өзәргә уйлаган.
 
Чир көтмәгәндә килеп чыккан
 
Наталья хәзер дә чибәрлеген югалтмаган. Заманында авылдашлары төз гәүдәле блондинканы хәтта Мэрилин Монро белән чагыштырганнар. Ул Катангск районының төньяктагы бистәләренең берсендә, гадәти гаиләдә үсә. Аның киләчәгенә бәхет юлы ачылган кебек...
 
– Көтмәгәндә генә миңа йөгерү, хәтта баскычтан күтәрелү авырайды, – дип искә ала Наталья. – Аякларым тыңламый башлады!
 
Кыздагы үзгәрешләрне туганнары да сизеп ала. Башта узып китәр әле дип уйлап тынычланалар. Ләкин, хәлнең яхшыга бармаганын аңлагач, тикшеренүләр узар өчен Иркутскига юл тоталар. Сырхауханәдә Натальяга куркыныч Эрба миопатиясе диагнозы куялар. Аны заман медицинасы дәвалый алмый икән.
 
– 40 яшемдә яшелчәгә әйләнәчәкмен, табибларның сүзләренең мәгънәсе шулайрак иде. – Мин коточкыч хәбәрдән шок хәлендә калдым, – дип сөйли себер хатыны.
 
Куркыныч диагноз куйганда, аңа 18 яшь була. Әмма кыз киләчәктә барысы да яхшы якка үзгәрер дигән өметен өзми. Гадәти тормышта яшәп, кияүгә чыгарга, бала тудырырга карар кыла. Нәтиҗәдә, кияүгә чыга, 24 яшендә сәламәт бала таба. Ләкин... Еллар узган саен табибларның фаразлары чынга аша башлый. Натальяга атлап йөрү дә көннән-көн авырая. Кайчагында ул бүлмә эчендә дә стеналарга тотынып кына йөри башлый.
 
Инвалид арбасы һәм өметсезлек
 
– Бала тугачтын хәлем яхшы якка үзгәрмәде, – дип таный Наталья. – Утыз яшемдә инде инвалид коляскасыннан башка хәрәкәтләнә алмый башладым. Бу вакытта без яшәргә Бурятиягә күчтек, ирем белән аерылыштык. Андрейны үстерергә әти булышты. Соңгы 11 елда фатирдан урамга чыкканым юк...
 
Ә өч ел элек Натальяда аякка басырга өмет туган. Ул үзенеке кебек авыруларны Кытайда дәвалаганнарын телевизордан күргән. Хатын-кыз әлеге клиниканы интернет аша эзләп табып, хат юллый. Аңа сезгә булыша алабыз дигән җавап килә. Натальяга улы белән Кытайга барырга дуслары, танышлары акча җыя.
 
– Кытай табиблары миндә чирнең бик сирәк очрый торган формасы булуы турында әйттеләр. Организмымның сиал кислотасы эшләмәгәнен ачыкладылар, – дип дәвам итә Наталья. – Әгәр дә аны ясалма юл белән туктатсаң, чирдән дә котылырга мөмкин икән. Моның өчен Америка БАДларын эчәргә киңәш иттеләр. Аны АКШтан кайтартырга туры килде.
 
Ләкин алар аңа ярдәм итми, Наталья да бирешергә теләми. Дөньяда аныкы кебек чир белән ике меңгә якын кешенең интеккәнен ачыклый. Ә Америкада миопатияне өйрәнүче махсус институт та бар икән. Андагы галимнәр организмда ничек итеп сиал кислотасын булдыру җаена төшенгәннәр һәм тычканнарда уңышлы гына тәҗрибәләр уздырганнар. Наталья шунда ук институтка хат юллый һәм аны анда беренчеләрдән булып пациент итеп алалар. Натальяга үзен озатучы белән бергә юлга акча табасы һәм почта аша Америка лабораториясенә анализлар өчен канын җибәрәсе генә кала.
 
– АКШка бездән биологик материалларны җибәрергә ярамый икән, – дип сөйли ул. – Шуннан соң тикшеренүләргә эләкмәсәм – киләчәгемә өмет юклыгын аңладым.
 
Күңеле төшкән Наталья эвтаназия турында уйлый башлый. Хатын-кыз чит ил кешеләренә шундый ярдәмне Швейцариядә күрсәтүләре хакында белә һәм аларга хат җибәрә. Тиздән аңа нинди шартларны үтәргә кирәклеге күрсәтелгән җавап хаты килә. Себер хатынының сүзләренчә, күрсәтелгән шартларны үтәр өчен ярты миллион сум акча кирәк. Нәкъ менә шушы хатны аның улы күргән.
 
– Андрей миңа бу адымны ясатмаячагын әйтте. Аның белән сөйләшкәннән соң үлемгә түгел, тормышым өчен акча җыярга килештек, – ди ул.
 
Натальяның язмышы хакында федераль канал да күрсәткән. Хәзер аңа илнең төрле почмакларыннан бирешмәвен теләп язган хатлар килә. Битараф булмаган кешеләр, социаль челтәр аша, Натальяга Америкага барыр өчен акча салалар.
 
– Безгә хәзер биш мең генә җитми, – ди ул әңгәмә азагында. – Мин булышучыларга рәхмәтле. Мин яшәячәкмен!
 
P.S. Шул ук вакытта Русиядә законсыз эвтаназия ясаучылар артканнан-арта.
 
«Комсомольская правда».
 
 
 

Фото: https://thaoless.ru

---
Татарстан яшьләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев