Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Куркыныч табигать күренешләре саны буенча Башкортстанда рекорд куелган

Җил-давыл, башкала урамнарында гөрләп аккан елгага әверелдергән аномаль көчле яңгырлар - болар барысы да глобаль җылыту күренешенең нәтиҗәсе. (Казан, 31 октябрь, "Татар-информ"). Җил-давыл, Башкортстан башкаласы урамнарында гөрләп аккан елгага әверелдергән аномаль көчле яңгырлар - болар барысы да глобаль җылыту күренешенең нәтиҗәсе. Бу хакта "Башинформ" җиткерә. 2016 ел эчендә генә дә...

Куркыныч табигать күренешләре саны буенча Башкортстанда рекорд куелган

Җил-давыл, башкала урамнарында гөрләп аккан елгага әверелдергән аномаль көчле яңгырлар - болар барысы да глобаль җылыту күренешенең нәтиҗәсе.

(Казан, 31 октябрь, "Татар-информ"). Җил-давыл, Башкортстан башкаласы урамнарында гөрләп аккан елгага әверелдергән аномаль көчле яңгырлар - болар барысы да глобаль җылыту күренешенең нәтиҗәсе. Бу хакта "Башинформ" җиткерә.

2016 ел эчендә генә дә Башкортстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе синоптиклары күзәтүе буенча, республикада 43 куркыныч табигать күренеше күзәтелгән. Бу - көчле җилләр, яңгырлар, атмосферада һәм туфрактагы корылык һәм башкалар... Соңгы 30 ел эчендә бу сан буенча иң күбе.

"2017 елда бу тенденция дәвам итә, әмма алар берәмтекләп кенә була. Мәсәлән, карлы кыш, рекордлы дымлы июнь. Мондый күренеш 35 ел дәвамында күзәтелмәде", - дип сөйләгән "Башинформ" агентлыгына Башкортстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеофаразлау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Заһитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев