Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Кулында җан биргән әнисенең соңгы сүзләре йөрәген чәнчеде…"

Әни бит барысын да балага яхшы булсын дип эшләде. Көнне-төнгә ялгады, хезмәт куйды, акча тапты, газизенең бөтен таләпләрен үтәде, беркемгә дә кызыгып карамасын, дип тырышты…

Тик иң изге хискә рәхмәтле булырга гына өйрәтмәде. Аның йокысыз төннәрен, эш белән үткән көннәрен, бала белмәде дә, сизмәде дә. Ул үз дигәненә кеше тырышлыгы белән ирешә торган, үз көен генә кайгыртучы, үз ихтыяҗларын бар нәрсәдән өстен куючы булып үсеп җитте… Бала үсте, әни сүзе җитеп бетмәде…
"Күгәрченнең тәпиеннән тотып,
Йөгереп йөри малай урамда.
Нишләп йөри, нишләп алай итә?
…Ә малайның гаме юк анда.
Баштүбәнтен тотып күгәрченне
Бик озаклап урам буйлады.
Күгәрченкәй үлгән. Гәүдә суык.
Гаебе юк - малай… уйнады.
Каләмдәшебез, танылган журналист, ша­гыйрь Амур Фәләхнең җанны тетрәндерердәй бу шигъри юлларына аңлатма кирәк тә түгел, бары малай үскән, акылы үсмәгән, күңелендә шәфкать бөреләнмәгән - әни сүзе җитеп бетмәгән, диясе генә кала.
Ялгыз гына гомер кичерүче карт ана үзенә көнлеклек кенә калдырып, акчасын шәһәрдәге кызына җибәреп бара. Җиңел акчага, үз таләпләрен югары куярга өйрәнгән кызы, көннәрдән бер көнне авылга кайтып, әнисенең өен сатып, әбинең ризалыгын да сорамыйча, үз яннарына яшәргә алып китте. Тик үз нигезен үлеп сагынган, кызының каты күңелле, мәрхәмәтсез булуына борчылган, тәрбиядә киткән ялгышларын соңлап кына аңлаган әни кеше генә озак яши алмады. Үзенең кулында җан биргән әнисенең: "Балаларыңны рәхмәтле, мәрхәмәтле булырга өйрәт! Үкенерлек булмасын, балам…" - дигән соңгы сүзләре белән бергә учларына тамган кайнар күз яшьләре кызның йөрәген чәнчеде… Их, әни!..
"Синең тормышың мул булырга тиеш! Теләгәнеңне киясең, ашыйсың килә икән, диңгез буйларын күңелең тели икән, бай кеше эзлә! Ялгызмы ул, гаиләлеме үзеңнеке ит! Син үз максатыңа төрле юллар белән ирешергә тиеш!" - дип хәер-фатихасын биргән әнинең кызы бүген өченче тапкыр кияүгә чыга… Әни сүзе үтемле шул ул…
Бакчага йөргәндә үк: "Үз әйбереңне кешегә тоттырма, сиңа сугалар икән, аңа да сук!" - диеп киңәшләрен биреп торган әнинең бүген улы юк кына нәрсә өчен сугышып төрмәдә утыра икән, ни әйтәсең?! Әни сүзе…
Без, әниләр, баланы тәрбия кылабыз дибез. Юк, без тәрбия генә кылмыйбыз, без газизебезнең күңелен иҗат итәбез, чигәбез, бизәклибез. Бу күңел матур, якты, бай аланны хәтерләтергә тиеш. Бу күңел әнигә, әтигә генә түгел башкаларга да яктылык, сөенеч, шатлык кына өләшергә тиеш! Кайгы-хәсрәт, күз яшьләре түгел!
Нигә әле, кайнана кеше килененең дорфалыгыннан, санга сукмавыннан газап чигәргә, чит-ятлар алдында киленнең үз-үзен тотышыннан гарьләнергә, "Әни" дип эндәшмәвеннән өзгәләнергә тиеш?! Бу очракта кызга әни тәрбиясе, әни сүзе җитмәгәне ап-ачык бит. "Иреңә баш биреп ята күрмә, иреңнең анасын муеныңа атландырма, сак бул!" - дигән тәрбиядә кара чигү җебе кулланучылар юкмы әллә?! Бар шул, кызганычка каршы. Хәер, бу очракта хәлне шул ук әни сүзе (ирнең әнисе) төзәтә ала. Бу урында яраткан шагыйрәбез, ярты гасыр гомерен тәрбиягә багышлаган Клара апа Булатованың кайнанасы Маһинур турындагы язмасын китерү урынлы булыр: "Инәй киленнәре турында һәрвакыт, һәркайда гел уңай яктан сөйләде, тормышының кайбер кытыршы якларын "күрми" дә яши белде, ә кирәк чакта кайбер нәрсәне күтәреп-үстереп тә җибәрә белә иде…
Инде яшьрәкләрнең кайберсе кайнеш, кайнана дигән кешеләрдән җиксенү-мазар сиздерә калса, инәй: "Бер кияү дә инкубаторда үсмәгән, аналар табып үстергән бит аларны да!" - дип аңлатып җибәрә. Картлар йортында булганнарны уйлап өзгәләнә иде…
…Дөрес, бик киеренке чорда яшибез. Сәгатькә-минутка бүленгән эш көне, сәгать шылтыравы белән өзелгән таң йокылары, планнар, отчетлар белән тулган баш авыртулары, вакытында ашамау нәтиҗәсендә эчке авырулар, тәгәрмәч өстендә дистәләрчә чакрымнарга текелдәп эшкә йөрүләр - болар барсы да кешенең психикасын талкый, нерв­ыларны теткәли торгандыр! Әмма нәкъ шуларны оныттыра, бушата, җанны ял иттерә торган - өй җылысы тулы, шифалы булсын өчен "Бәхет башы - җәмәгать" икәнлеген искәртеп-төшендереп, гаилә нигезен тотып-саклап яши белүче инәйләр кирәк икән!"
Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев