Саба ТВ

"Кулсыз, күзсез һәм хатынсыз калдым"

Мамадыш районының Түбән Яке авылында гомер итүче Мәгъсүмҗан Дәүләтшинга күп михнәтләр күрергә туры килә. Яшьлегендә башта кулсыз, аннан соң күзсез кала. Сәламәт­легенә зыян килгәч, хатыны да ташлап китә. Ике баласын югалта, әмма үҗәтләнеп барыбер яшәргә тырыша.

Ә бит аның балачак еллары да бик авыр була. Әтиләре Мө­хәм­мәтҗан абыйны сугышка алганда аңа нибары 8 яшь тулып кала. Өйдә тагын 5 яшьлек һәм яңа гына туган энеләре дә була. Әнә шуңа да Мәгъсүмҗанны зур кеше итеп кабул итәләр. Шулай итеп ул балачагын күрми кала. Сигез яшендә көтү көтә башлый. Кышын исә, үгез җигеп, колхозда эшли.


“Ул еллардагы авырлыкны искә алсам, күзләр яшьләнә. Хә­зерге балаларга карыйм да сөенәм. Алар – бәхетле. Ә без исә яшәр өчен көрәштек. Ачлы-туклы вакытлар күп булды. Кайчак ашарга булмагач, йокларга тырыша идек. Аллага шөкер, түзә алдык. Озакламый 85 яшемне тутырам бит инде”, – ди ул.


Мәгъсүмҗан абыйны 1952 ел­да армиягә алалар. Өч ел да җиде аен тутырып кайткач, бәхет эзләп читкә чыгып китә ул. Бәхет дигәне генә күренми. Берсендә 11 көн тайгада адашып йөри. Эчәр суы, ашар ризыгы булмаса да, могҗиза белән исән кала. Исән калуны туган якка кайтырга кирәк дип кабул итә һәм тагын юлга кузгала. Әнисенең күрше­ләрдә яшәгән чагы. Егет кайту бе­лән йорт салып чыга. Армиядә хезмәт иткән урынында танышкан Минзадәне килен итеп тө­шерәләр. Бер-бер артлы ике балалары туа. Тик бәхетле тормышлары озакка бармый. Мәгъсүм­җан абый бер күзен югалта, бер ел да үтми, кулында гангрена баш­ланып, аны терсәктән ки­сәләр. Авыру ир белән торасы килмичә, ике баласын ияртеп, хатыны ташлап чыгып китә. Кызлары Рәйсәнең гомере озын булмый, ул кечкенә вакытта вафат була.


Ялгызы яшисе килми аның. Күрше Түбән Сөн авылыннан кияүгә килгән Рәшидә апа белән дүрт балага тормыш бүләк итә­ләр. Өч уллары, ә аннан соң көт­тереп кенә кызлары Алсу дөнья­га килә. Бәхетле тормыш 25 елга сузыла. Ә көннәрнең берендә Рәшидә апа, авырып китеп, мәңгелеккә күзләрен йома. Ул чакта уллары барысы да читтә, яннарында мәктәптә укучы кызлары Алсу гына була. Әнисе вафатын кыз бик авыр кичерә. Озак та тормый, фаҗигале төстә вафат була. Ул көнне әтисе өйдә булмый. Яккан мичне томалап куялар. Йокларга яткач, ис тиюдән җан бирә ул.


Мәгъсүмҗан абыйның беренче никахтан туган улы Фәрит тә фаҗигале төстә үлеп китә. Авыр хәсрәтләрне күтәрү бер дә җиңел булмый. Биш ел ялгыз яшәгәннән соң, аңа Арча районында яшәүче Гайшә исемле хатынны кияүгә димлиләр. Озак та үтми, алар кавыша. Аларның бергә яши башлавына да 25 ел тула икән инде. Гайшә апа төшкән җирендә таш була. “Аның чисталыгына шаккаттык. Урын-җир­ләр­не матур итеп юып элеп куя. Авыл халкына да тиз ияләште. Һәркем белән уртак тел тапты. Без инде хәзер Гайшә апаны үзебезнеке итеп саныйбыз”, – ди күршеләре. Мәгъсүмҗан абый исә бөтен эшне үзе башкарырга өйрәнеп беткән. Кулсыз калганына 61 ел икән. Әмма шушы гомер эчендә бер генә эшен дә кешегә эшләтмәгән. Бакча эше булса да, печән чабарга, утын ярырга ки­рәксә дә – барысын да үзе башкара икән. Әле башкаларга да ярдәм итәргә өлгерә.


“Күп авырлыклар күрдем. Югалтуларым да булды. Әмма Ходай биргән гомерне яшисең икән. Язмышымнан зарланмыйм. Балаларым кайтып хәлебезне белә, янәшәмдә хатыным бар. Әкренләп картаябыз инде, – ди ул. – Әле дә кырга чыгып китеп йөреп кайтам. Шулай итеп тынычланып калам. Күңелем тулган чакларда элек тә җырлый идем, хәзер дә көй сузам. Шул яшәтте мине”.

 

Гөлгенә Шиһапова

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 123, 30.08.2018/)

 

 

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: