Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Кукмарага шәһәр статусы бирелә?

Россия Дәүләт Думасында Космонавтика көнен - 12 апрельне ял көне итү тәкъдиме булган. Бу хакта Дәүләт Думасының Физик культура, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре буенча комитет башлыгы Михаил Дегтярев (ЛДПР) фракция исеменнән пленар утырышта чыгыш ясаганда җиткергән, дип хәбәр итә "Татар-информ" "Российская газета"га сылтама белән.

"Космонавтика көне милли бәйрәм, безнең интеллектның җиңү символы булырга тиеш, - дип белдергән парламент әгъзасы. Моннан тыш, ул бу көнне яшьләргә космик җиңүләр турында фильмнарны бушлай күрсәтү, космоска багышланган күргәзмәләргә түләүсез кертү мөмкинлеген булдыруны да тәкъдим иткән.

Искәртеп үтик, бәйрәм 1962 елның 9 апрелендә, дөньяда беренче тапкыр кешенең галәмгә очу хөрмәтенә билгеләнгән. Әмма бүгенгә кадәр ул ял көне итеп билгеләнмәгән.

Михаил Дегтярев сүзләренчә, 1961 елның 12 апреле - масштаблы вакыйга һәм Юрий Гагарин белән Сергей Королев исемнәре мең, 10 мең елдан соң да онытылмаячак.

"Бу кешелек тарихындагы чик", - дип йомгаклаган чыгышын депутат.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев