Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Кукмарада әниләргә "Ана капиталы" сертификатлары тапшырылды

Дәүләт сертификатына биш хатын-кыз ия булды.

Әниләр көне алдыннан Район Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Марсель Төхбәтуллин икенче баласын тапкан хатын-кызларга тантаналы рәвештә "Ана капиталы" сертификатлары тапшырды, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Дәүләт сертификатына Гөлчәчәк Баһманова, Ольга Баязитова, Венера Галимова, Марина Жукова, Ирина Ишмурзиналар ия булды.

Идарә җитәкчесе бәхетле әниләрне тәбрикләп, әлеге акчаларны торак шартларын яхшыртуга, баланың белем алуына тотарга, шулай ук әниләрнең пенсиясенең тупланма өлешенә юнәлдерергә мөмкинлеген әйтеп үтте.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/28/153181/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев