Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Кукмарада җинаять кылган үсмернең үги әтисе белән тагын биш кешене тоткарлаганнар

Тоткарланучыларның барысы да террорлык акты ясарга маташуда шикләнелә.

(Казан, 2 ноябрь, Татар-информ», Полина Шевчук). Кукмарада җинаять кылган үсмернең үги әтисе белән бергә тагын биш кешене тоткарлаганнар. Бу хакта «Татар-информ»га тикшерү өлкәсенә якын булган үз чыганагы сөйләде.

Чыганак мәгълүматлары буенча, тоткарланучыларның бер өлеше 1999 елда газүткәргеч шартлатуда катнашучылар булган, шуның өчен Марат Җамалиев 14 елга хөкем ителгән.

Барлык тоткарланучылар террорчылык актына һәм терактка омтылуда шикләнелә, дип хәбәр ителә.

Элегрәк «Татар-информ» Кукмарада 16 яшьлек үсмернең полиция бүлегенә ут төртергә маташуын, полицейскийларга һөҗүм иткән вакытта үтерелгәнлеген хәбәр иткән иде.

Бу хәлдән соң үсмернең үги әтисе Марат Җамалиев тоткарланган, ә соңыннан кулга алынган. Ир-ат элек газүткәргечне шартлаткан өчен хөкем ителгән булган. Җинаятьче үсмернең үги әтисе белән бергә элек газүткәргечне шартлату турындагы эш буенча узган һәм соңгы вакытта Җамалиев кафесында эшләгән тагын бер ир-атны тоткарлаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев