Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Кукмара районында коронавирус белән авыручылар саны арта

Бүгенге көндә инде дүрт кеше авырый.

Кукмара районында коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны арта. Бүгенге көнгә әлеге вирус районның дүрт кешесендә ачыкланды. Бу турыда район үзәк дәваханәсенең баш табиб урынбасары Руслан Димитриев хәбәр итте.

«Бүгенге көндә районның дүрт кешесенең коронавирус инфекциясе йоктыруы ачыкланды. Алар 40-49 яшьтә. Өчесе – районның авыл җирлегендә, берсе Кукмарада яшәүче. Өчесе вахта белән эшләүчеләр, алар өйләрендә дәвалана. Ә бер кеше Казанга җибәрелде», - диде Руслан Димитриев.

Шулай ук ул 1 марттан медицина күзәтүе астында 300дән артык кеше булуны да билгеләп үтте. Бүгенге көндә карантинда 149 кеше.

 

Татарстанда коронавируска каршы көрәш буенча оперштаб мәгълүматларына караганда, бүген республикада Covid-19 белән зарарлануның 57 яңа очрагы теркәлгән.

фото: «Татар-информ»

 

http://kukmor-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев