Саба ТВ

Кукмара районында 7 кеше могҗиза белән үлемнән котылган (ФОТО)

Кукмара районының Югары Шөн авылында агач йорт янган. Могҗиза белән генә янгынның корбаннары юк. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, хуҗабикә төнлә янгын турында кисәтү җайланмасы тавышын ишетеп, барысын да уятып өлгерә.

Янгын вакытында йортта җиде кеше йоклап яткан була. Бу өч баласы булган ир белән хатын һәм әби-бабалары.
 
Веранданың төтенгә күмелүен күреп, хатын-кыз гаиләсе белән урамга чыгып котылырга өлгерә. Ләкин йортны саклап кала алмыйлар.
 
Янгын сүндерүчеләргә ут белән көрәшү өчен 20 минут вакыт кирәк була. Нәтиҗәдә, йорт һәм күрше корылмалар юкка чыга.
 
 
 
 
 
 
Фото: МЧС РТ
 
 
 
 

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: