Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Кукмара итекләрен Көнбатышка кертергә теләде, Канадага кадәр барып җитте..." — Кукмара киез комбинатының мәрхүм директоры Шамил Әхмәтшин абруйлы кеше буларак истә калачак

Кичә, 3 июль көнне, Кукмара итек фабрикасы директоры Шамил Әхмәтшин вафат булды. Аның белән иңгә-иң куеп эшләүчеләр фабриканың элеккеге директоры хакында бары җылы сүзләр генә җиткерә. Аны кешелекле, тырыш, гадел итеп бәяли...


Кукмара киез итек-киез комбинатында итекләр генә түгел, өйдә йөри торган башмаклар, ботинкалар - тагын әллә ниләр ясыйлар. Мондый зур оешманы җитәкләү, 700 дән артык кешене эш һәм лаеклы хезмәт хакы белән тәэмин итү һәркемнең дә кулыннан килә торган эш түгел. Андый оешмаларны Шамил Михәйдәр улы Әхмәтшин кебек тырыш, җитеш, яңалыкка омтылучы кешеләр генә әйдәп бара аладыр. Кызганыч, кичә, 3 июль көнне Шамил әфәнде 63 яшендә арабыздан китеп барды. 1988 елдан алып Кукмара киез итекләр фабрикасын җитәкләгән бу шәхесне республикада гына түгел, Россиядә дә яхшы беләләр.


"Канадага кадәр барып җитте"


Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы идарә рәисе Шамил Агеев адашының вафат булуын бездән генә ишетүен белдерде.


-Сез миңа бик күңелсез хәбәр җиткердегез әле. Бик көчле, кешелекле, "толковый" кеше иде. Аның оештыру сәләте бик көчле иде. Бик кызганыч. Шамил Әхмәтшин бөтен җиргә өлгерергә, катнашырга тырышты. Бөтен яңалыклар белән танышып барды. "Казан киез фабрикасы" ябылды, ә Шамил үзләрендәге комбинатны саклап кала алды. Көнбатышка чыгарга омтылды. Германия, Финляндиягә Кукмара итекләрен кертергә теләде, Канадага кадәр барып җитте. Шамил Әхмәтшин белән бик тыгыз элемтәдә булдык, дип әйтә алмыйм. Әмма аның ышанычлы кеше икәнен яхшы беләм.


"Шамил Михәйдар улы тумыштан инженер иде"


Кукмара районының элеккеге башлыгы, Казан Дәүләт архитектура-төзелеш университеты профессоры Мөхәммәт Гатиятуллин Шамил Әхмәтшинны бик ярдәмчел, башкаларга һәрвакыт булышырга омтылучы буларак истә калдырган. Балалар өчен ял итү лагерен төзегәндә ярдәм итүе, күпме кешене эш белән тәэмин итәрдәй оешма җитәкләве һәм хезмәткәрләренә ярдәм кулы сузуы шуны раслый.


-Без Шамилне, демократия дип йөргән чорда, комбинатның директоры итеп сайлап куйдык. Ул аңа кадәр дә оешмада өлкән инженер булып эшләде. Әлбәттә, ул бик җиңел вакытлар түгел иде. Киез итек басу хәзер дә иң авыр, иң пычрак, кеше сәламәтлегенә иң зур зыян сала торган хезмәтләрнең берсе. Шамил Михәйдәр улы тумыштан инженерлык сыйфатларына ия иде. Җитәкче булып эшли башлауга, комбинатны газ белән эшләү системасына күчерде. Беренчедән, бу Кукмара өчен файдалы булса, икенчедән, итек басу эшен бик җиңеләйтте. Аңа кадәр комбинат ташкүмер ягып эшли һәм Кукмара бистәсе өстенә 600 кг корым чыгара иде.


Үзгәртеп кору чорында кул көче сораган эшләр югалып калды. Шамил Минхәйдәр улы бөтен Россия буенча йөреп, иң яхшы алымнарны эзләп, табып, комбинатында мактанмыйча, кычкырмыйча бик күп үзгәртеп корулар ясады. Шул рәвешле, итек басуның авырлыгын күпкә киметте.


Комбинатта бик күп кеше эшли. Бу бюджет өчен дә зур "плюс" дигән сүз. Хәтерем ялгышмаса, алар 1 млн 400 пар итек басуга җиткәннәр иде.


Минемчә, "Кукмара киез итек-киез комбинатында" - мондый оешмалар арасында куәте буенча да, сыйфаты буенча да бердәнбер сакланып калган комбинаттыр. Шамилнең яңалыкка омтылышы - итек чыгарып кына калмыйча, бик күп төрле киез аяк киемнәре ясауга китерде. Шул рәвешле ул Кукмараны зурлап, бөтенесенә күрсәтә алырдай оешма булдырды.


"Ул бик саллы, көчле, абруйлы җитәкче иде"


Татарстан Дәүләт Советы депутаты, 2006-2014 елларда Кукмара районы җитәкчесе Рауил Рахматуллин Шамил Әхмәтшиннны Кукмараның иң булган егетләренең берсе, дип саный.

-Шамилнең гомеренең күп өлеше итек комбинаты белән бәйләнгән. Ул оешманы бик авыр хәлдә, кризис елларында кабул итте. Җиһазлары да шактый ук искергән иде. Шуңа да карамастан, ул продукциянең төрлелеген арттыру, сыйфатын үстерү буенча эшләде. Елга алар миллион пардан артык итек бастырды һәм халык өчен кирәк булган башка продукцияне дә җитештерде.

Реклама

"Кукмара киез итек-киез комбинаты" районның иң күп салым базасын түләде. Эшчеләр саны да киметелмәде. Монда Шамил Әхмәтшинның көчле җитәкче булуы ачыкланды. Ул бик саллы, абруйлы җитәкче, яхшы, миһербанлы кеше иде.


Авыр елларда да авыл җирлегендә Россиягә танылырлык бренд булдыра алуы Шамилнең үҗәт булуыннан, куелган бурычны үтәр өчен көчен, сәламәтлеген, вакытын кызганмаудан киләдер.


"Кукмара киез итек-киез комбинаты" җитештергән продукция чит илләр өчен дә үрнәк булырлык. Авыр елларда да Шамил аны япмады, чимал табу буенча эшләде, халык белән аралашты. Хәзер Татарстанда сарыгы да калмады бит аның. Чыгымлы булса да, фабрика директоры йонны Казахстаннан, Урта Азиядән кайтарта иде.


Районны төзекләндерүдә дә зур өлеш кертте ул. Ятимнәргә, авыр хәлдә калучыларга даими булышуы - аның миһербанлы кеше булуын күрсәтә.

Скончался директор Кукморского валяльно-войлочного комбината


Шамил Әхмәтшинның вафат булуы район өчен, республика өчен, хәтта Россия өчен дә зур югалту. Чөнки аның фабрикасы илдә иң эре фабрикаларның берсе иде. Авыр туфрагы җиңел булсын!


"Россиянең брендын саклаган кеше ул"


Кукмараның "Хыял" кием фабрикасы директоры Рафаэль Голов та Шамил Әхмәтшинны бары яхшы яктан гына искә ала.


-Шамил чып-чын ир-ат - кулы эшкә оста, башлы, барысын да булдыра торган кеше иде. Ул җитәкләгән комбинат Кукмараныкы гына түгел, ә бөтен Россия бренды иде. Киез итек - Россия бренды ул. Итекләрне башка бер җирдә дә чыгармыйлар. Шамил шул брендны саклап калды.


Бик ярдәмчел иде. Кукмарада яшәүче теләсә кемнән сорасагыз да, аның һәр кешегә булышуын әйтәчәкләр. Бу безнең өчен зур югалту...


P.S. "Кукмара киез итек-киез комбинаты"на 1879 елда нигез салына. Хәзерге вакытта ул киез итек җитештерү буенча илдәге иң зур предприятиеләрнең берсе санала.


Әхмәтшин Шамил Михәйдәр улы 1954 елның 18 апрелендә Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш авылында туган. Казан авиация институтында электрон прибор төзүче белгечлеге алган. 1988 елда Кукмара киез итек комбинатына җитәкче итеп билгеләнгән.


Ике улы һәм кызы бар.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев