Саба ТВ

"Куелган диагнозны (акчалар түли-түли) кире алуларын тели, әмма..."

Безнең илдә яшәве кызык та, кызганыч та дигәндәй, көн туса әллә ниләр ишетергә, күрергә туры килә. Депутатлар – аерым бер дөнья. Думага сәер-сәер карарлар килеп керә, тикшерелә, кабул ителә яки кире борыла.

Шундый сәер тәкъдимнәрнең берсен Ленинград өлкәсеннән Владимир Петров исемле депутат җиткергән иде. Имеш, өйләнергә җыенучы парлар башта психиатрга күренергә, тикшеренергә тиеш. Юктан гына чыкмаган бит инде бу сүз, димәк, тормышка ашуы да бар.
 
Безнең илдә халык тоташ борчылып, нерваланып, стресс халәтендә яши бит. Соңгы вакытта чирле туучы балалар саны артуы да, үлүчеләр саны буенча беренче бишлеккә керүебез дә, үз-үзләренә кул салучы балалар, яшьләр күплеге дә шул стрессларга, чарасызлыкка бәйле. Әгәр бездәге яшьләрнең барысын да психиатрлар җентекләп тикшерсә, “сират күпере”н күбесе үтә алмыйча, исәпкә алыначак дип уйлыйм.
 
Әтисе яки әнисе асылынып үлгән кешеләрне милициягә эшкә алмау турында закон бар иде. Мин яхшы белгән гаиләдә ата кеше асылынып үлде. Озак та үтмәде, милициядә (ул чакта шулай атала иде) участковый булып эшләүче олы улы асылынып үлде, ә кече малайлары участковый булып шул вакыйгалардан соң пенсиягә киткәнче эшләде – сүз әйтүче булмады. Бездә бит закон гади эшче, колхозчы, аларның балалары өчен генә катгый үтәтелә. Мин чәчләр үрә торырлык әллә нинди мисаллар китерә алам. Боларның күбесен халык белсә дә, язарга ярамый. Безнең илдә теләсә-кемгә мизгел эчендә җүләр дигән ярлыкны мәңгелеккә сугып куярга мөмкиннәр. Мондый галәмәтнең совет заманында ук киң кулланылуы беркемгә дә сер түгел. Илдәге хәлләргә аек карап, дөрес фикерне кычкырып әйткән яки матбугатка язып чыккан өчен җүләрләр йортына эләккәннәр азмыни? Милкенә, торагына ия булу өчен үз туганнарын, хәтта әти-әниләрен “сары йорт”ка китереп тыгучылар турында әйтмим дә инде. Кеше анда өч кенә көн ятса да, кара тамга белән чыга.
 
Шунысын да әйтергә кирәк, әгәр чын-чынлап яхшы тикшерү уздырсалар, психиатрия больницасында ятучыларның күбесе гади невролог пациентлары икәне ачыкланыр иде. Бездә юкка гына психиатрга күренүдән уттан курыккандай курыкмыйлар, чөнки нәтиҗәсен алдан белеп торалар: бу табибка бер тапкыр күренәсең икән, димәк, киләчәктә син инде элеккечә яши алмаячаксың. Яшьләр өчен бу аеруча куркыныч адым.
 
Берничә мисал. Бик яхшы, хәлле гаилә улларының армиядә хезмәт итүен теләми. Ләкин алып калырлык сәбәп юк. Бала чагында җиңелчә берничә тапкыр чирләп алуын исәпкә алмаганда, егет чын сәламәт. Өйләнеп, балалар да үрчетеп өлгермәгән, югары уку йортын тәмамлаган, армия яше чыгарга әле бик ерак – кыскасы, әти-әнисе утка кергәндәй өтәләнә. Шунда бер “акыллысы” аларга киңәш бирә: “Психиатрга барыгыз, анда күренеп торган чир кирәк түгел, баш авыртуыннан зарланса, үзегез бераз акча өстәсәгез, малаегыз армиядән “җырлап калыр”. Киңәшкә колак салалар, малай тиешле җирдә ятып чыга. Нәкъ шул вакытларда яңа закон гамәлгә керә: армиядә хезмәт итмәгән егет дәүләт органнарына эшкә керә алмый. Шул сәбәпле егет, кулында кызыл дипломы булса да, әллә ничә җирдән кире борыла. Инде армиягә үзе китәргә тели, әмма кайда ятып чыгуын белгәч, военкомат ишеге төбеннән кире боралар. Куелган диагнозны (акчалар түли-түли) кире алуларын тели, әмма нияте барып чыкмый: врачлар куйган диагноз дәвага бирешә торган түгел, берникадәр вакыт “йоклап торып”, теләсә-кайчан “уянырга” сәләтле чир икән. Егет бер чиктән икенчесенә ташланып озак йөрде. Бу очракта бернинди акча да ярдәм итә алмады. Бер иртәдә аны асылынган килеш таптылар. Иң кызганычы – күп кеше беравыздан: “Ул бит “тегендә” исәптә тора иде, чире башланган булгандыр”, – дип сөйләште...
 
Әгәр анда ятып чыккан кешене машина бәрдереп китә икән, закон шоферны аклап, зыян күрүченең нинди больницада исәптә торуына басым ясый.
 
Чираттагы мисал күпләргә таныш: Брежневның кыз оныгын озак еллар шундый больницада яткырдылар. Еллар дәвамында “дәваланган” хатын аннан чыкканда инде чыннан да бик үк сәламәт түгел иде. Аны барлык телеканалларда күрсәттеләр, сөйләттеләр, сораштырдылар. Ул “тегендә” яткан арада фатирын, мал-мөлкәтен үзләштереп бетерүләре ачыкланды. Хатын, ничек кенә тырышмасын, үзен яклап берни майтара алмады, чөнки инде диагнозы бар иде. Аның тормышын телевизордан даими күрсәтеп, матбугатта язып тордылар: судта ниләр сөйләгәннәр, эш ничек бара, ничек тәмамланды – барысын да җиткерделәр. Бөтен дөньяга билгеле кешенең оныгы белән шундый хәлләр булгач, гади кешегә нишләргә кала?
 
Мин белгән ханымның 90нчы елларда икенче сулышы ачылды дияргә булыр иде. Кешеләр бер сум акчага, ризыкка тилмереп яшәгәндә аның ире кинәт дөньяны колачлап яши башлады, кесәсенә каяндыр елга булып акча акты. Ире эше турында сорашканны яратмады гына түгел, ул хакта хәтта авыз ачып сүз әйтүне дә катгый тыйды. Хатыны акылсыз түгел, аның нинди юлда йөргәнен яхшы аңлый, төн уртасында диярлек килгән кешеләрнең ни турында сөйләшүләренә берничә мәртәбә колак та салгалады.
 
Соңыннан ире “эшен” закон кысаларына сыйдырып, иркенләп яшәп китте, шәһәрнең иң абруйлы кешеләренең берсенә әверелде. Ләкин гомере кыска булды, киңәшмәдән кайтканда машинасы белән Камазга бәрелеп үлде. Бик зурлап җирләделәр. Соңыннан гына ачыкланды: барлык бизнесы хатыны исемендә булган икән. Ә моны берәү дә көтмәгән, бигрәк тә ирнең бизнесмен иптәшләре. Шуннан хатынга басым ясаулар, янаулар киткән. Җентекләп яза башласаң бик озынга китә, шунысын гына әйтеп үтәм, соңгы чиктә хатын психиатрия клиникасына эләгә. Берәр ай яткач, янына иң ышанычлы саналган, 90 еллардан ук ире белән бергә эшләгән ир бер кочак кәгазь күтәреп килә, янында тагын бер ир була. “Эшләр буенча синең кул куюың кирәк”, – дип, берничә кәгазьгә кул куйдыра һәм күчтәнәчләр калдырып китеп бара. Барлык мал-мөлкәтен, бизнесын, акчасын нотариус катнашында шул “ышанычлы” кешегә бүләк итүе турындагы документларга кул куеп, үзенең урамда калуын хатын соңыннан гына белә. Ярый әле бер туганы килеп ала больницадан, югыйсә, фатирын югалткан, пропискасыз кеше аннан мәңге чыга алмый.
 
Кыскасы, кем ничек уйлыйдыр, ә мин кавышырга җыенган парларга башта психиатрга күренергә кирәк дигән тәкъдимне ут белән уйнауга тиңлим.
 
Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА. Мамадыш районы, Ямаш авылы.
 

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: