Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Көтү көткәндә... (фикер)

Сентябрь уртасында чираттагы ялның өч көнен мин көтү көтеп үткәрдем. Көтүдә баш бертуктаусыз эшли: үткәннәрне барлап чыгасың, вакыйгаларга анализ ясыйсың, авыл икътисадына диагноз куясың, аның киләчәген билгеләргә тырышасың. Беренче көн көтүенә ир­тәнге ашны ашамыйча ук чыгып китәргә туры килде, чөн­ки көтмәгәндә көтүче юк икә­не мәгълүм булды.

Көтүче - авылда дефицит профессия, чөнки эш авыр булып санала, яңгырда да, салкында да 12 сәгать ышыкланмый эш­ләр­гә туры килү эшнең авырлыгын арттыра. Ашказаны буш булганда, баш яхшырак эшли, чабарга да уңайрак. Шу­ңа чыбыркылы "кросс"ны баш миендәге күзәнәкләрнең эшен активлаштыру өчен дә файдаланырга тырышасың. Соңгы елларда авылда иртән көтүгә сыер чыгармаган капкалар саны кискен үсте. Аңлашыла инде: авыл картая, яшьрәк гаиләләрнең исә бер өлеше сыер асраудан файда тапмыйча, терлек­ләрен бетерә. Яшь гаиләләр исәбенә яше уртача кырыкта булганнарны кертәм.

Соңгы ун ел эчендә унсигез яшь­лекләр авылда калмый. Тик шулай да безнең көтүдә сыер саны артты. Чыбыркылап, җит­меш­кә якын сыер куабыз. Авыл кешесе хәзер асрый икән, кимендә ике-өч сыер асрый, бишне-алтыны чыгаручы гаиләләр байтак, сигез башка җиткерүче дә бар. Хәзер терлек асрау күпкә җиңеләйде. Элекке кебек кул белән эшләү шәхси хуҗа­лыкта да бетеп бара. Күпләр төргәкләп китереп биргән печәнне шул килеш кенә печәнлеккә трактор ярдә­мендә күтәреп куюны җайга салды, төргәкне ошатмаучылар прессланган пе­чән ала: өяргә дә җиңел, урынны да аз ала. 2010 елгы корылыктан соң авылда чып-чын печән базары барлыкка килде. Фермерлар, печән үс­те­реп, төргәкләп сата башлады. Чалгы тотып, печән чабу, аны кул белән әйләндереп киптерү, кул белән төяү тарихта калды. Исәпләп карагач ышанасың: печәнне үзем әзерлим дип, кул белән эш­ләп җәфа­ла­насың икән, әзер­не сатып алуга караганда кыйм­мәт­кә­рәк тә төшә. Ни­һаять, авыл­­да төргәкләүче һәм пресслаучы техниканың әһәмиятен аң­лый башладылар. Ә бит совет чорында да бар иде пресс-җыйгычлар. Әмма мәк­тәптән "хезмәт тәр­биясе" алып чыккан җитәк­челәр, техниканы эшкә җи­гәсе урынга, халыкны сәнәк­ле эшкә кууны уңайрак күрә иде. Авылда яшисең икән, кем генә булма син - укытучымы, инженермы - бер атна сәнәк белән басуда печән җыярга тиешсең, шунсыз кол­хоздан печән һәм ашлык та бирмиләр, чалгы тотып пе­чәнне үзеңә үзең әзерләр­гә дә юл куймыйлар. Менә шундый барщина инде.

Авыл укытучысының тагын бер өстәмә мәҗбүри хезмәте бар иде: җәйгә ике тапкыр юл кырыендагы печәнне чабасың. Хәзер бу эшне юл төзүчеләр үзләре башкара - махсус трактор белән чабалар. Трак­торга тагыла торган пресс-җыйгычлар, бәрәңге алу комбайннары, башка техника клуб артында күгә­рә, аны срогы үткәч, гамәл­дән чы­­гарып, металлоломга озаталар. Син исә кырда сә­нәк белән печән җыясың, басуда бәрәңге чүплисең. Укытучылар һәм мәктәп балалары кар яуганчыга кадәр бәрәңге басуында интегә иде. Тү­ләүсез авыр кул хез­мәтен - барщинаның ни икә­нен күреп үскән яшьләр әти-әни фатыйхасы белән шә­hәргә агыла башлады һәм авылда тын революция ясалды - трактор артына техника тагарга өйрәнделәр. Башкача инде булмый да иде: авылда эшкә куарга кеше калмады. Укытучыларның да уртача яше илледән ашып бара, болар инде кусаң да, кумасаң да, вагоннан ашлама бушатырга, сәнәк белән печән өяргә, йөк машинасына басудан бәрәңге төяргә чыга алмый, чөнки сәламәтлек бет­кән. Һәм... хуҗалыклар кыр­да бәрәңге үстерүне бөтенләй туктатты, хәзер бәрәңгене күп итеп меңәрләгән гектарда махсуслашкан хуҗалык­лар гына су сибеп, техника белән җыеп үстерәләр. Структур реформа дигәнең менә шул инде, күрәсең.


Быел ашлык бик уңды, башлары иелгән тук башак­ларны учка алып сокланып карыйсың. Җәй дә бик уңыш­лы килде: беренче яртысы тоташ яңгырлы һәм салкынча, икенче яртысы кояшлы, коры. Урак өчен идеаль шарт­лар инде, әмма инде сентябрь уртасы булуга карамастан, кырда ашлык күп әле. "Вамин"нан соңгы тормыш күтәрәмдә - техника аз калган, булганның да байтагы иске. Дүрт авылга дүрт кенә комбайн калганын кулдаш күршедән ишетеп бе­ләм. Яңа җитәкче күпме генә тырышмасын: кырлардагы ашлыкның байтагы әле шуңа күрә аяк өстендә туры тора. (Шөкер, сентябрь ахырына соңгы гектарлар да сугылып бетте). Авылда мул ашлык хәсрәте: уңыш бар - куярга урын юк. Амбарлар тулы, түбә астында булган һәр мәйдан ашлык өемен үзенә сыйдырган, ә сатып алырга теләүчеләр аз. Халык (хәтта шушы хуҗалыкта эшләүче­ләр дә) сайлана: базардан арзанрак һәм сыйфатлырак ашлык эзли. Читтән китертү­нең тагын бер уңай ягы бар, бәясе юнь булу өстенә, кул белән тутырып азапланып, капчык күтәреп төяп тә ятасы юк. Турыдан-туры ашлык ларына гына бушатасың. Мин үзем шулай да эзләнеп тормадым, биш тоннага якын ашлыкны хуҗалык амба­рын­­нан тутырып алып төш­тем. Авыл­дашларның кул хезмә­теннән качарга тыры­шуы­ның тагын бер сәбәбе дә шул картлык инде: илле килолы капчыкны җилкәгә күтәреп ташу күпче­лекнең хәленнән дә килми. Менә көтүдә без күр­ше белән икәү, миңа - илле биш яшь, күршегә алтмыш тулып ки­лә. Ике арада сиксән җиденче яшенә киткән тагын бер сыер асраучы карчык бар, тик ул, билгеле инде, көтүне үзе көтми, аңа көтү чиратын, мәктәп балалары укырга киткәнче, җәй көне үк уздырып җибәрергә юл куйдык. Авылның төп сыер асраучы катлавы менә шулар. Күр­шедә көтү - дүрт көнлек, мин­дә - өч кенә. Фермада эшләү­челәрнең дә күбесе­нең яше безнеке кебек, бездән өлкән­рәкләр дә байтак.

Пенсия яшендә­ге­ләргә яңа инвестор 40 процент өстәп түли дип әйтәләр. Шунсыз булмыйдыр да инде, ялга китсә­ләр, ферманы нишләтәсең? Хез­мәт хакын түләү исә бик авыр бара. Сөтнең, итнең бәясе түбән булгач, җитәк­че нишләсен? Авыл бөлген­лек белән яшәү чиге арасында көрәшә. Җи­тештер­гәнен үзе сата башламаса, үзе эш­кәртмәсә, бөл­генлек тә­линкәсе басачак, бу - бәхәссез. Азык-төлек җи­тештерү исә табигый рә­вештә табышлы булырга тиеш, чөн­ки аша­ма­ган-эч­мәгән кеше­ләр барын ишеткәнем юк әле минем. Кибетләрдәге продукцияне дә арзан дип әйтеп булмый. Мәскәү өлкә­сендәге Ленин исемендәге совхоз җи­тәкче­се Павел Грудинин әнә җир­дән алган табышка 2 миллиард сумга төшереп әкият­тәгедәй мәк­тәп бинасы тө­зеп куйган. Бу хуҗа­лык­ның башка социаль чыгымнарга тоткан акчасы да байтак.

Авыл хуҗалыгы предприятиесе ме­нә шундыйрак акчалар белән эш итәргә тиеш, фермалар гына түгел, мәк­тәп, балалар бакчасы кебек объектларны да заманча итеп, индивидуаль проект белән, яңа тех­нология­ләргә нигез­ләнеп төзергә һәм... яхшы кадрлар әзер­ләргә. Грудинин уңышы­ның сере дә әллә кайда түгел: ул үзе үстерә, үзе сата. Аннан соң ул ит-сөт җитештерү бе­лән генә чикләнми, төп басымны яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерүгә ясый. Мәй­дан­нар­ның бер өле­шен техник культуралар һәм яшел­чә үстерүгә көйләмәсә, авыл дым мул булган елларда гел "ашлык күплеге"ннән хәс­рәт­лә­нәчәк. Байлык өстендә утырып бөл­ген­лектә яшәя­чәк.


Уйларны еш бүлеп сыерлар артыннан чабарга туры килә. Көтүлек җирләр юк. Шуңа тар урыннан хуҗалык басуына сыерларны керт­мим дип күпме генә ты­рышсаң да, җиңеп бетереп булмый. Чә­чеп үстерелгән ашлык таптала, әрәм була. Тик монда көтүченең гаебе бар дип әйт­мәс идем. Менә бу җир­ләр­дә без балачакта көтү куа идек, хәзер ул ниндидер бер аңлашылмаган сәбәп белән ашлык яисә люцерна басуына әверел­гән. Элек без көтү көткән урыннарга туксанынчы елларда урманчылар чыр­шы-нарат агачлары, каен утыртып чыктылар. Шәхси хуҗалык һәр яктан кысылды, аны сулатмаска тырыштылар. Хә­зер инде шуның әҗере күренә: эшләр­гә кеше юк. Шун­лыктан эш­кәртелгән җирнең кадере дә бетеп бара, чәчми калдыру отышлырак була башлады. "Вамин" кулыннан җир­ләр тартып алынмаса, кырлар чәчелми калачак иде быел. Көтүлек иркен буласы, фуражлык ашлыкка кытлык көтелә иде. Әле ярый Арча районы хакимияте җиргә ташланган дилбегәне күтә­реп алды, "Вамин" урынына ашыгыч рә­вештә яңа ху­җа­лыклар оештырып өлгерде.


...Көтүдә мин ясаган соң­гы ачыш шул булды: вакыт тизләнү дигән феномен, чынлап та, гамәлдә, ахрысы.

("Ватаным Татарстан", /№ 148, 07.10.2017/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев