Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ксения Собчак сәяси фирка оештырырга җыена

Телевидениедә алып баручы Ксения Собчак 2018 елгы президент сайлавыннан соң сәяси фирка оештырырга җыена.

"Минем ролем - "Барысына да каршы" җөмләсе белән нәтиҗә күрсәткәннән соң зур хәрәкәт, фирка оештыра алырдай кеше роле. Әлеге фирка соңыннан Дума сайлауларында катнаша алачак", диде Собчак "Дождь" телеканалында.

Ксения Собчак сүзләренчә, ул сәясәткә җитди максатлар белән килгән. "Әлеге сайлауларда алырга өметләнгән теләктәшлекнең зур уң хәрәкәт башлангычы булуын телим", ди ул.

Собчак Русия президенты вазифасына үз намзәтен чыгару турында октябрь уртасында хәбәр итте. Ул үзен "барысына да каршы" намзәт буларак күрсәтергә җыена. Аны "Гражданская инициатива" фиркасе тәкъдим итәчәк.

https://www.azatliq.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев