Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Күршедә кыйммәтрәк

Машина йөртүчеләр тагын кесә төбен капшый. Гыйнварның беренче көннәрендә үк бензин бәясе кыйммәтләнә башлады. Белгечләр моны өстәмә бәягә салым һәм ягулыкка акциз арту белән аңлаткан. Тик бу гына рульдәгеләрнең хәлен җиңеләйтми, билгеле.

Яңа елда ягулык бәясе арту мөм­кинлеген узган елның көзендә үк фаразлаганнар иде инде. Ил вице-премьеры Дмитрий Козак, өстәмә бәягә салым 20 процентка кадәр артуга бәйле чыгымнарны азмы-күмпе киметү өчен, нефтьче­ләргә Хөкүмәт билгеләгән бәяне 1,7 процентка кадәр арттырырга рөх­сәт итте. Тик яңа ел башында җи­тештерүчеләрнең мәшәкатьләре мо­ның белән генә бетмәде. 1 гыйнвардан илдә бензин һәм дизель ягулыгына акциз бәяләре бер ярым тапкыр артты: бензинның бер тоннасы – 12 мең 300, дизель ягулыгыныкы исә 8 мең 500 сумга кадәр җитте.


Татарстанда машина йөртүче­ләрне тынычландырырга да ашыкканнар. Бездә бәя арту әлегә әллә ни сизелерлек түгел. Казанда 92 нче маркалы ягулык  уртача – 14 тиенгә, Түбән Камада  17 тиенгә арткан. Әлмәт һәм Чаллыда исә бәяләр үзгәрешсез: 40 сум 48 тиен һәм 40 сум 47 тиен тәшкил итә. Тик җиңел сулап куярга иртәрәк. Ка­гыйдә буларак, Татарстан, Идел буе федераль округына керүче төбәк­ләр арасында иң соңгыларыннан берсе булып, ягулык бәяләрен күтәрә. Ә күрше төбәкләрдә бензин бәясе шактый кыйммәтләнгән инде. Мәсәлән, Самарада 92 нче маркалы ягулык ел башыннан бирле 81 тиенгә арткан. Хәзер биредә бензинның бер литры 41 сум 57 тиен тора. Уфада 92ленең бер литры 67 тиенгә кыйммәтләнгән һәм 41 сум 45 тиенгә җиткән. Самарада дизель ягулыгы – 9, Уфада исә 78 тиенгә арткан.

 

Реклама


“Татнефть” ГАҖнең нефть һәм нефть продуктларын сату буенча идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илгиз Рәхимов әйтүен­чә, ничек кенә булмасын, бәяләр өстән билгеләнгән 1,7 проценттан да артмаячак. Шунысын да искәр­тик: нефтьчеләрнең Хөкүмәт белән килешүе быелның 31 мартына кадәр гамәлдә. Ә аннары ни булыр? Монысын белгечләр дә белми. Язга чыккач, ягулык бәясе болай да бераз очсызлана төшә, чөнки кышкысы кыйммәтрәк йөри, шуңа күрә артык борчылырга урын юк, дип кенә фаразлаганнар.

Фото: https://pixabay.com | Skitterphoto

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев