«Күршебезнең ире була торып типтереп йөрүенә без бик гаҗәпләндек, билгеле»

Без бу дөньяда кунак кына дияргә яратабыз. Шул сүзне туры мәгънәсендә аңлапмы, кайберәүләр чамадан тыш туарыла, дөньяны куып тотып, артына тибәргә тырыша. //Татарстан яшьләре//
Тулай торакта яшәгәндә күршебездә матур гына пар торды. Ир акыллы, тәртипле, машина белән ерак юлларга йөреп эшли иде. Хатыны бер оешмада хисапчы булып эшләде дә, балалары туганнан соң эшен ташлады. Үзе акчаны күп эшләгәч, ир хатынының өйдә утыруын хуплады. Барлык азык-төлекне өйгә үзе алып кайтты, хатыны кибеткә ипигә генә чыга иде. Мин дә бала белән декрет ялында утыргач, балалар белән урамга чыкканда яки кухняда (берничә бүлмәгә бер кухня) кайнашканда ул хатын белән сөйләшеп алгалый идек. Ул, кайвакыт ачылып китеп, эч серләрен дә чишкәли иде. Ире акчаны жәлләмәде, шуңа да күршем, кыйммәт дип тормады, ни теләсә, шуны алды.
Шулай тәмле ашап, матур киенеп, тыныч кына яшәп яткан күршеләремә берзаман чит ир килеп йөри башлады. Туганнары, дуслары дияр идең, безнең кавемнән түгел, бөтенләй чит милләт кешесе. Аннан, ул никтер һәрвакыт ир өйдә юк чакта, кич кенә килә, кайвакыт төн кунарга да кала. Күрше хатыны белән икәүләшеп каядыр чыгып та китәләр. Кыскасы, ире эшкә чыгып киткәч, ир ролендә шушы чит ил кешесе кала: төзәтәсе җирләрне төзәтә, кага-суга, дигәндәй.
Күршебезнең ире була торып, шушылай ачыктан-ачык типтереп йөрүенә без - күрше-тирә бик гаҗәпләндек, билгеле. Иремә ишеттерерләр дип тә курыкмый бит, аулакта чит ирны сыендырып, кая барса да аңа тагылып тик йөри. Тора-бара сөяркәсе иптәшләрен дә ияртеп килгәли башлады. Андый чакта күрше хатынның да дуслары килә һәм бергәләп күңел ачалар. Ә хуҗа эштән кайтыр көн җиткәч, кунаклар кинәт гаип булалар. Хатын, сырпаланырга яраткан песи кебек, ире янында бөтерелеп кенә йөри. Бөтерелмәс иде дә, акча кирәк. Дүрт елга якын шулай дәвам итте боларның тормышы. Аннан, сөяркә ир никтер килми башлады. Баксаң, ул Казанга вакытлыча гына эшкә килгән кеше булган икән. Эшләре беткәчме, башка сәбәп беләнме, үз иленә кайтып киткән. Шулай да монда калган мәхәббәтен онытмый, чылтыраткалап тора икән үзе.
Көннәрдән бер көнне күрше хатыны улын ияртеп, диңгез буена ял итәргә китеп барды. Рәхәтләнеп дөнья күреп, диңгездә коенып кайтсыннар дип, ир сөенә-сөенә озатып калды үзләрен. Чикләвекнең имәндә икәнен белсә икән дә бит… Ике атна ял итеп кайтканнан соң, күршем безгә кереп, сәяхәт маҗараларын сөйләп чыкты. Теге ир ике атна дәвамында үзләренең өйләрендә яшәткән икән боларны. Үз хатынына: "Бу кунаклар - Казандагы җитәкчебезнең хатыны белән баласы, аларны тиешенчә кунак ит!" - дигән.
Мескен хатын нишләсен инде, ире кушканча ике атна сый-хөрмәт күрсәтеп яшәгән боларга. Ул ашарга әзерләгәндә ире күршем белән бергәләп диңгездә коенып, Төркия буенча сәяхәт кылып, рәхәтләнеп ял иткән. "Кунак"ларның китәр вакытлары җиткәч, самолетка билет алып, күп итеп күчтәнәчләр, бүләкләр төяп, озатып калган.
Менә сиңа кунак. Төркиядә дә кунак, дөньяда да.
Фото
Безнең Вконтаке челтәренә языл!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
12 август 2022 - 13:59АО «Транснефть – Прикамье» завершило подключение участков нефтепроводов после реконструкции в Пермском крае АО «Транснефть – Прикамье» выполнило технологическое подключение двух реконструированных участков магистральных нефтепроводов (МН) Холмогоры – Клин и Сургут – Полоцк, проходящих через автодорогу Пермь – Екатеринбург в Пермском крае.17800
-
11 август 2022 - 13:58АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое учебно-тренировочное занятие в Республике Татарстан АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое учебно-тренировочное занятие по устранению неисправностей оборудования на нефтеперекачивающей станции «Михайловка» и линейной части магистрального нефтепровода (МН) Альметьевск – Горький-2 в Республике Татарстан.23000
-
11 август 2022 - 09:1414 нчы август - төзүчеләр көне Районыбызда төзелеш эшләре елдан-ел киң колач белән алып барыла.27800
-
10 август 2022 - 14:30Ит базары: алга таба ни көтә? Пенсионерлар зар елый: сыер итенең янына якын килерлек түгел — кыйммәт. Казан базарында килосын 500 сумнан да арзанга табып булмый. Аның каравы мөгезле эре терлек үрчетүчеләр җиңел сулап куйды: ниһаять, бу өлкә табыш китерә башлады. Ит базарында алга таба нәрсә булыр? Ни өчен кинәт кенә бу мөһим ризыкка бәяләр күтәрелде? ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар ГАРИПОВ әлеге һәм бүтән сорауларга җавап бирде.42100
-
10 август 2022 - 10:37Редкий экземпляр: нефтепроводчики помогают сохранить растения Астрагал серпоплодный (Astragalus falcatus Lam.) и остролодочник волосистый (Oxytropis pilosa L.) – эти и другие находки обнаружили экологи компании «Транснефть – Прикамье» при проведении инженерно-экологических изысканий в Республике Марий Эл.24100
-
9 август 2022 - 15:33Жаркие фестивальные дни волонтеров АО «Транснефть – Прикамье» В жаркие минувшие выходные волонтеры АО «Транснефть – Прикамье» поддержали значимые культурные мероприятия в Пермском крае и Республике Татарстан.30700
-
9 август 2022 - 15:30Табиб көзен иммунитеты көчле булачак кешеләрне әйтте Көз көне россиялеләрнең иммунитет дәрәҗәсе аларның җәйне ничек уздыруларына бәйле булачак, дип саный табиб аллерголог-иммунолог Владимир Болибок. Sputnik радиосына интервьюсында ул көзен кемнең сәламәтлеге нык булып калачагын фаразлады.33900
-
9 август 2022 - 09:4632500
-
Атна" инф. программа. Эфир 29.07.2022
-
Атна" инф. программа. Эфир 22.07.2022
-
22 февраль 2022 - 10:25Без имениБик зур рэхмэт 👍Олы Нырты авылында яшәүче Юнысов Харис Юныс улына 90 яшь! // 17.02.2022. Радио (+аудио)
-
21 октябрь 2021 - 14:08Без имениПрививка ясаткан кешедә авырый, ясатмаганыда! Прививка ясатканы ковид алып килә, шунда тарата! Ул вакцина юньле булмагач ник кешене эштән куарга!Патяшина эш бирүчеләргә вакцинациядән баш тартучылар белән эшләү алымын аңлатты
-
20 октябрь 2021 - 08:05Без имениМолодец Динара - хорошие стихи! Желаю тебе , твоей маме, всем твоим родным и близким долгих и счастливых лет жизни!Саба районы Язлы-Арташ авылында гомер итүче Якупова Вәсимә Мәүлит кызының туган көне! // 15.10.2021. Радио (+аудио)
-
31 май 2021 - 13:54Без имениДоказать итмичэ ничек суицид турында язарга була икэн улМамадыш районында бер ай элек югалган егетнең мәетен Кама елгасында тапканнар
-
17 май 2021 - 18:05Без имениБик матур жыр, рэхмэт)))Иске Мичән авылында гомер итүче Кадрия Шагали кызына 65 яшь! // 12.11.2020. Радио (+аудио)
-
22 апрель 2021 - 08:12trksabadulkynnaryХәерле иртә! Гафу итегез, төзәттек.Иләбәр авылында яшәүче Гайфиева Сәрия Закир кызына 60 яшь! // 19.04.2021. Радио (+аудио)
-
21 апрель 2021 - 10:35Без именинигэ 90 яшь дип язылды?Иләбәр авылында яшәүче Гайфиева Сәрия Закир кызына 60 яшь! // 19.04.2021. Радио (+аудио)
-
14 апрель 2021 - 15:27trksabadulkynnaryХәерле көн! Вконтакте яки инстаграмм битенә яза аласыз белешү өчен. Я шушы номерга шалтыратыгыз 2-43-11Байлар Сабасында яшәүче Фагмиева Гөлфиягә 65 яшь! // 11.04.2021. Радио (+аудио)
-
14 апрель 2021 - 13:33ФәридәИсәнмесез. Мондый котлауны кайда ,ничек язасы? Аңлатмассыз микэн?Байлар Сабасында яшәүче Фагмиева Гөлфиягә 65 яшь! // 11.04.2021. Радио (+аудио)
-
9 август 2022 - 09:25Саба муниципаль районындагы ВФСК ГТО сынау үзәге һәркемне ГТО стандартлары комплексын үтәргә чакыра Барлык сораулар 8 (84362) 2-45-89 телефоны аша14400
-
27 июль 2022 - 14:47Эзмәдә яңа авыл җирлеге башлыгын билегләделәр ШӘЙХУЛЛИН ФИРГАТ РИФКАТЪ УЛЫ46001
-
27 июль 2022 - 08:11Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Саба муниципаль районында җәмәгать ярдәмчесе Галимҗанов Равил Хәкимҗан улы47901
-
11 август 2022 - 09:1414 нчы август - төзүчеләр көне Районыбызда төзелеш эшләре елдан-ел киң колач белән алып барыла.27800
-
11 август 2022 - 13:58АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое учебно-тренировочное занятие в Республике Татарстан АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое учебно-тренировочное занятие по устранению неисправностей оборудования на нефтеперекачивающей станции «Михайловка» и линейной части магистрального нефтепровода (МН) Альметьевск – Горький-2 в Республике Татарстан.23000
-
12 август 2022 - 13:59АО «Транснефть – Прикамье» завершило подключение участков нефтепроводов после реконструкции в Пермском крае АО «Транснефть – Прикамье» выполнило технологическое подключение двух реконструированных участков магистральных нефтепроводов (МН) Холмогоры – Клин и Сургут – Полоцк, проходящих через автодорогу Пермь – Екатеринбург в Пермском крае.17800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Саба ТВ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 69864 от 29.05.2017г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мубаракова Альфия Галимзяновна
Адрес редакции: 422060, РТ, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. З.Юсупова, 26
Телефон редакции: 8(84362)2-43-11
Почта филиала для сообщений о фактах коррупции: sabatv@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика