Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Күрше төбәктә алты яшьлек малай бер көндә ике тапкыр авариягә очраган, әтисе белән әнисе үлгән

2 ноябрьдә Киров өлкәсендә "Вятка" трассасында иртәнге тугыз тирәсендә юл һәлакәте була. "Ниссан" машинасын йөртүче 36 яшьлек ир-ат каршы як полосага чыга һәм "Камаз" машинасына бәрелә.

"Ниссан" йөртүче ир-ат, аның 28 яшьлек хатыны урында ук һәлак була. "Камаз" машинасын йөртүче имгәнә, аңа табиблар урында ярдәм күрсәтә, хастаханәгә алып китү кирәк булмый. "Ниссан" машинасында утырган 6 яшьлек малай исән кала, аны хастаханәгә озаталар. Бу турыда Киров өлкәсе буенча ЮХИДИ хәбәр итте.

Бәрелешү шулкадәр көчле була, "Ниссан" машинасының алды изелеп бетә. Әтисе белән әнисе һәлак булган баланы ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә алып китәләр. Ике сәгатьтән соң, авария урыныннан 100 километр еракка киткәч, ашыгыч ярдәм машинасы да авариягә очрый. Киров шәһәренә кереп барышлый, юл һәлакәте була. Бу турыда "Комсомольская правда" хәбәр итте.

"Ашыгыч ярдәм йөртүчесе тавыш һәм утлы сигналларын яндырып бара, ул светофорның кызыл төсе янганда урам чатына керә. Шунда ашыгыч ярдәмгә "Форд Фьюжен" машинасы бәрелә. Авариядә беркем дә имгәнми", - дип сөйләгәннәр ЮХИДИ инспекторлары.

Иномарка йөртүче ни сәбәпле ашыгыч ярдәм машинасына юл бирмәгәнен полиция ачыклаячак. 

 

Фото: https://vk.com/gibdd43

Реклама

 

Чыганак: https://intertat.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев