Күрше районда кечкенә буйлы, олы йөрәкле Ришат яши

Ул мәчетнең бер эшеннән читтә калмаган, коймаларны берүзе корып чыккан.
(Балтач, 3 сентябрь, "Татар-информ", "Хезмәт"). Күптән түгел авылыбызда мәчет ачылу тантанасында ветеран укытучы Рауза апа Зиннәтуллина җыйналган бар халыкны шаккатырырлык, сокландырырлык бер мәгълүмат җиткерде, дип яза җирле басма.
Мәчет төзелешендә эшләүчеләрне бүләкләгәндә, авылдашыбыз Ришат Камалиевны чакырды да: "Беләсезме, шушы кечкенә генә егет мәчетнең бер эшеннән читтә калмады, коймаларны берүзе корып чыкты, әле авылның югары очында бригадир ролен дә үтәде, бар халыкны эшкә чакырып йөрде", - диде. Район җитәкчеләренең дә, башкаладан килүчеләрнең, калган кунакларның да күзләрендә соклану иде бу минутларда.
Ә без, авылныкылар, Ришатның бу гамәлләренә инде ел буе шаһит булганга, бар халык алдында аңа шушындый бәя бирелгәнгә ихлас сөендек кенә. Мәчет бурасына дигән агачларны каезларга дигәч, Балтачка барып, яңа балта алып кайткан, кайратып, әзерләп куйган егет, дөрестән дә, бер генә эштән дә читтә калмады. Бураганда да, фундамент эшләгәндә дә, чистартканда, төзегәндә дә... гел төзүчеләр янында мәш килде (зиратта үткән өмәләрнең дә берсеннән дә калмый ул). Хәер, моңа кадәр дә ачык күңелле Ришат авылда олысына да, кечесенә дә дус, һәркем белән сөйләшер тема, сүз таба, шуңа күрә барыбыз ярата, хөрмәт итә идек үзен.
Дөньяга килгәндә үк язмыш сынавына дучар булган (баласын шактый авырдан таба әни кеше - шунда буыннарына зыян килеп калганмы, әллә шулай яралганмы, монысына "язмыш" дип килешергә генә кала һәм килешә дә Әминә апа), үзенчәлекле - кечкенә буйлы булса да, олы йөрәкле шул Ришатыбыз. Сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел, уен-көлке дә, үткенлек тә җитәрлек үзендә. Кая барса да, югала торганнардан түгел.
-Курыктым шул, бер җиргә дә җибәрмәдем, - ди Әминә апа. - Әле ярый яшьтәшләреннән бераз соңрак булса да, укырга биргәнбез, мәктәптә бик яратып укыды. Беркем үчекләмәде, кимсетмәде, сыйныфташлары бик яратты. Әле дә бөтенесе шундый якын итеп йөри. Туйларына-никахларына да чакыралар, очрашуларга да бара...
Дөресе шулай, сыйныфташлары гына түгел, алардан берничә ел соңрак укыганнар да Ришатны үз тиңдәшләре саный, алар да, аннан соңгылар да "Ришат абый" дип, аңа тартыла. Сәбәбе нидә икән соң дисезме? Билгеле, Ришатта. Аның ихласлыгында. Бала күңелен алдап булмый шул. Ихлас ярата ул аларны. Моннан берничә еллар элек, тирә-якта иң беренче булып (әле Сабантуйларга да алып килмиләр иде) квадрацикл сатып алган иде Ришат. Әй, рәхәтләндерде бөтен авыл баласын шунда утыртып йөреп! Шуннан бирле бөтен бала-чага өчен дөньядагы иң шәп дус Ришат абыйлары! Мәктәп яшендәгеләр өчен дә чит кеше түгел ул. Кечерәкләрне кыш буе Шушма елгасындагы бозны тәртипләп, хоккей уйнарлык хәлдә тотып сөендерсә, зурраклары белән күрше Салавычтагы спорткомплекска, шөгыльләнергә йөри... Өлкәннәрнең дә хәл-әхвәлен белешеп тора. Шуңадырмы, безнекеләр генә түгел, авыл аша үткән биктәшлеләрдән дә беркем дә Ришатка сәлам бирми үтми. Үзе дә әллә каян эндәшә шул...
Әнисе Әминә апага иң ныклы терәк, ярдәмче, булышчы да Ришат. "Әле ярый читкә җибәрмәгәнмен, ничек үз янымда калдырганмын", - дип сөенә ул бүген. Бер-берсен ярты сүздән аңлый, авыр чакларда бер-берсенә иптәш тә, фикердәш тә ләбаса алар. Тормыш иптәше Ринат абыйның фаҗигале үлеме, кечкенә авыру бала белән яшьли тол калу, авыру-сырхаулар, югалтулар... - тормыш юлы шактый сикәлтәле булды Әминә апаның. Чарасыз калган чаклары да, әрнү-сызланулары да күп булды. Әмма зарланмады, моңын, йөрәк әрнүләрен эчкә йота белде. Бүген дә булганына шөкер итеп, улының яхшы гамәлләренә сөенеп яши. Авылдашларының Ришатка булган хөрмәтенә, яхшы мөнәсәбәтенә рәхмәтле булып яши...
Безнең Вконтаке челтәренә языл!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 август 2022 - 16:18АО «Транснефть - Прикамье» провело учебно-тренировочное занятие на болотистой местности АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое комплексное учебно-тренировочное занятие (КУТЗ) по ликвидации условного выхода нефти из трубопровода в заболоченной местности. Учение прошло на линейной части магистрального нефтепровода (МН) Сургут – Полоцк в зоне ответственности Удмуртского районного нефтепроводного управления (РНУ).1100
-
8 август 2022 - 14:20Белгеч 1 сентябрь көнне кемнәрнең ял итү мөмкинлеге бар икәнен сөйләде Россиядә яшәүче кайбер кешеләрнең Белем көнендә законлы рәвештә ял алу мөмкинлеге бар, дип белдерде аналитик һәм SuperJob тикшеренү үзәге җитәкчесе Наталья Голованова. РИА Новости шул турыда яза.4500
-
8 август 2022 - 12:56Байлар Сабасының “Гаилә” паркына рәхим итегез! Байлар Сабасының Закир Йосыпов урамында урнашкан “Гаилә” дип аталучы яңа парк төзелешен күпләребез көтеп алды.8800
-
8 август 2022 - 11:12АО «Транснефть - Прикамье» – в числе лидеров среди организаций высокой социальной эффективности АО «Транснефть – Прикамье» заняло 2-е место во Всероссийском конкурсе «Российская организация высокой социальной эффективности» в номинации «За создание и развитие рабочих мест в организациях производственной сферы».5900
-
8 август 2022 - 09:35Турнир по волейболу посвященный светлой памяти Дины Галлямовой 6 августа в с. Сатышево состоялся турнир по волейболу среди женских команд, посвященный светлой памяти Дины Галлямовой. На открытии присутствовал заместитель Главы Сабинского муниципального района Р. Р. Закирзянов. На турнире приняли участие 8 команд из Сабинского и Тюлячинского районов.13700
-
4 август 2022 - 09:0024 яшькә кадәрге балалар өчен медицина хезмәтләре өчен чыгымнар буенча социаль салым тотып калынган акчаны алырга мөмкинме? 14.07.2002 ел, № 323-ФЗ Федераль закон нигезендә, Россия Федерациясе Салым кодексына үзгәрешләр кертелде, алар медицина хезмәтләре өчен салым тотып калынган акчаны алу өчен салым түләүчеләр исемлеген киңәйтә.50300
-
3 август 2022 - 13:34Җиләкне ничек күчерергә? Бакча җиләген бер урында дүрт ел гына үстерәләр. Картайган җиләклекнең уңышы начар, ә җимешләре вак була. Аны, гадәттә, август аенда күчереп утырталар. Бу вакытта ул тамырын ныгытырга өлгерә.54101
-
Атна" инф. программа. Эфир 29.07.2022
-
Атна" инф. программа. Эфир 22.07.2022
-
22 февраль 2022 - 10:25Без имениБик зур рэхмэт 👍Олы Нырты авылында яшәүче Юнысов Харис Юныс улына 90 яшь! // 17.02.2022. Радио (+аудио)
-
21 октябрь 2021 - 14:08Без имениПрививка ясаткан кешедә авырый, ясатмаганыда! Прививка ясатканы ковид алып килә, шунда тарата! Ул вакцина юньле булмагач ник кешене эштән куарга!Патяшина эш бирүчеләргә вакцинациядән баш тартучылар белән эшләү алымын аңлатты
-
20 октябрь 2021 - 08:05Без имениМолодец Динара - хорошие стихи! Желаю тебе , твоей маме, всем твоим родным и близким долгих и счастливых лет жизни!Саба районы Язлы-Арташ авылында гомер итүче Якупова Вәсимә Мәүлит кызының туган көне! // 15.10.2021. Радио (+аудио)
-
31 май 2021 - 13:54Без имениДоказать итмичэ ничек суицид турында язарга була икэн улМамадыш районында бер ай элек югалган егетнең мәетен Кама елгасында тапканнар
-
17 май 2021 - 18:05Без имениБик матур жыр, рэхмэт)))Иске Мичән авылында гомер итүче Кадрия Шагали кызына 65 яшь! // 12.11.2020. Радио (+аудио)
-
22 апрель 2021 - 08:12trksabadulkynnaryХәерле иртә! Гафу итегез, төзәттек.Иләбәр авылында яшәүче Гайфиева Сәрия Закир кызына 60 яшь! // 19.04.2021. Радио (+аудио)
-
21 апрель 2021 - 10:35Без именинигэ 90 яшь дип язылды?Иләбәр авылында яшәүче Гайфиева Сәрия Закир кызына 60 яшь! // 19.04.2021. Радио (+аудио)
-
14 апрель 2021 - 15:27trksabadulkynnaryХәерле көн! Вконтакте яки инстаграмм битенә яза аласыз белешү өчен. Я шушы номерга шалтыратыгыз 2-43-11Байлар Сабасында яшәүче Фагмиева Гөлфиягә 65 яшь! // 11.04.2021. Радио (+аудио)
-
14 апрель 2021 - 13:33ФәридәИсәнмесез. Мондый котлауны кайда ,ничек язасы? Аңлатмассыз микэн?Байлар Сабасында яшәүче Фагмиева Гөлфиягә 65 яшь! // 11.04.2021. Радио (+аудио)
-
27 июль 2022 - 14:47Эзмәдә яңа авыл җирлеге башлыгын билегләделәр ШӘЙХУЛЛИН ФИРГАТ РИФКАТЪ УЛЫ45001
-
27 июль 2022 - 08:11Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Саба муниципаль районында җәмәгать ярдәмчесе Галимҗанов Равил Хәкимҗан улы46501
-
7 июнь 2022 - 16:19Барыгызны да "Сабантуй-2022" бәйрәменә чакырабыз Башлана-10.00 сәгатьтә. Рәхим итегез!63600
-
8 август 2022 - 09:35Турнир по волейболу посвященный светлой памяти Дины Галлямовой 6 августа в с. Сатышево состоялся турнир по волейболу среди женских команд, посвященный светлой памяти Дины Галлямовой. На открытии присутствовал заместитель Главы Сабинского муниципального района Р. Р. Закирзянов. На турнире приняли участие 8 команд из Сабинского и Тюлячинского районов.13700
-
8 август 2022 - 12:56Байлар Сабасының “Гаилә” паркына рәхим итегез! Байлар Сабасының Закир Йосыпов урамында урнашкан “Гаилә” дип аталучы яңа парк төзелешен күпләребез көтеп алды.8800
-
8 август 2022 - 11:12АО «Транснефть - Прикамье» – в числе лидеров среди организаций высокой социальной эффективности АО «Транснефть – Прикамье» заняло 2-е место во Всероссийском конкурсе «Российская организация высокой социальной эффективности» в номинации «За создание и развитие рабочих мест в организациях производственной сферы».5900
-
8 август 2022 - 14:20Белгеч 1 сентябрь көнне кемнәрнең ял итү мөмкинлеге бар икәнен сөйләде Россиядә яшәүче кайбер кешеләрнең Белем көнендә законлы рәвештә ял алу мөмкинлеге бар, дип белдерде аналитик һәм SuperJob тикшеренү үзәге җитәкчесе Наталья Голованова. РИА Новости шул турыда яза.4500
-
8 август 2022 - 16:18АО «Транснефть - Прикамье» провело учебно-тренировочное занятие на болотистой местности АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое комплексное учебно-тренировочное занятие (КУТЗ) по ликвидации условного выхода нефти из трубопровода в заболоченной местности. Учение прошло на линейной части магистрального нефтепровода (МН) Сургут – Полоцк в зоне ответственности Удмуртского районного нефтепроводного управления (РНУ).1100
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Саба ТВ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 69864 от 29.05.2017г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мубаракова Альфия Галимзяновна
Адрес редакции: 422060, РТ, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. З.Юсупова, 26
Телефон редакции: 8(84362)2-43-11
Почта филиала для сообщений о фактах коррупции: sabatv@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика