Реклама
Чемпионатта җиде авырлык категориясендә бүләкләрнең җиде комплекты биреләчәк, приз фонды 50 мең доллар тәшкил итә.
(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”). 16 июньдә Татарстанда Сабан туе мәйданында көрәш буенча Дөнья чемпионаты узачак. Бу хакта Россиянең Көрәш буенча федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Турнир республикада узучы Сабан туйларының иң зурларыннан берсе булган Саба районы Миңгәр авылы Сабан туе үзәк мәйданында узачак. Мәйданда көрәш өчен подиумнар халыкара стандартлар буенча әзерләнә.
Быел ярышларда Европадан, Ерак Көнчыгыштан, якын һәм ерак чит илләрдән, Америкадан 150 спортчы катнашыр дип көтелә.
Чемпионат вакытында җиде авырлык категориясендә бүләкләрнең җиде комплекты биреләчәк, приз фонды 50 мең доллар тәшкил итә.
Безнең Вконтаке челтәренә языл!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз