Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Кредитларны түләр өчен фатирны сатарга туры килде". Кредит базары кайчан җайга салыначак: фаразлар

Кредит алу ул элек кенә бик сәер күренеш иде. Бу хакта кешеләр пышылдашып кына сөйләшә иде, әйтерсең урланган акча турында сүз бара. Хәзер кредитка фатир, машина гына түгел, арттырып әйткәндә, хәтта пирожки алучылар да бар. Интертат кредит чоңгылына эләккән гаиләләрнең берсе белән сөйләште һәм икътисад белгеченең киңәшләрен тыңлады.

Без аралашкан ханым исеме халыкка чыгуын теләми һәм бу аңлашыла да. Әмма бу мөһим түгел. Язмышлары аның кебек кешеләр шактыйдыр. Кияүгә чыккач, ире белән бергә ипотекага фатир алганнар. Икесе бергә эшләп, ипотекага аена 12-13 мең сумны вакытында түләп барганнар. Ике ел вакыт узганнан соң, яшь хатын декретка чыга.

"Кредит картасы уңайлы да, бонуслар, баллар да килә..."

- Иремнең эшендәге хезмәттәшләре кредит карталары ала башлады... Ирем туризм өлкәсендә эшләгәнгә, кредит картасы белән түләргә уңайлы, клиентларга да күчерергә кулай булыр, түләгән саен бонуслар, баллар киләчәк, әйдә кредит картасы алыйк, диде. Мин юрист буларак, кирәкмәс дидем, бер килеп керсәң, ныклап эләгәчәгеңне аңлый идем.

Ул мине тыңламады, эштә барысы да кулланалар, аларга ошый, дип кредит картасы алды. Мин бу хакта картаны миңа күргәч кенә белдем. Ул аны алай-болай 1000 мең сум җитмәсә кредит картасыннан түлим дә, аннан соң хезмәт хакы килгәч, шуннан кайтарам дип аңлатты. Бу процессны контрольдә тотуын әйтте.

Ярты еллап чамасы үткәч, банктан шалтырата башладылар. “Сез беләсезме, ирегез минималь күләмдәге 4 мең сум түләүне кичектерде?” дип сорадылар. Мин ул вакытта икенче бала белән авырлы идем. Эшнең нәрсәдә икәнен аңламадым, каян ничек, нинди түләү?! Иремнең ул вакытта нәрсә әйткәнен дә хәтерләмим, ничектер аңлатырга тырышты. Миңа банктан ай буе көнаралаш шалтырата башладылар: “Ни өчен ул түләми? Ни өчен ул түләми?”

Ирем трубканы алмаганга, миңа шалтыратканнар. Минем анда имзам, кредитларга бернинди дә мөнәсәбәтем юк. Миңа сез аның кредит карталары буенча бурычы бар икәнен белмисезмени дип әйттеләр. Мин, юк, берни дә белмим дип әйттем. Мин декретта, ирем генә эшли, ипотека түлибез, бөтен булган акча түләүләргә китә. Беркайчан да артык акча булганы, кыйммәтле әйберләр алганыбыз юк иде.

Февральдән майга кадәр шулай шалтыраттылар. Бурыч якынча 200 мең кадәр җыелган булып чыкты. Нишләргә? Банктагы кредитны түләр өчен бер кешедән бурычка акча алдык, процентлар түләгәнче, бурычны кешегә түләсәк, яхшырак булыр дип уйладык. Алдык, бурычны түләдек, ирем мин башка алай итмим, диде.

Кредитлар түләр өчен фатирны сатарга туры килде

Август аенда миңа тагын шалтыраттылар, ирем әллә бурычны тулысынча түләп бетермәгән, әллә тагын нәрсәдер калган, бу хәл кабатланды, процентлар үсте, тагын акча кирәк булды. Бу юлы бурыч 400 меңгә җиткән булып чыкты. Кайда, нәрсәгә, ни өчен - мин берни дә белмәдем. Ирем миңа берни дә әйтмәде. Минем телефоным элемтә өчен генә күрсәтелгән, банкта: "Сезгә ирегезнең кредитлары турында бернинди дә мәгълүмат бирергә хокукыбыз юк", - диделәр.

400 меңнән артык җыелган кредит бурычын түләр өчен фатирыбызны сатарга булдык. Чөнки көн саен пенилар арта башлады, әллә инде көненә 1000 сум тирәсе иде! Без куркып калдык, фатирны сатып шунда ук Казаннан кечкенәрәк фатир алдык. Барысы да уңышлы килеп чыкты. Элеккеге фатир Царевода иде, без аны 1,5 миллионга алган идек, ул 2 бүлмәле иде, 3 миллионга саттык. Казаннан 2 бүлмәлене алдык. Хәзерге вакытта әниләрдә торабыз, үзебезнең фатирның тапшырылуын көтәбез.

Мин ул вакытта иремнең кредит картасын япмаганын белдем. Аңарда ул картаны күреп алдым. Әйтергә мәҗбүр иткәннән соң, ул анда 18 мең бурыч барлыгын әйтте. Мин аннан син ул акчаны нәрсәгә тотасың дип сорадым. Ул аны кая тотканын үзе дә аңламый. Бурычны түләгәннән соң распечаткаларны караган идем, анда тегендә 100 сум тоткан, монда 100 сум тоткан, эше янындагы кибеттән ниндидер пирожкиларны да кредит картасына алган.

- Хәзерге вакытта инде өченче тапкыр кредит бурычы артып барамы?

- Әйе. Апрельдә иремнең инде башка банктан кредит алуы турында әйтеп шалтыраттылар. Бурыч 500 меңгә якын җыелган, 5 елга дип алынган. Мин аларга ник сез миңа шалтыратасыз, бу мәсъәләне аның белән хәл итегез дип әйттем. Ул телефонын алмый, диделәр. Талаша, сораша торгач, иремнең элеккеге ике картасында бергә 200 мең, хәзерге картасында 400 мең кредит бурычы бар икәнлеге ачыкланды. Мин аннан сиңа бу кредитлар нәрсәгә кирәк булды дип сорадым. Теге бурычларны каплар өчен, ди. Капладык бит инде дим.

- Ирегездә ниндидер кредитка бәйлелек бар сыман.

- Мин соңгы вакытларда анда кредитларга бәйлелек бар икәнлеген аңлый башладым. Чөнки бернинди дә кредитлар юк иде, инде фатирны сатып яңасын ипотекасыз ала алдык. Барлыгы 600 мең түләргә тиешбез, ничек түләрбез - белмим. Бу юлы аңа ярдәм дә итәсем килми. Кеше яллап, фатир сатып түләгән идек бит инде. Өченче тапкыр инде булышасы килми. Гаиләбезнең нинди хәлдә икәнен белә торып, безне кыен хәлгә куйды. Мин аңа мәҗбүри рәвештә дәваланырга тәкъдим иттем. Кредитка бәйлелеге булгач, психиатрга, психотерапевтка барырга кирәк.

- Ул үзе ризамы соң?

- Башта, әлбәттә, риза булмады. Барысы да яхшы булыр, бернинди дә проблема юк диде. Минем барысы да бик яхшы, ди. Мин аңа барысы да бик яхшы булган кешеләрнең 600 мең бурычлары юк дип әйттем. Бигрәк тә юк-бар әйбер алганга. Әле ремонт, өйгә җиһазлар алуга кредит алганны аңлап була. Ә инде болай гына максатсыз, әһәмиятсез әйберләрне, эшең янындагы пирожкиларны кредитка алу ул инде… Хәзерге вакытта, без шулай килештек: мин аның бөтен кредит карталарын тартып алдым.

- Хәзерге вакытта айга күпме кредит түлисез?

- Былтыргы кредитлар өчен 12 мең, тагын бер банкка минималь түләү 4 мең күләмендә түлибез, тагын күпмедер түлибез, барлыгы - 27 мең тирәсе кредит. Аллага шөкер, ипотека юк.

- Ирегез ничә сум акча алып эшли?

Кредит картасын алганда 60 мең ала иде. Соңгы елда хезмәт хакы төште, 45-50 мең тирәсе ала.

Кредит бурычын ничә ел түләргә туры киләчәк? 

- Дөресен генә әйткәндә, мин белмим, чөнки мин банкның менеджеры белән сөйләшкәч, пениларның тукталырга тиеш икәнлеген беләм. Картаны ирем кулланмасын өчен, заблокировать итәргә кирәк. Һәм бары тик кредитны түләргә кирәк. Проблема шунда, мин барып кына картаны япмыйлар. Аның документлары кирәк, ул үзе барырга тиеш. Ул үзе бармады, мин баргач, аның үз акылында булмавы, кредитка бәйлеле булуы турында нинди дә булса документ, психиатр яки психотерапевттан белешмә кирәк, диделәр. Әлегә андый белешмәбез юк, картасы миндә тора. Мин ул картаны куллануын күзәттем, тотмады бугай, бурыч артмый, кими. 

Алга таба ничек булыр, белмим. Белүемчә, кредит бурычы өчен шәхси милекне дә тартып алырга мөмкиннәр, ирем кайсы кредит өчен нәрсәне залог итеп куйган - миңа әйтмәделәр...

Әбинең 200 мең сумлык кредиты миллионнан артып китә
 
 

Кредит бурычын түли алмаучыларга юридик ярдәм күрсәтүче танышым үзенең бер клиенты турында сөйләде.

Реклама

"Хастаханәдә 55 ел буе санитарка булып эшләгән ханым пенсиягә чыккан. Фатирындагы обойларны, ваннадагы плитканы алыштырам дип, банктан 200 мең кредит алган, 2 ел эчендә түләп бетерәм дип уйлаган. Балалары да, ире дә юк, берүзе яши. Кредит алганнан соң 2-3 ай үткәч, баскычтан егылып төшә һәм умыртка баганасы зыян күрә. Озак вакыт хастаханәдә ята, кыйммәтле дарулар кирәк була, банктан кредит ала. Ярты елдан соң аягына баса, таяк белән йөри. Пенсиясе кечкенә була, анысы да даруларга китеп бара. 

Коллекторлар шалтыратып, аңа кредит түләмәгәнгә яный башлый. Бичара әби банклардагы кредитларны түләү өчен микрофинанс оешмаларыннан бурычлар ала башлый. Нәтиҗәдә, башта 200 мең сум булган кредит миллион сумнан артып китә. Пенсиянең яртысын кредит бурычы өчен түләп барырга туры килә һәм кулына 4000 сум ала. Хәзерге вакытта шул акчага яши".

Профессор Игорь Кохтан фараз һәм киңәшләр

Халыкның күпләп кредит алу проблемасы турында КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институты профессоры Игорь Кох белән сөйләштек.

- Кредит тарихларының милли бюросы мәгълүматларына караганда, Татарстан халыкның кредит алуы буенча лидерлар рәтендә. Бу нәрсәгә китерергә мөмкин?

- Кредитларның күп булуы нәтиҗәсендә күпмедер вакыттан соң күп кенә кешеләр кредитларын түли алмый башларга мөмкин. Аларга җәза чаралары булачак, милек, шул исәптән торак һәм автомобильләр дә йолып алыначак. Закон буенча башка шәхси әйберләр дә алынырга мөмкин. 

Әлбәттә, кредит түләү һәр гаилә өчен бик авыр. Мондый гаиләләр күп булуы республика икътисадына начар йогынты ясаячак. Чөнки бу кешеләр күпмедер вакытка товар сатып алучылар саныннан төшеп калачак, аларда продукциягә ихтыяҗ булмаячак. Шуңа күрә бу бөтен төбәк икътисадында тискәре чагылыш табачак.

- Бу хәлне икътисад күпме вакыт күтәрә ала?

- Хәзерге вәзгыять кискен түгел. Кредит бирү бик зур күләмдә барса да, әлегә критик дәрәҗәгә җитмәде. Минемчә, әгәр шулай дәвам итсә, 3-5 елдан соң без инде критик дәрәҗәгә җитәргә мөмкин. Бер нәрсә уңай якка борылыш ясый ала: вакыт узу белән процент ставкалары акрынлап кимесә, элек алынган кредитлар буенча бурычларны түләү җиңеләячәк. Ягъни ставкалар түбән булса, күбрәк кешеләр кредитны түли ала. Алар өчен бу җиңелрәк булачак. Башкача булганда, кредитларның кисәк артуы берничә елдан бик җитди, кискен хәлгә китерергә мөмкин. Бигрәк тә кредитлар саны арту темплары борчуга сала.

 

  • 1 июльдән микрофинанслау оешмаларындагы кредитларның максималь ставкасы 365 проценттан арта алмый дигән канун үз көченә керде.

 

- Кредитның максималь ставкасын чикләү икътисадка һәм базарга ничек йогынты ясаячак?

- Быел кертелә торган чикләүләр, беренче чиратта, банк кредитларына кагылмый. Анда чикләүләргә кадәр бик ерак әле. Чикләүләр микрокредитларга - ягъни гражданнар финанс оешмаларында һәм ломбардларда ала торган акчаларына кагыла. Менә анда чикләүләр чыннан да җитди. Бу микрофинанс оешмаларының кредитларны саграк бирәчәген аңлатачак, микрокредитларның күләме кимер, мөгаен. Бу хәлне яхшыртырга һәм бик зур, проблемалы кредитлар туплануын чикләргә тиеш. Ләкин бу банкларның кредит бирү үсеше темпларында чагылмаячак. Чөнки алар өчен бу чикләүләр мөһим түгел.

- Кредит базарын җайга салу өчен нинди үзгәрешләр, законнар кирәк?

- Кредит базары, башка базар кебек үк, үзе җайга салынырга тиеш. Кредит бирүчеләр кайбер гражданнарга кредит бирүдән тукталырга кирәклеген үзләре аңларга тиеш. 

Бернинди закон белән дә кредит бирүчене кешегә кредит биргәндә сак булырга мәҗбүр итеп булмый. Законнар бездә җитәрлек, әмма җитди нәтиҗәләр булдырмас өчен, кредит бирүчеләр дә, кредит алучылар да кредит бирүгә җаваплы карарга тиеш. Бернинди закон белән дә кешегә үзенең нинди финанс операцияләре кылуы турында, алынган кредитларның нинди нәтиҗәләргә китерә алуы турында уйларга мәҗбүр итеп булмый. Монда бары тик акыл белән эш итү, җаваплылык ярдәм итәчәк.

Ә сез ничек уйлыйсыз, ни өчен кешеләр кредитларга чумган?

- Монда сәбәпләр күп. Беренчедән, кредитларны җиңел генә алу мөмкинлеге. Без көн саен әйләнә-тирәбездә “Алырга теләгән әйберең булса, башлангыч кертемсез, йөкләмәләрсез ал!” дигән реклама күрәбез. Кредит бирүчеләр гражданнарны һаман саен күбрәк кредит алырга этәрә. Гражданнар, кызганычка, мондый мохиттә яшәп карамаган, тарихи яктан тәҗрибәләре юк. Аларның финанс грамоталылыгы җитәрлек дәрәҗәдә түгел, кредитларны шулкадәр актив тагуга каршы тора алмыйлар. Мөгаен, бу бердәнбер сәбәптер. 

Әлбәттә, кредитлар кулланучылар икътисадын формалаштыруга китерә, реаль керем дәрәҗәсенә карамастан, теләсә кайсы кеше кыйммәтле, зиннәтле, статуслы товарлар ала. Бик аласылары килә, шулкадәр көчле коткы белән көрәшәселәре дә килми. Шуңа күрә, кредит бирүне җайга салу законнардан, дәүләт сәясәтеннән генә тормый. Кредитор бирүчеләр күбрәк акча эшләү өчен кредит бирергә, сатучылар үз товарларын сатарга тели һәм моның өчен аны кредитка тәкъдим итә. 

Ә кешеләр үзләренең финанс мөмкинлекләрен дөрес бәяләп бетерергә сәләтле түгел, ә нәфесләре бик зур.

- Кредит алырга җыенган кешеләргә нинди киңәшләр бирә аласыз?

1. Товарны кредитка сатып алганчы, аның ни дәрәҗәдә кирәкле булуын уйларга кирәк. Чыннан да, бу товар гаилә өчен бик мөһимме? Әгәр гаиләгә торыр урын булмаса, ипотека кредиты чыннан да кирәк. Әгәр кеше кулындагы айфонын айфонның соңгы моделенә үзгәртергә тели икән, бу очракта шулкадәр мөһимме икән дигән шик туа. Мондый әйберләр өчен, әлбәттә, кредитлар алырга кирәкми.

2. Куелган вакыт эчендә кредит түли аласызмы, шуны уйларга кирәк. Әйе, хәзер, киләсе айда, ярты елдан соң бәлки сез моны эшләргә сәләтледер, ә алга таба ни булыр. Әгәр нинди дә булса начар вакыйгалар булса, кредитны алга таба да түли алачаксызмы? Әгәр дә шикләнсәгез, кредитны алмавыгыз, яки кечкенәрәк күләмдә алуыгыз яхшырак булыр.

- Халыкның күп кредит алу кемгә отышлы булырга мөмкин?

- Беренчедән, кредит бирүчеләрнең үзләренә, чөнки бу алар өчен төп хезмәт хакы, икенчедән, сатучыларга, товарлар белән тәэмин итүчеләргә отышлы. Чөнки аларга мөмкин кадәр күбрәк товар сатарга кирәк. Кредитлар булмаса, товар сатып алучылар да кимрәк булыр иде. 

Тулаем алганда, кредит алу икътисадны тизләтә. Сатып алучылар ихтыяҗын арттыру, җитештерү күләмен арттыру аша, бу бөтен икътисад, җитештерү, сәүдә белән бәйле кешеләргә отышлы, дип әйтергә була. Ләкин монда шуны аңларга кирәк: кайсыдыр мизгелдә бу файда чикләүләр, проблемалар, кризисларга әйләнергә мөмкин. Шуңа күрә, кредит бирүне гел куәтләп торып булмый, кайсыдыр вакытта туктатырга һәм чикләргә кирәк.

- 3-4 елдан икътисадтагы кискен момент килеп чыгарга мөмкин, дип әйттегез, бу беренче чиратта нәрсәдә күренәчәк?

- Беренче чиратта, без моны кешеләрнең табышларының күп өлеше кредитлар түләүгә китүе буенча күрәчәкбез. Әгәр бу өлеш уртача 50 процентка җитәчәк икән, ягъни табышның яртысын кешеләр кредит өчен түли башласалар, бу инде начар билге. Түләү вакыты чыккан кредитлар артуы буенча да күрергә мөмкин. Кризис кешеләрнең алга таба кредит түли алмауларында чагылачак. Банк балансларында түләү вакыты чыккан кредитлар күләме артачак. Әгәр вәзгыять алга таба да шулай барса, банкларның кредит алучыларның кредит түләмәвенә түзә алмаячагын күрә алабыз. Беренче чиратта, бу күбрәк кредит бирүгә юнәлдерелгән банкларга кагыла.

- Нинди банклар турында сүз бара?

- Реклама, антирекламалар белән проблемалар китереп чыгармас өчен тәгаен әйтмим. Кайберәүләр күбрәк юридик затларга кредит бирә. Физик затларга актив рәвештә кредит тәкъдим итүче банклар да бар. Мәсәлән, алар автокредитлар тәкъдим итә. Менә аларның күп өлеше физик затларга кредит бирә. Шуңа күрә бу банклар иң беренче чиратта зыян күрәчәк. Моны реклама карап та аңларга була, кайсы банклар физик затларга кредит бирүне рекламалый, сәүдә нокталарында товарны кредитка алырга өндиләр. Менә шул банклар беренче чиратта зыян күрәчәк.

 

Автор: Айгөл ШӘЙХЛИСЛАМОВА
Фото: pixabay.com

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев