Саба ТВ

Кредит ятьмәсе: ватылмаган йомыркадан тәбә пешәме?

Россиядә микрофинанс оешмаларын чикләргә телиләр. Бер генә кредитын булса да түләүне ки­чектерүчеләргә микро­әҗәт бирүне тыю тәкъ­ди­ме белән Кулланучылар җәмгыятьләренең халыкара конфедерациясе чыкты. Мондый фикер тиктомалдан гына барлыкка килми, билгеле. Ил халкы үзен беренче тапкыр иркенгә чыккан бозау кебек тота: бирәләр икән, теләсә нинди процент белән акча алырга атлыгып тора.

Нәтиҗәдә түләнүдән туктаган әҗәтләр саны прогрессия тәрти­бендә үсә, банк системасын какшатырлык дә­рәҗәгә җитә. Беренче тапкыр банк ишеген ачып, әҗәт­кә акча сораганда, адәм баласы белеп бетерми әле: бу – беренче рюмка исерткеч эчү яисә беренче доза наркотик кадап карауга тиң адым. Һәр­бер тыелган һәм хәрам нәрсә кебек үк, процентлы кредитлар да хирыслык дигән чир барлыкка китерә. Үз-үзен контрольдә тотып, беренче әҗәт акчасы белән тыелып калучылар котыла ул чир­дән. Әмма банкка никадәр күб­рәк мөрәҗәгать итәсең, тәндә шуның кадәр зуррак физиологик үзгәреш­ләр пәйда була һәм бәйлелек дигән чир үзен озак көттерми.


“Бер куллы бандит” дип аталган уен автоматлары чорын искә төшерегез әле. Отыш уены белән мавыгучылар нинди хәлгә килде? Әле ярый отыш уены бизнесын тыеп өлгерделәр, югыйсә илнең ярты халкын психиатрик клиникаларда дәваларга туры киләчәк иде. Аның каравы отыш уены урынына банкирлар салган ятьмә миләрне һәм җаннарны ауларга кереште. Банктан әҗәткә акча алуга, офыклар артында булып тоелган матур тор­мыш­ның гүзәл сурәтләре алдыңа килә дә баса: затлы машинага ия буласың, нигездән үк башлап яхшы йорт салып керү дә берни дә тормый, кием-салым һәм көнкүреш техникасы турында әйтеп тә торасы юк. Тик алган акчаны процентлар белән түлисе бар шул.


Җитмәсә, рибачылар дә мә­керле. Килешү кәгазьлә­рен шундый итеп төзиләр: имза салганда укып тормый гына сырлаучылар соңыннан аһ итә – процентлы әҗәтне түләп бетердем дигәннән соң да шактый зур суммада бирә­чәгең калган булып чыга. Ә инде эштән кыскартылу, авырып китү сәбәпле түләүне ки­чектерсәң, пеня һәм штраф­лар бугаздан кысып ала. Үр­мәкүч авына төшкән чебен шикелле чәбәләнүләр китә инде шуннан соң. Бер банк­ның ишегеннән чыгып, икен­чесенә юнәлә риба коллары.


Әҗәтле үлмәс дип, бер­ничә кре­дит богавын кигәч, инде кадерле малдан колак кагу вакыты җит­кәне дә аң­лашыла башлый. Башта коллекторлар теңкәңне корыта. Даими куркаклык һәм депрессия халәте башлана, таза гына ирләр туктаусыз күз яше түгә. Танышлардан акча алып, хәлне җиңеләйтергә тырышу озакка сузыла алмый, чөнки сине барысы да танып өл­герә. Синең өчен ишекләр бикләнә, телефонда синең номер пәйда булу белән өзеп куялар. Менә шул чакта микрофинанс оешмалары хәлгә керә дә инде. Алар, әҗәтең бармы, дип сорап тормый, хезмәт хакы турында белешмә дә таләп итми, яшькә һәм сә­ламәт­леккә дә карамый, паспорт белән киләсең һәм акчалы булып чыгып китәсең...


Тик процентлар гына күк­нең югары катларына җитә торган. Еллык процент күлә­ме 550дән алып 800гә кадәр тирбәлә. “Быстроденьги” ди­гән оешма, мәсәлән, 803 процент белән бирә акчаны. Ун мең сум алсаң, ел ахырына кадәр 80 мең 300 сум бирергә туры киләчәк дигән сүз инде монысы. Берничә көннән алып, бер айга кадәр генә алганда, арттырып түлисе акча алай күп булып тоелмый. Бер көнгә бер процент, ике процент, өч процент кына. Алганда түләп булыр төсле тоела. Тик һаман да шул схема кабатлана инде: аз гына ки­чек­тердеңме, пеня һәм штраф­­лар өстәлеп, микро­әҗәт кү­тәреп булмаслык йөккә әверелә.


Әҗәтне алуның гадилеге ке­шеләрдә иллюзия барлыкка ките­рә, йомырканы ватмыйча гына тәбә пешереп була дип уйлаучылар күбәя. Утыз­дан алып иллегә кадәр микрокредит җыйган кеше­ләр дә бар икән. Менә шу­ларның күбәюе, үзләре өчен генә түгел, икъ­тисад өчен дә проблемага әй­ләнә. Кредит түләүчеләр бар бюджетларын шуңа сарыф итеп, куллану базарыннан файдалана алмый башлый. Сорау кимү сәбәпле, сәүдә әйләнеше акрыная. Әҗәтләр ки­чек­терелү этабына кереп, финанс системасын чайкалдыра башлый. Икътисадка эш­ләргә тиешле акчаны гаҗәп зур “бү­рәнкә”ләр белән суыртып баючы микрофинанс оеш­малары синең авыр хәлеңә дә, илдә финанс давылы кузгалуга да артык кайгырмый, чөнки үз өслә­ренә яуган акча яңгыры канәгать­ләндерә аларны.


Инде югарыда әйтелгән тәкъдимгә әйләнеп кайтыйк. Микрофинанс оешмалары Кулланучылар җәмгыять­лә­ренең халыкара конфедерациясе керткән тәкъ­димгә буй­сынып, бурыч сорап ки­лү­челәрнең кредит тарихлары белән кызыксынып мә­шә­кать­лә­нер­ме? Юктыр, мө­га­ен, чөнки, бер­дән, болай да мәгълүм бит инде: кешенең банкта түләнмәгән әҗәте булмаса, зур процентка тиенләп акча сорап килми; икенчедән, кредит тарихлары белән танышу өчен акча түләргә кирәк, ул акчаны кемгәдер түләүгә караганда, кредит итеп биреп җибәрү күпкә отышлырак. Шуңа күрә бу уңайдан ниндидер закон кабул итәргә ниятләсәләр, рибачылар депутатларны үз ягына аударып, ул канунны бик йомшак итү өчен, яисә бөтенләй үткәрмәү өчен, акчаларын кызганмас.


Коллекторлар турындагы канун белән ничек булды, монысы белән дә шулай булачак. Процентлы әҗәтләр бар икән, халыкны талаучылар да, түләнмәгән әҗәт­ләр­не кайтару белән шөгыль­ләнүче профессиональ һәм законлы бандитлар да бет­мәячәк. Бу өлкәдә уңышка китерә торган бер генә идеаль адым бар: процентлы бурычлар тыела дигән өч сүз­дән торган бер канун кабул итәсең. Тик бөтен эшчәнлеге шул процент табышына корылган җәмгыять мо­ның бе­лән беркайчан да килеш­мәячәк, әлбәттә. Ә инде җиңел ысул белән акча алып, кредит исе­рек­легенә төшү­челәргә шуны ис­кәртәсе килә: йомырканы ватмыйча гына тәбә пешерү мөмкин түгел, барысы өчен дә тынычлык һәм гаилә бәхете дигән алтыннан да кыйммәтрәк нәрсәләр белән түләргә туры киләчәк. Ә акчаны алдыңны да, артыңны да тик­шер­мичә бирергә торучылар күп ул. Инде коммуналь түләүләрне дә микрокредит белән түләү көненә калгансың икән, тукта да уйлан: тормышыңда нәр­сәнедер дөрес эшләмисең.

 

Фото: http://vatantat.ru/index.php?pg=1984

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 152, 20.10.2018/)

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: