Реклама
Бөгелмәдә җиңел машина юл читенә төшеп каплану аркасында өч кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерде.
Һәлакәт турындагы хәбәр 112 коткару хезмәтенә кичә көндез килеп ирешкән, дип яза Татар-информ. "Мерседес" автомобиле белән идарә иткән 35 яшьлек хатын-кыз идарәне югалта һәм машина юл читенә каплана.
Юл-транспорт һәлакәте аркасында 35 яшьлек хатын-кыз, 28 яшьлек ир-ат һәм 101 яшьлек әби-карчыкның сәламәтлегенә зыян килгән. Аларның сәламәтлегенә җиңелчә зыян килгән, дип бәяләнә.
---
Матбугат.ру
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз