Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Күптәннән авылда яшәмәсәм дә, бу яңалык минем җан тынычлыгымны алды"

Узган җәйнең башы салкын, яңгырлы булса да, тоташ өч ай дәвамында көннәр җылы торып, кояш нурларын мулдан сипкәнгә күрә, тырыш бакчачылар үз кишәрлекләреннән шактый мул уңыш җыеп алды. Безнең дә алты сутыйлы бакчабыз бар, шунда иртә яздан кара көзгәчә казынып, гаиләбезне яшелчә, җиләк-җимеш, дару үләннәре белән тәэмин итәбез.

Казанда яшәүче улымның гаиләсенә, тугызынчы дистәсен тутырып килүче әнкәйгә өлеш чыгарабыз, туган-тумачага күчтәнәчкә таратабыз. Бакчаның мәйданы нәни булса да, саный китсәң, чыгымнары шактый җыела. Җир салымы – тугыз йөз сумга якын, үсентене үзем үстергәнгә күрә, элиталы чәчүлек орлык, чәчәк бүлбеләре, яшь агач-куак үсентеләре, корткычлардан саклаучы препаратлар, минераль ашламалар, микроэлементлар, бер мәртәбә кулланылышлы пластик стаканнар, лотоклар сатып алуга, бакча инвентарен яңартуга ел саен 9-10 мең сум чамасы китә. Бер сезонда якынча 1,5 мең сумлык электр энергиясе ягабыз, 5 меңгә тирес сатып алабыз, мунчага ягарга дигән утынның кубометры 1 мең тора. Без бакча сатып алган 2009нчы елда взносы 3600 сум гына иде, ел саен арта торгач, 8 меңне узып китте, каравылчыларга – 1,5 мең, җәмәгать эшләре башкаручыларга – 400 сум түлибез. 5-6 ай дәвамында Казан белән бакча арасында киләп саруга киткән бензин бәясен дә кушып исәпләсәң, без үстергәннәрнең үзкыйммәте алтын бәясе торуын күреп шаккатарсың! Аларны кибеттән яки базардан сатып алу күпкә арзанрак, билгеле. Хәер, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү беркайчан да, бер илдә дә керемле булмаган һәм булмаячак та. Бакчачының уч тутырып акчалата керем алуы турында сүз дә булуы мөмкин түгел. Аллага шөкер, иртә яздан кара көзгәчә саф һава сулыйбыз, чиста су эчәбез, кошлар җырын тыңлап уянабыз, табигать гүзәллеге белән хозурланабыз, авыр физик хезмәт башкарсак та, агуланмаган хәләл ризык ашыйбыз, җиргә нык басып йөрибез, һәрдаим хәрәкәтләнәбез. Чирләргә бай, мыжгак холыклы картлык дигән сөйкемсез заттан бөтенләйгә качып котылып булмаса да, бакчада казынган, витаминлы ризыкларны садә килеш сабагыннан өзеп ашаган айларда, моңарчы күпне күргән йөрәк тә бик нык чыгымчыламый, кан басымы уйнамый тора, уңай хис-кичерешләргә, даими хәрәкәткә бай бакча сезонында йокысызлык бигүк борчымый, дип сөенәбез. Бакчачыларның 80-90 проценты пенсия яшендәге, чирле- чорлы, очын-очка ялгаучы карт-коры. Уңыш өлгерә башлауга, әби-чәбиләр, «ах-ух» килеп, җиде кат тиргә батып, кул арбасы тартып урам чатларындагы кыргый базарчыкларга юл тота. Күке төкереге чаклы пенсиямә өстәмә булыр, ипотека түләп интеккән балаларыма, мәктәптә укучы туруннарыма, студент оныкларыма аз булса да булышырмын дип, үзеннән артканын сатарга алып чыгу җаен карый. Ялгыз яшәгән карчыклар базардан кергән сәмәнгә дарулар сатып алырга, аз булса да эсвежи ит-майдан авыз итәргә өметләнә.
 
Мөмкинлек булганда, соңгы елларда үзем дә чыккалыйм ул базарга. Акмаса да тама дигәндәй, сатудан кергән акчага янәшәдәге кибетләрдән азык-төлек җыеп кайтабыз, ягулык салу станциясенә туктап, машинабызга бензин салабыз. Оныкларның туган көннәренә бүләк алырга да ярап куя ул. Бер пенсиягә генә карап утыру түгел инде, ни дисәң дә керем белән чыгым бер түгел, дип юанабыз. Әбиләр үстереп алып килгәнне шәһәр халкы, аеруча үз бакчасы булмаган карт-коры, балалы хатыннар үз итә. Арзан бәяле, сабагыннан яңа өзелгән, агулы пестицидлар, гербицидлар сибеп үстерелмәгән, складларда озак саклансын өчен коллоидлы күкерт эремәсе бөркеп эшкәртелмәгән яки парафинга манып алынмаган, сыйфатлы һәм файдалы, җитмәсә, арзанлы ризыкны тагын каян табасың? Байлар гына кыйммәтле супермаркетлардан туклана ала, гади халыкның моңа мөмкинлеге юк.
 
Авыл кешеләре дә бакчасында бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш үстерә. Шуның өстенә ел әйләнәсе йокы-ял күрмичә, терлек асрап, кош-корт асрап иза чигә. Печәнен-фуражын, бодаен-арпасын шактый кыйммәт бәядән сатып алып ашата. Бакча сукалатканга, бәрәңге утыртканга, чүбен тырмалатып, төбенә өйдергәнгә, бүлбеләрне трактор белән казыттырып чыгарганга 4-5 мең сум акчасын сарыф итсә дә, бакчасында шайтан таягы үстерә алмый инде ул. Электән килгән гадәте буенча, ел саен чәчә, утырта, карап үстерә, ихатасындагы мал-туарын, кош-кортын тәрбияли. Кара көзгә кергәч, баз тулы бәрәңгесе, «Лар-ПОЗИС»ы тулы ите, мае булуына сөенеп яши бирә. Уфтанмый, хөкүмәттән ярдәм сорамый, шәхси хуҗалыгындагы бер-ике баш сыерына, бер дистә сарыгына, ун-унбиш тавыгына, бер оя каз белән үрдәгенә җитәрлек мал азыгын үзе табыштыра. Бәясе ташка үлчим булса да, көндәлек керем чыганагы бит әле ул, дип уйлап, үзеннән арткан сөтен хөкүмәткә тапшыра. Барына шөкер итеп, телевизордан яңалыклар караганда, берүк дөньялар тыныч булсын, сугыш кына чыга күрмәсен, дип, ил-көнгә иминлек, ил башлыгына сәламәтлек һәм озын гомер, дәүләт белән идарә итүче түрәләргә эшләрендә уңышлар теләп, мәтрүшкәле сөтле чәен эчеп йокларга ята. Аяктан калганчы эшләп хәлдән тайган шәхси ярдәмче хуҗалык башлыгы гафләт йокысы белән йоклаган арада, халык тормышын җиңеләйтергә, илне алга җибәрергә яраклы кануннар кабул итәргә, безне төрле золым-зольмәтләрдән сакларга, якларга дип, үзебез сайлап куйган, тук чырайлы, әйбәт тормышлы, халык җилкәсендә дөньяның артына тибеп яшәүче, балаларын дөньяның иң шәп вузларында укытучы, байлыкларын чит ил банкларына урнаштырып, гади халыкның төшенә дә кермәгән мая туплаучы депутатлар, йомшак кәнәфиләрдә җәелеп утырып, шул бичара халыкка каршы кануннар кабул итә. Әйтик, гомер буе авыр хезмәт башкарып, иллегә җиткәнче үк буыннары сызлап интегүче тракторчы Мирсәлим агайның исән-имин 60ка, уналты яшеннән фермага эшкә урнашып, ел әйләнәсе резин итек киеп саз ерган хатыны Сария түтинең 55кә җитүе зур сорау астында булуына исләре дә китмичә, пенсия яшен биш елга арттырып куюларын ишетү бу бичараларны быел бер мәртәбә барган юлларыннан сөрлектерде бит инде. Бензин кыйммәтләнгән саен, әйбер бәяләре артып тора. Авыл кешесе иске сырмасын үлгәнче өстеннән төшермәс төшерүен, ә калада гомер итүче балалары, оныклары ничек яшәр? Бу авырлыкларның барысы да әлеге дә баягы Мирсәлим агай белән Сария түти кебек гади халык җилкәсенә, аларның балалары иңенә авыр йөк булып төшәчәк. Ничарадан- бичара йорт хуҗасы, аптыраудан ярымпеләш башын кашып: «Әнисе, әллә быел буаз танабызны сыер итикме? Бәлки сарыкларның баш санын да бераз арттырыргадыр?» – дип сүз башласа, күп нәрсәдән хәбәрдар Сария түти: «Әтисе, гәҗит укымавың, Беренче каналдан «Вести» карамавың аркасында, дөньядан артта калгансың бит! Дәүләт Думасында утыручы түрәләр безнең ише крестьянны кычкыртып талап, тәмам бөлгенлеккә төшереп, җир йөзеннән себереп түгәргә җыена бугай анда. Мал-туары, кош-корты, бәрәңге бакчасы булган авыл кешеләрен шәхси эшмәкәргә, ягъни үзмәшгульгә чутламакчылар. 70-80 меңлек патент дигән нәмәкәйне алырга мәҗбүр итмәкчеләр. Тапшырган сөтең, саткан йомыркаң, итең, бәрәңгең өчен салым түләтергә җыенуларын ишетмәдеңмени? Закун чыгаручыларның ахмаклыгы аркасында, соңгы сөтбикәбез белән азгын кәҗәкәебездән дә колак кагуыбыз бар», – дип шунда ук каршы төшәчәк. Боларны ишеткәч, Мирсәлим агайның күзе маңгаена менәр, төн йокысы качар, эшләп имгәнгән кулбашы сызлый башлар. Мәрхүмә әнисе каһәрләп елый-елый сөйләгән Хрущев заманнары кылт итеп исенә төшәр. Ул чакта да хуҗалыктагы бар нәрсәгә, терлек-туарга гына түгел, бакчадагы алмагачларга тиклем салым салынган. Кая ул ике сыер, бер көтү сарык асрарга рөхсәт бирү? Яшь бозауларны ике айлык чагында ук суярга мәҗбүр булганнар. Ике сарыктан артыгын асрарга ярамаган. Силсәвит куштаннарының йорттан-йортка кереп мал исәбен алуларын ишетүгә, буаз сарыкларны кар базында яшереп кала торган булганнар. Аңа карап халыкның тормышы яхшырмаган. Нишләп бүген тагын шул ук тырмага басарга җыеналар икән соң, ә? Нинди генә закун чыкса да, халыкка каршы. Нишләп без бу мәнсез бәндәләрне Дәүләт Думасына сайлап куйдык икән? Халыкны талап кына илне баетып булмавын, чимал сатудан, күмәкләшеп казнаны талаудан туктап, җитештерүне арттырырга кирәклеген белмиләр микәнни? Сигез класс белемем белән мин дә чамалыйм бит инде болай ярамавын. Халык җилкәсендә яшисез бит, әфәнделәр. Үзегез утырган агачның ботагын кисүдән ни мәгънә? Башсызланып, аска мәтәлергә җыенмыйсыздыр бит?
 
Пружинаны кысуын кысасың инде ул, чамасын белмәсәң, ычкынып китеп, үз маңгаеңа китереп бирергә дә күп сорамас. Һәй, башсызлар! Сезне шуның өчен сайлап куйдыкмыни?» – дип гасабиланыр. Ярый хуш, гади авыл агае каланчасыннан күп нәрсә күренми, шунлыктан үзенчәлекле фикер сөреше өчен аны гаепләп булмый. Өстәгеләрнең авылдагы чынбарлыкны белмәве, вазгыятьне дөрес анализлап, болай да таудан түбән тәгәрәргә керешкән, бетү юлына баскан саланы коткарырга, үзен ашатучы крестьянны якларга, товар җитештерүченең мәнфәгатен сакларга керешмәве аптырашка калдыра. Авылдан болай да яшьләр качып бетеп бара бит инде! Соңгы дүрт елда авылда яшәүчеләр саны 10 процентка кимегән. Үз эшен ачкан фермер хуҗалыкларының 46 проценты ябылырга мәҗбүр булган. Аграр тармакта чыгымнар – чамасыз күп, керемнәр – аз. Димәк, дәүләттән саллы ярдәм булмаса, гаделсез вазгыять азык-төлек җитештерүчене бөлгенлек сазлыгына үзе үк этеп төшерәчәк. Аек акыллы яшь кеше ниемә дип бушка эшләп иза чиксен? Шәһәргә качып котылачак ул. Кеше почмагын арендалап, бай эшкуарга ялланып, авыр эштә иза чигәчәк. Җирдә эшләп, илне туендыручыларга рәхмәттән гайре берни әйтмичә, кадер-хөрмәт күрсәтеп, уч төбендә генә биетәсе югыйсә. Чынбарлыкта хаксызлык – чәчләрең үрә торырлык! Халык партиясе саналган, сезне кайгыртабыз, дип лаф оручы «Бердәм Русия»нең авыл җирлегендә яшәп, шәхси хуҗалыгында мал-туар асраучы, кош-корт үрчетеп, яшелчә, җиләк-җимеш үстерүчеләрне эшмәкәрләргә тиңләүне ничек аңларга? Авыл халкына үзе үлгәнче үк укылачак «Йәсин» сүрәсе дипме? Карт-корылар күңел төшенкелегеннән яки ачтан үлеп бетсен, пенсия түлисе булмас, дипме? Дәүләт Думасына оппозициядәге «Гадел Русия» партиясе вәкиле Олег Нилов әлеге закон проектын тикшергәндә юкка гына бәхетсезлек таратучы «Пандора» тартмасын ачу дип бәяләмәде. Моннан башка да Русиядә һәр көнне ике авыл юкка чыга, дип язалар. Бу процессны тизләтү кемгә отышлы? Бүгенге көндә Русиядә 18 миллион шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнә. Крестьян хуҗалыклары товар җитештергәндә дәүләттән бер тиен ярдәм сорамыйча, мал азыгы сатып алуга, кулланылган техникага, ГСМга, электр энергиясенә үз кесәләреннән шактый чыгымнар тотып булса да, илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә сизелерлек зур өлеш кертә. Шулар арасында күпләп мал асраучылары, уч тутырып табыш алучылары ил буенча нибары 3-5 процент чамасы гына икән. Соңгыларына, шәхси эшмәкәр статусына ия булып, хәл кадәренчә салым түләсә дә килешә.
 
Күптәннән авылда яшәмәсәм дә, бу яңалык минем дә җан тынычлыгымны алды: канун бозучы булып куймагаек, дим, бакчабызда үстерелгән кыякны сатып…
 
Хәмидә ГАРИПОВА,
 
Фото: https://www.dreamstime.com/
Казан шәһәре, Безнең гәҗит
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев