Реклама
Әлмәт районында яшәүчегә 15 елга ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный. Бу көннәрдә әнисе белән улы арасында бик каты ызгыш килеп чыккан. Йортына исерек хәлдә кайткан 32 яшьлек ир-атның уенда йокы кайгысы гына булган. Тик әнисе аның тынычлыгын бозып, әллә нинди сораулар бирә башлаган.
Ыгы-зыгылы тормыштан һәм даими гаугалардан туйган ир бер мизгелдә пычак алган һәм әнисен яралаган. Алынган җәрәхәтләрдән аның гомере урында ук өзелгән, дип яза Әлмәт таңнары.
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз