Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Кояш кебек көлеп торган са­бый­ларының көннән-көн сү­релә баруына ышанасылары килми (ЯРДӘМ КИРӘК)

Сабада яшәүче 3 яшьлек Аделина Абдуллинада лейкозның бик сирәк төрен тапканнар. Андый балалар Татарстанда башка юк. Быел 10 июльдә куелган диагноз бу гаиләнең йокысын качырган. Аларның әле дә кояш кебек көлеп торган са­бый­ларының көннән-көн сү­релә баруына ышанасылары килми.

– Кызыбызга диагноз куелган көннән соң тормышыбыз икегә бүленде. Матур гына гаилә корып яши башлаган идек. Бәхетебезне тулыландырып, башта кызыбыз, аннан улыбыз туды. Бу авыру ди­гәннәре каян гына килеп чыкты, – дип аптырый Аделинаның әтисе Азат. – Татарстан табиблары булдыра алганча барысын да эшли. Әмма безнең балада лейкозның уңай хромосомалы төре. Әлегә аны ничек дәваларга икәнен бел­миләр. Кызыбыз Республика клиник балалар хастаханәсендә химия терапиясе ала. Хәлсезләнде, ябыкты. Йөри алмый башлады. Аңа карап, йөрәк елый. Тик ничек тә яшәтергә дип тырышабыз. Ал­лаһы Тәгаләдән дә сорыйбыз. Бу авыру алдында без көчсез. Бары тик ниндидер могҗиза булыр дип кенә өметләнеп торабыз.

 
Аделинаны чит илгә алып барырга ниятлиләр. Әти-әнисе аңа ярдәм итә алырлык клиника да тапкан инде. Әлегә операция һәм дәвалануның күпмегә төшәсен әйтмәсәләр дә, кирәкле сумманы Абдуллиннар гаиләсе генә җыеп бетерә алмавы көн кебек ачык.
 
– Кулны кушырып утырып булмый. Кызым авыргач, мин эштән киттем. Терапевт булып эшли идем. Иремә берүзенә генә гаи­лә­не туендырырга туры килә. Әнә шу­ңа да чит илгә барып дә­валану чыгымнарын берничек тә үзебез генә күтәрә алмыйбыз. Вакыт барган саен, кызымның хәле начарая. Көннән-көн хәлсезләнүен күрү бик авыр. Кулымнан килсә, кызымны терелтү өчен барысын да эшләр идем. Тик берни дә эшләп булмый. Соңгы өмет – мәрхәмәтле кеше­ләрдә. Баланың гомерен саклап калу өчен акча иң кадерле әйбер булыр дип кем уйлаган? Татарстан табибларына бик рәхмәт­лебез. Әм­ма бала­бызның канындагы яман шеш күзәнәкләре кимеми. Алар­ны көч­ле химия дә алмый. Шуңа күрә без игелекле кеше­ләрдән ярдәм сорыйбыз, – ди әни­се Алинә.
 
Аделинага ярдәм итәргә те­ләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:
 
Әтисе Абдуллин Азат Робертович исемендәге Саклык банкы картасы номеры: 4817760243551243.
 
Әнисе Абдуллина Алинә Даутовна исемендәге “Ак Барс” банкы картасы: 2200530131639759.
 
 
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

Фото: https://vk.com/id35462291

---
Ватаным Татарстан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев