Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Котырган төлке ишек алдында 30 чебине буып салган"

Татарстанның Тукай районы Яңа Сарайлы авылында карантин. Бу хактагы боерыкны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов 29 сентябрьдә имзалады. "Авыл эчендә төлке атарга ярамый" Эш шунда: 21 сентябрь көнне авылда Гыйльфановлар хуҗалыгына котырган төлке керә. Бәхеткә, хуҗаларның үзләренә зыян салырга өлгерми. - Котырган төлке һөҗүме, чыннан да, теркәлде бу авылда, - диде...

Татарстанның Тукай районы Яңа Сарайлы авылында карантин. Бу хактагы боерыкны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов 29 сентябрьдә имзалады.

"Авыл эчендә төлке атарга ярамый"

Эш шунда: 21 сентябрь көнне авылда Гыйльфановлар хуҗалыгына котырган төлке керә. Бәхеткә, хуҗаларның үзләренә зыян салырга өлгерми.

- Котырган төлке һөҗүме, чыннан да, теркәлде бу авылда, - диде Тукай районы Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы Марат Фазылҗанов. - Ул хуҗабикә тарафыннан юк ителде. Шуннан соң дезинфекция эшләре дә башкарылды, прививкалар да ясадылар. Төлкеләр күренә инде алар, авыл янында гына чүплек урнашкан. Аучы төлкене авыл эченә кереп ата алмый бит, менә бу - катлаулы мәсьәлә. Узган ел күрше авылда төлкеләр күренгәч, берничә аучыга мөрәҗәгать итеп карадык. Әмма мәгънәсе булмады. Чөнки авыл эченә кереп аны берәү дә ата алмый, ә без бәйгә куеп, авыл читенә алып чыга алмыйбыз. Чүплек кырыенда да төлке аучы килгәнен көтеп утырмый.

Бу очракка килгәндә исә, ярый әле хуҗабикә аны вакытында юк иткән, - диде авыл башлыгы.

"Мин аны эт дип торам"

Зыян күрүче Гөлназ ханым Гыйльфанова авылда фельдшер булып эшли. Шушы вазыйфасы котырган төлке белән күзгә-күз очрашып, мал-туарын саклап калырга ярдәм итә дә аңа.

- Бу хәл иртән сәгать 9лар тирәсендә булды. Эшкә дип чыгып киткәч, авылдагы бер малайның аягын бәйләргә мазь кирәк булды. Медпунктта булмагач, мин шуны үзебездән алырга дип, кире өйгә сугылдым. Капка төбенә килеп җиткәндә үк, тавык-чебеш тавышы ишетеп сагаеп калдым инде. Ишегалдына керсәм, койрыклы бер җан иясе кайнаша. Башта эт дип уйлыйм бит әле. Үземчә куарга тырышып карадым. Ул, минем тавыштан куркып булса кирәк, башта ишегалдының түренәрәк кереп китте. Кергән җиреннән чыгачак икән дип уйлыйм. Ул да булмады, миңа таба килә башлады. Эт түгел, төлке! Чапмый, әкрен генә килә. Башымнан "котырган төлке түгелме икән", дигән уйлар да сызылып үтте. Алай дисәң, агрессив түгел, йоннары йолкынмаган, пөхтә, авызыннан төкерекләр дә чәчми. Тик курыкмый, миңа якынлашканнан якынлаша бара. Мин башта үзем дә чигендем. Инде килеп җитәргә бер метр тирәсе кала, күземә көрәк чалынды. Шул көрәкне алып, суктым. Ул башына эләкте мескеннең. Төлке чайкалып торды да егылды.

"Тавык булыр дип, бастырып чыгарган чебиләрем харап булды"

Үзе фельдшер булып эшләсә дә, югалып кала Гөлназ ханым. Көн саен котырган төлке күрмәгән бит. Аннан соң авыл старостасына хәбәр итә. Ул исә әлеге вакыйганы авыл җирлегенә сөйли, районнан мал табиблары килә.

- Төлке үлгәч кенә игътибар иттем, ишегалдында 30 чебине буып салган. Берсен дә ашамаган, буып кына аткан. Тавык итәргә дип, төрле токымны быел үзем бастырып чыгарган идем. Дүрт айлык булганнар иде инде. Карт тавыклар, индоүрдәкләр ояларына кереп качкан. Ярый әле, эшем төшеп, кире өйгә кайтканмын дим. Юкса, бөтен кош-кортны ботарлап атар иде, - ди Гөлназ ханым.

Ихатадагы мөгезле эре терлекләрне дә карый ул. Әмма аларда тешләнгән эзләр күрми. Шулай булуга карамастан, Гыйльфановларның мал торакларына, ишегалдына дизенфекция ясыйлар. Шулай ук авылдагы эт-мәчедән башлап, барлык мал-туарга котыру чиренә каршы прививка ясаганнар.

Реклама

"Төлкенең безгә беренче генә килүе түгел"

- Бу - безнең хуҗалыкка төлке керүнең беренче генә очрагы түгел, - ди хуҗабикә. - 2015 елда булды моңа охшаш хәл. Ул вакытта этебез бар иде әле. Ул тавыш бирде. Әмма төлке сау-сәламәт булган, күрәсең, ишек тавышын ишетүгә, бәрелә-сугыла, койма өстеннән төшеп качты. Быел әле авылда төлке һөҗүме турында ишетелгәне юк иде. Бер-ике тавыкны гына алу очраклары булгандыр, бәлки, зурлап сөйләмәделәр.

Әйе, юк димәскә, сыер, сарык суймаска

Карантин кертү турында боерык имзаланган вакыттан соң үз көченә кергән. Тиешле чаралар күрелсә, карантин, ике ай дәвам итәчәк. Боерыкта язылганча, әлеге вакыт эчендә авылда йорт хайваннары белән сәүдә итү, аларны карантин территориясеннән алып чыгу тыела. Шулай ук кыргый җәнлекләрне башка районнарга күчерү яки зоопаркка тапшыру өчен тоту да рөхсәт ителми. Авырган яки котыру чиренә шик булган хайваннарны ит өчен сую тыела. Котыру авыруы булган хайван сөтен сату, куллану һәм башка хайваннарга ашату, шушы ук максатларда сәламәт хайваннарның да сөтләрен пастеризацияләмичә куллану тыела. Тиешле дезинфекция үтмәгән очракта, карантин территориясеннән сәламәт хайваннарның йоннарын һәм тиреләрен алып чыгу тыела.

- Авылда сыерлар әз. Сөт сату буенча проблемалар юк. Сыер тоткан кешеләргә кайнатып эчәргә кушылды, - диде Гөлназ Гыйльфанова.

Берсе килә, берсе китә, берсе комиссиядә...

Татарстанда бер ел эчендә бу инде өченче карантин очрагы. Исегездә булса, май аенда Лаеш районында кош гриппына бәйле карантин игълан ителгән иде. Июль аенда исә Саба районының Эзмә авылы карантин участогы дип табылды. Әлеге боерык 23 сентябрьдә гамәлдән чыкты.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев