Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Коточкыч хәл: янгында биш бала һәлак була. Өлкәннәр исән…

Балаларның икесе - биш һәм җиде яшьлек кызлар, өч малайның зурысына өч яшь, кечесенә җиде ай булган.

(Казан, 3 декабрь, "Татар-информ"). Новосибирск өлкәсендә Искитимск районының Степная бистәсендә шәхси йортта чыккан янгында биш бала һәлак булган. Аларның икесе биш һәм җиде яшьлек кызлар, өч малайның зурысына өч яшь, кечесенә җиде ай булган. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә.

Россия тикшерү комитетының Новосибирск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе "Российская газета"га хәбәр итүенчә, йорт иртәнге сәгать 7ләр тирәсендә янган. Йортта 32 яшьлек хуҗа, биш баласы һәм өч кунак булган. Кунакларның берсе уянганда өй төтен һәм ут эчендә булган. Хуҗа тәрәзәне ачып, ярдәмгә чакырган.

Өлкәннәр чыга алган, балалар янгында калган. Ярдәмгә килүчеләр өйгә керә алмаган. Җинаять эше саксызлык аркасында үлемгә китерү маддәсе буенча ачылган. Янгын сәбәпләре ачыклана, янгын-техник экспертизасы билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев