Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Котлыйбыз: Рәнис Габбазов башлы-күзле булды [+фото]

Узган ялда яшь җырчы, Ваһапов фестивале лауреаты Рәнис Габбазовның никах туе үтте. Татар тамашачысы күңелен кабатланмас моңы белән яулап килүче Рәнис Габбазов өчен быелгы ел аерата истәлекле булды.

Беренчедән, ул Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар конкурсында иң югары бүләккә - гран-прига ия булды һәм машина белән бүләкләнде. Ә күптән түгел генә Рәнис Казан мәдәният институтын уңышлы тәмамлап, дипломлы белгеч булды.

Һәм менә бу ялда Рәнис Габбазов тормышында бик тә кадерле һәм тарихи вакыйга булды - ул Гөлия Сагиева белән никахлашты.

Гөлия - шулай ук яшь җырчы, шулай ук Ваһапов фестивале лауреаты. Димәк, татар дөньясында тагын бер җырлы-моңлы гаилә туды.

Рәнис һәм Гөлияне никах туйлары белән тәбриклибез, аларга сөю-сәгадәт, бәхетле гаилә тормышы телибез!

Реклама


---
Рәшит Ваһапов фестивале

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев