Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Котлы булсын әниләр бәйрәме!

Бүген үзегезнең яраткан әниләрегезне котларга онытмагыз һәр елның көзенең соңгы атнасында була бу Бөек бәйрәм. Әниләр- безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз, барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз. Әниләр булган җирдә ризык бар, җылы бар.
Бердәнбер иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешеләребез - Әниләр!
Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын Сезгә! Без бит беләбез: әниләр өчен моңардан да зуррак бәхет юк!Исән-сау әниләребезне кадерләп яшик. Мәрхүм әнкәйләрнең якты истәлекләрен саклыйк.
Матур булсын, котлы булсын әниләр бәйрәме!
Бүген - әниләр көне,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.

Әниләрнең көненә
Куана шулай алар.
Әниләрне котлый бүген
Җирдә барлык балалар.

Мин дә котлыйм, әнкәм, сине,
Теләгем бар минем дә:
Мәңге шулай кояш кебек
Балкы күңел күгемдә!

Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак
Иң ягымлы кешеләр.
Иң сөйкемле , мәрхәмәтле
Алар безнең әниләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев