Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Коткаручылар җәй башланганчы су коену тыелганын искәртте

Татарстанда коену сезонын 1 июньнән ачарга җыеналар.

Бүген Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе инспекторлары Казан сулыклары буенча рейд оештырды. Алар яр буенда ял итүчеләргә су коену сезоны рәсми рәвештә ачылмаган һәм 1 июньгә кадәр су коену тыелганын искә төшерде.

«Татар-информ» хәбәрчесе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән бергә Җиңү паркында коену сезонында да су коену тыелган күлдә булды.

«Рейд өчен Җиңү паркындагы күлне монда катамараннар прокаты пункты булу сәбәпле сайладылар. Катамаранда йөрүчеләр һичшиксез коткару жилеты кияргә тиеш, моны без дә контрольдә тотабыз. Су коену очраклары да бар. Су объектларында кешеләр үлемен булдырмас өчен, без профилактик рейдлар үткәрәбез», — дип аңлатты Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе Казан инспекторлык бүлеге җитәкчесе Денис Мокеев.

Татарстанда коену сезонын 1 июньнән ачарга планлаштыралар, әлегә суга керү җиһазландырылган пляжларда да тыелган. Ә җиһазландырылмаган урыннарда коенган өчен 1 меңнән 1,5 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. Әлегә моның өчен беркемне дә җаваплылыкка җәлеп итмәделәр, ә 2020 елда бөтен Татарстан буенча 400 коенучы штрафка тартылды.

Ул шулай ук хәзерге вакытта, эссе һава торышына карамастан, суның әле җылынмавын һәм температура төшү шулай ук коенучының сәламәтлегенә йогынты ясарга мөмкин булуын әйтте.

Реклама

Рейд вакытында инспекторлар ял итүчеләргә сулыкларда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре һәм саклану чаралары турында белешмәлек өләште.

Моннан тыш, инспекторлар бу эссе көндә коенырга уйлаган ике төркем үсмерне күреп алды. Алардан судан чыгуларын сорадылар һәм профилактик әңгәмә уздырдылар. 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев