Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Коткара алдык дип шатланган идек. Ачы газаплар моның белән генә бетмәгән икән”

Газета битләрендә авыр хәлдә калган гаиләләр, мохтаҗ кешеләр, авырулар турында даими язып торабыз. Шөкер, укучыларыбызның ярдәме белән хыялларын тормышка ашыручылар да була. Чит төбәкләрдән ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр бар. Бу юлы Ульянда яшәүче Ринат Сәйфеулловның язмышы турында бәян итәбез.

– 2018 елның май аенда энемдә кан рагының бер төрен таптылар. Без, туганнары, шунда ук аны тизрәк хастаханәгә салу ягын карадык. Бар максатыбыз – коткарып калу иде. Кировка юл тоттык, ул әле дә шунда дәвалана, – ди абыйсы Рөстәм. – Энебез күп тапкыр химия терапиясе алды. Көчле дарулар кабул итте. Яман шеш күзәнәкләреннән башкача котылып булмый иде. Табиблар, аңа арка җелеген күчереп утыртырга кирәк, диделәр. Чит кеше эзләп азапланырга туры килмәде, үзем донор булдым. Беренче операция уңышлы чыкмады. Энемә күчереп утыртылган күзәнәкләр аның организмында “эшләп” китмәде. Икенче тапкыр ясадылар. Шөкер, монысы сөендерде. Инде энебезне коткара алдык дип шатланган идек. Әмма ачы газаплар моның белән генә бетмәгән икән.

 

Ринатның Яңа ел алдыннан хәле начарланып китә. Күп дарулар һәм ике тапкыр арка миен күчереп утырту эзсез калмый. Егетнең бавыр һәм бөере эшләми башлый. Табиблар бавырның веноокклюзион авыруы дигән диагноз куя. Дәвалану өчен 21 көнлек дәвалану курсын алу кирәк, бәясе – 8 миллион 853 мең сум.

Ринатка ярдәм итү өчен исәп-хисап реквизитлары:

Апасы Гүзәлия Адиҗан кызы Балаева исемендәге
Саклык банкы картасы: 4279 6200 2414 5147.
Әнисе Алсу Адиҗан кызы Сәйфеуллова исемендәге
Саклык банкы картасы номеры: 4276 6900 1669 6228.
Абыйсы Рөстәм Равил улы Сәйфеуллов исемендәге
Саклык банкы картасы номеры: 4276 6900 1420 7820.

(Гөлгенә Шиһапова/“Ватаным Татарстан”, /№ 6, 18.01.2019/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев