Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Кош гриппы кабат яный: кош-корт саткан машиналарның номерларын исегездә калдырыгыз

Авыл кешеснең күңелен ел саен шомландыра торган нәрсә - кош гриппы быел да яный. Кош-кортларыгыз әлеге вирусны эләктермәсен өчен нәрсә эшләргә? "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында белгечләр шул хакта бәян итте.

Ел башыннан алып Россия территориясендә кош гриппының ике очрагы теркәлгән. Икесе дә Ростов өлкәсендә. Бәхеткә, бер урында карантин инде бетерелгән. Ә менә икенчесендә әле дә саклана. Әлеге җирлектә инде өч еллап кош гриппы белән көрәш бара. Сәбәбе - кыр казлары һәм кыр үрдәкләреннән ияргән вирус.
 
"Кызганычка каршы, соңгы өч елда Ростов өлкәсенең бер үк оешмасында кош гриппы берничә тапкыр ачыкланды. Предприятиенең икътисади чыгымнары бик зур", - диде ТР Министрлар кабинетының Ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин.
Чыгымнарның ни дәрәҗәдә зур икәнен санау кыен түгел. Чөнки авыру кошны юк иткәндә генә авыруны җиңеп була, башка чаралар әлегә тиешле нәтиҗәгә китерми.
 
"Кош-кортлар кош гриппы белән авырмасын өчен, беренче чиратта, профилактика чараларын үтәргә кирәк. Чөнки дәвалау чаралары хәзергә кадәр нәтиҗә биргәне юк. Кош гриппыннан котылу өчен авыру табылган урындагы барлык кошларны юк итү генә ярдәм итә", - диде Россиянең ветеринария һәм фитосанитария буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча бүлек җитәкчесе урынбасары Евгений Иванов.
 
  • Кош гриппы гына түгел, мал-туарга ияргән башка төрле вируслар да оешмаларга да, шәхси хуҗалыкларга да зур икътисади кыенлыклар тудыра. "Үгез үлсә - ит", дигән халык әйтеме бу очракта эшләми... Мәсәлән, узган елда Россиядә дуңгызларның африка чумасы авыруының 102 очрагы теркәлгән. Шуның нәтиҗәсендә килгән зыян якынча 50 млрд сум тәшкил иткән. Эре мөгезле терлекнең нодураль дерматит белән авыруының да 62 очрагы ачыкланган. Әлеге авыруны иярткән малларның 20 проценты үләргә мөмкин, әмма сыерларның сөт бирү сәләте тулысынча югала. "Татарстанда 1 млн чамасы мөгезле эре терлек булуын исәпкә алганда, республикага нодураль дерматит "кергән" очракта, куркынычның ни дәрәҗәдә икәнен күз алдына китереп була", - ди Ветеринария идарәсе вәкиле.
 
 
Лаеш кош гриппын җиңде!
 
Хәтерләсәгез, 2017 елда Лаеш районындагы кош фабрикасында әлеге авыру ачыкланган иде. Нәтиҗәдә, 3 млн йомырка, 500 мең баш кош юк ителде. Бәхеткәме, кызганычка каршымы, республика белгечләренең мондый күләмле эш башкару тәҗрибәсе моңа кадәр булмаган. Шуңа да авыру кош-кортны юк итү өчен ун көн эшләргә туры килгән.
 
Лаеш кош фабрикасында хәзер башка хуҗа һәм оешма башка төрле атала. Алар кошлар санын тулысыча диярлек торгызды. Хәзергә анда 430 мең кош-корт исәпләнә һәм биредә ай саен 10,5 млн йомырка җитештерелә.
 
Татарстанда кош гриппы узган ел 6 районда ачыкланган иде. Әмма вирусны таратмас өчен күп көч кую нәтиҗәсен бирде. Быел да ветеринария һ.б. хезмәтләр республика имин төбәкләр исемлегенә керсен өчен тырыша.
 
Мисалга, ел башыннан алып кош-кортларның итен һәм йомыркаларын 8 меңнән артык тикшерү үткәргәннәр. Шулай ук, Киров өлкәсе тәҗрибәсе нигезендә, районнарда кош-корт сату мәйданчыклары булдырылган.
 
 
Кыр казлары һәм үрдәкләре дә читтә калмый. Алар тукталган урыннар тикшерелә, үлгән кош-кортлар бармы-юкмы икәнлеге карала.
 
Кош гриппына "эләкмәс" өчен нәрсә эшләргә?
 
Белгечләр гриппны бары профилактика чаралары белән генә җиңеп була, ди. Аннан котылу өчен хәтта вакцина да ярдәм итми икән. Шуңа да Татарстан кош-кортларына вакцина кадатылмый да.
 
Кош гриппының инкубация вакыты 21 көн тәшкил итә. Кош-корт сатып алганда аның авырумы юкмы икәнен карап кына ачыклау мөмкин дә түгел, чөнки тышкы билгеләре күренми.
 
"Сатучылар да алдан белми бит. Чүпрәле районында, мисал өчен, кошлар егыла башлаган һәм аларны лабораториягә тикшерергә биргәннәр. Кош гриппы шулай ачыкланды" , - ди Габдулхак Мотыгуллин.
 
 
Авыл җирлегендә кош-кортны, гадәттә, шәхси эшмәкәрләр яисә сезонлы бизнес белән шөгыльләнүчеләр китереп сата. Йөзләргә чакрым ераклыктагы кошчылык фабрикасына ун тавык алу өчен Нурлаттан яисә Аксубай районы авылыннан йөрү җайлы да түгел, билгеле.
 
Сатып алган кош-корттан колак какмас өчен, беренчедән, ул сатучыдан тавык-чеби, каз һәм үрдәк бибиләрен каян алуларын, нинди фабрика икәнен сорарга кирәк.
 
Икенчедән, ветеринария хезмәтеннән алынган документны таләп итәргә кирәк. Анда кош-кортлар кош гриппына тикшерелгәнме-юкмы икәне күрсәтелгән булырга тиеш. Сүз уңаеннан, мондый документ кош-кортларга гына түгел, малларга да кагыла. Баш Ветеринария хезмәте рөхсәтеннән башка алыпсатарларга бу эш белән шөгыльләнү тыела.
 
Ветеринария хезмәтеннән бирелгән документта кош-корт сатыла торган торак пункт исеме күрсәтелгәнме-юкмы икәненә дә игътибар итү кирәк.
 
Кош-корт сатыла торган машиналарның номерларын, кошларны фотосурәткә төшерү дә комачауламаячак, ди белгечләр.

 

Автор: Лилия ЛОКМАНОВА
Фото: Солтан Исхаков/ архив "Татар-информ"

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев