Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Коронавирустан Россия вакцинасын балаларда сынап карарга планлаштыралар

Клиник тәҗрибәләр 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр катнашында сынаулар төгәлләнгәч, 2021 ел урталарында башланырга мөмкин.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Киләсе елда балалар катнашында «Спутник V» препаратының клиник тәҗрибәләре башланачак. Бу хакта Н.Ф.Гамалея исемендәге үзәк директоры Александр Гинцбургка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Бүген Сәламәтлек саклау министрлыгы 60 яшьтән өлкәнрәкләр катнашында вакцинага тикшеренү уздыруны хуплады. Бу сынаулар 2021 ел урталарында төгәлләнергә тиеш.

«Хәзерге вакытта без Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә, киләсе ел уртасында, 60 яшьтән өлкәнрәкләрдә сынау тәмамланганнан соң, әлеге препаратны балаларда тикшерә башларга рөхсәт иткән документлар пакетын эшли башладык», — дип уртаклашты белгеч. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/health/14-10-2020/koronavirustan-rossiya-vaktsinasyn-balalarda-synap-kararga-planlashtyralar-5778558

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев