Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Коронавирустан үлем куркынычын 12 тапкыр арттыра торган авыру билгеле булды

Диабет белән авыручы кешеләр коронавирус инфекциясен катлаулы кичерү сәбәпле, алты тапкырга ешрак госпитализацияләүгә мохтаҗ.

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Covid-19 инфекциясеннән үлем куркынычын 12 тапкыр арттыра торган авыру ачыкланган. Бу хакта MedicalXpress порталына сылтама белән «Известия» хәбәр итә.

Калифорния университеты галимнәре төркеме тикшерү нәтиҗәләре буенча аның шикәр авыруы булуы ачыкланган. Диабет белән авыручы кешеләр коронавирус инфекциясен катлаулы кичерү сәбәпле, алты тапкырга ешрак госпитализацияләүгә мохтаҗ. Моннан тыш, алар диабетсыз пациентларга караганда 12 тапкырга ешрак үлгән.

Covid-19 катлаулы узуына китерә торган авырулар арасында диабет икенче урында тора, дип белдерә галимнәр. Беренче урында — йөрәк-кан тамырлары авырулары.

Мондый нәтиҗәләрнең сәбәбе — диабет вакытында иммунитет кими. Шуңа күрә, тикшеренүчеләр үзләрен саклау өчен даими рәвештә кандагы шикәр дәрәҗәсен тикшерергә, табиблар белән элемтәдә булырга киңәш итте. Шулай ук шикәр авырулы кешеләргә актив яшәү рәвеше алып барырга һәм йокы туйдырырга кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев