Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Коронавирусның «омикрон» штаммының яңа төренең төп симптомы каты ютәл булуы ачыкланды

Югары температура һәм каты ютәлдән башка тәм һәм ис сизү кими яки югала.

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Коронавирусның «омикрон» штаммының BA.2 яңа тибының төп симптомнары каты ютәл һәм югары температура булуы ачыкланды.

Express басмасы Бөекбританиянең сәламәтлек саклау өлкәсендә иминлек агентлыгы мәгълүматларына сылтама белән хәбәр иткәнчә, «омикрон»ның яңа тибы симптомнары аның элеккеге билгеләре белән охшаш. Югары температура һәм каты ютәлдән башка тәм һәм ис сизү кими яки югала.

Тикшеренүчеләр ачыклык керткәнчә, BA.2 тибының үзенчәлекле симптомнарын әле ачыкларга кирәк, мөгаен, ул BA.1 билгеләренә охшаш булыр.

«Омикрон»ның BA.2 тибын кайвакыт «яшерен омикрон» дип йөртәләр, чөнки аны лаборатория шартларында BA.1 тибыннан аерырга кыен.

UKHSA аны тикшеренә торган вариантлар исәбенә кертте. Әлегә дөньяда үзенчәлекле «омикрон» өстенлек итә, әмма BA.2 Даниядә коронавирусның өстенлек итүче төре булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев