Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Коронавирус таралуга бәйле чикләү чараларын үтәмәгән өчен штрафлар расланды

Татарстан депутатлары шул хакта закон проектын хуплады.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының тугызынчы утырышында коронавирус таралуга бәйле чикләү чараларын үтәмәгән өчен штраф күләмнәре расланды. ТР Дәүләт Советы депутатлары шул хакта закон проектын хуплады.

Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин әйтүенчә, Татарстанның Административ хокук бозулар турында кодексына «COVID-19 яңа коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү һәм тискәре нәтиҗәләрен бетерүгә юнәлдерелгән норматив хокукый актлар таләпләре үтәлмәве» маддәсе өстәлә.

Административ җаваплылыкка кеше гамәлләрендә җинаять җаваплылыгы билгеләре булмаса тартыла. Административ хокук бозу турында беркетмәләр төзү җирле үзидарә органнарына йөкләнә. Таләпләрне үтәмәгән өчен, гражданинга штраф 1 мең сумнан 4 мең сумга кадәр. Кабат нормалардан тайпылса, 5 мең сум тәшкил итәчәк.

Вазифаи затлар өчен штрафлар 15 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен — 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр. Әгәр шул ук гамәлләр кабаттан эшләнсә, вазифаи затларга штраф 40 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр тәшкил итә.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, халык әле һаман чикләүләрнең никадәр әһәмиятле булуын аңлап бетерә алмый. «Халыкның тормышы һәм сәламәтлеген саклау өчен андый чаралар кирәк», — диде ул.

ТР Административ хокук бозулар турында кодекска үзгәрешләр кертү турында закон проекты өч укылышта кабул ителде. Шулай ук, җирле үзидарә органнарына, административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзи алырлык кешеләр исемлеген билгеләү буенча вәкаләтләр бирү турында маддә дә кабул ителде.



Автор: Гөлнар Гарифуллина

Фото: https://akket.com/raznoe/208806-s-22-aprelya-iz-za-koronavirusa-vvedeny-avtomaticheskie-shtrafy-za-vyhod-iz-doma.html/amp

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев